news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

30 ел полициядә эшләүче Рәдиф Баһавиев: «Үземне башка һөнәрдә күрмәдем»

Бүген, 10 ноябрь – полиция хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәм алдыннан «Интертат»та кунакта Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев булып китте.

news_top
30 ел полициядә эшләүче Рәдиф Баһавиев: «Үземне башка һөнәрдә күрмәдем»
Фото: Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды, дизайн - Айнур Җамалетдинов

Рәдиф Җәүдәтович, һөнәрне ничек сайлавыгыздан башлыйк әле әңгәмәне. Ялгышмасам, сез – тумышыгыз белән Арча якларыннан?

Дөрестән дә, мин – Арча ягы егете. Арча районының Ташкичү авылында туып үстем. Ташкичү дигәч – бөтен кеше белеп тә бетермәскә мөмкин, шуңа күрә әйтергә кирәк: бу авылда 3 яшеннән алып 21 яшенә кадәр Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән, укыган, аннары үзе укыткан. Һәм шулай ук күренекле язучы Мәхмүт Галәү туган һәм үскән бу авылда. Әлеге шәхесләрне белгән кешеләр бу авылны белә торганнардыр. Әгәр дә, Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр»ен укыган булсагыз – андагы табигать күренешләре, андагы Килби чишмәләре дигән урыннарында менә шул Ташкичү авылы турында сүз бара. Аннары Лашман елгасы турында да Мәхмүт Галәү бик матур итеп яза. Мин менә шул яклардан булам.

Ә һөнәр сайлауга килгәндә: 90нчы еллар башында университетның физика факультетын бетердем. Аны тәмамладым, ләкин ул вакытта техник һөнәр ияләренә ихтыяҗ аз иде. Бер танышым милициянең «Азино» бүлегенә эшкә керергә тәкъдим итте дә, ризалаштым. Шулай итеп хезмәт юлым башланып китте. Ул вакытта җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә оперуполномоченный булып урнаштым да бүлек җитәкчесе вазифасына кадәр җиттем. Мин үземне башка һөнәрдә күрмәдем дә.

Фото: © «Татар-информ»

«Бүген җинаятьчеләр күзгә күренмичә генә кешене «төп башына утырта»

Сезнең һөнәр тарихында «милиция»дән «полиция»гә үзгәртүләр дә булды. Һәр чорда да хезмәтегез берме ул?

Ничек кенә карасак та, милиция, полиция һәрвакытта да гражданнарның хокуклары һәм тәртип сагында тора. Безнең беренче чираттагы бурыч – җәмгыятьтә тәртип саклу һәм куркынычсызлык өчен көрәш. Шуңа күрә, һәр чорның үзенчәлекләре бар. Миңа әле Советлар Союзы дәверендә хезмәт куйган ветераннар белән бергә эшләргә туры килде. Алар белән 2000-2005 еллара кадәр бергә эшләдек. Менә 1990-2000 елларда урам сугышлары булгалап тора иде, ягъни рамда йөрүче егетләр-малайлар сугышы. Утлы корал кулланып үтерешләр дә бик күп булды, аннан, 2000нче елларда караклар күбәйде, урлау-талаулар ешайды.

Ә хәзерге чорда күбрәк компьютер, телефон аша кылына торган җинаятьләр артты. Бүген җинаятьчеләр күзгә күренмичә генә кешене «төп башына утырта». Көн саен сөйләп торсак та, барыбер халыкны алдый торган мошенниклар һәм аферистлар күбәйде. Кибермошенниклык җинаятьләрнең 50 процентын тәшкил итә, дияргә була. Без аларны «дистанцион рәвештә эшләнелә торган мошенниклык» дип тә әйтәбез.

Һәр заманда полициядә эшчәнлеге үзгәреп тора, ләкин эш принциплары бер. Алары үзгәрми!

Эшегезнең үзенчәлекләренә тукталыйк әле. Рәдиф Җәүдәтович, полиция эше җиңелләрдән түгел. Халык нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә?

Бүлеп карарга ктрәк: теоретик яктан Административ, Җинаять яки Гражданнар кодекслары эшләре белән бәйләнгән сораулар белән киләләр безгә. Район, авыл җирендә эшлибез, шуңа күрә «канализация суын дөрес җиргә агызмыйлар» дигәннән башлап – урлаулар, кыйнаулар, үтерүләргә кадәр. Без һәр мөрәҗәгатьне, гаризаны исәпкә алып булышырга тырышабыз. Кайвакытта безнең компетенциядә булмаган сораулар белән дә мөрәҗәгать итәләр. Ул вакытта инде, безгә түгел, ә менә шундый-шундый органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатып җибәрәбез. Мәсәлән, элек Татарстан Административ кодексы буенча без этләрне дөрес җирдә йөртмәгән, карамаган өчен ваемсыз затларга беркетмәләр төзи ала идек. Ә хәзер бу эш полициягә кагылмый, ә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе карамагында. Законнар үзгәреп тора, шуңардан безнең компетенцияләрдә дә үзгәрешләр булып тора.

«Полициядә эшнең төп өстенлеге – стабильлек»

Кадрлар мәсьәләсе. Полициядә эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

Полиция хезмәткәрләре – башкалардан аерылып тормый. Шундый ук кешеләр. Анда эшкә кергәндә таләпләр бар, әлбәттә. Беренче чиратта, физик һәм психик сәламәтлек, аннан соң урта яисә югары белемле булу кирәк. Кайсыбер вазифаларда эшләү өчен югары юридик белем булуы зарур. Ләкин, таләпләр дә үзгәреп тора. Мәсәлән, элек дознаватель булып эшкә урнашу өчен югары юридик белем булу мөһим булса, бүгенге көндә урта юридик белемгә ия булу да җитә. Ә менә тикшерүче булыр өчен югары юридик белем алу кирәк.

Ә кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, бездә эшләргә беркайчан да чират торганы булмады. Кемдер теләп килә һәм эшли. Ә кемнәрдер үз урынын таба алмый, алар китәләр. Андый очраклар да бар. Шуңа кадрлар җитеп бетми. Без һәрвакытта да, бигрәк тә Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләрне дә, аннары кызларны да эшкә алырга әзер. Хәзерге көндә эшебез күп кенә вакытта компьютерлар, заманча технологияләр белән дә бәйләнгән була.

Хезмәтегез лаеклы бәяләнәме?

Эшләмичә генә беркайда да акча бирмиләр. Һәр җирдә дә эшләү җиңел түгел, авыр. Полициядә дә тырышып эш күрсәтергә кирәк. Ә бәяләүгә килгәндә, бөтенесе дә кешенең нинди урында һәм күпме эшләвенә карый. Беренче чиратта – вазифа, аннары хезмәткәрнең званиесе, хезмәт стажы. Шулай ук «квалификацион звание» дигән әйбер бар: мастер, 1 нче, 2 нче яки 3 нче разряд булырга мөмкин. Хөкүмәт бүләкләре дә исәпкә алына – болар барысы да хезмәт хакына тәэсир итә. Әле яңа эш башлаучыларның хезмәт хаклары әзрәк булуы ихтимал, тора-бара арта. Полициядә эшнең төп өстенлеге – стабильлек инде ул.

Фото: © Юлай Низаев

«Бәйрәмнәрдә эшләү – күңелле»

Бәйрәм көннәрендә дә сез тәртип сагында, халыкның иминлеген тәэмин итәсез. Көне-төне эшли торган һөнәргә гаиләгез нинди карашта?

Моңа кайсы яктан карыйсың инде. Бер караганда, бәйрәмнәрдә дә эшләү – күңеллерәк. Кемдер бәйрәм итә, ә син сакта торасың. Ул бит үзенә бер күңеллелек хисе өсти, димәк, син җәмгыятькә файдалысың. Аннан соң, кемнәр ялларда эшләгән – аларга эш көннәрендә ял бирелә. Ял алу мөмкинлеге тәкъдим ителә яки ул көннәр өчен өстәмә түлиләр. Авыр, дип әйтмәс идем, эшләргә була. Барысы да әйбәт кенә. Гаиләм дә аңлый эшемне, әлбәттә.

Фото: © Рәдиф Баһавиевның шәхси архивыннан

Гаиләгездә, якыннарыгыз арасында полиция, хокук саклау тармагында эшләүчеләр бармы?

Тормыш иптәшем Миләүшә – 2002 елдан бирле Казан шәһәре идарәсендә, оператив бүлектә эшли. Без бер-беребезне һәрчакта да аңлап, сөйләшеп-аңлашып хезмәт куябыз. Ә туганнарга килгәндә, Миләүшә ягыннан да, минем яктан да полициядә эшләүчеләр күп. Кайсылары инде даеклы ялда, ә кайберләре белән бергәләп эшләп йөрибез.

Балаларыгыз сезнең һөнәр белән кызыксынмыймы?

Кызыма 30 яшь, ул банкта эшли. Ә олы улыма 16 яшь һәм кечкенәсенә 9 яшь. Әлегә алар киләчәк һөнәрләрен сайламадылар, укып йөриләр. Оныкны үстерешәбез.

Фото: © Рәдиф Баһавиевның шәхси архивыннан

«Бу хакта сөйләп торсак та, «капкыннар»ына күпләр юлыга»

Лаеш районының Эчке эшләр бүлеге һөнәри бәйрәмне нинди ничек каршы ала?

Һөнәри бәйрәмне гадәттә эштә каршылыйбыз. 10 ноябрь – безнең эш көне. Традиция буенча матур итеп ветераннарны җыябыз, аларны котлыйбыз. Аннан үзебезнең әлеге коллективны тәбрикләү була. Ә тәртип һәм хокук сагында тору буенча – безнең район әйбәт, чагыштырмача тыныч. Безнең ачылмаган җинаятьләр кими бара, ачылмаган үтерешләр юк. Зур җинаятьләр шулай ук юк. Иң мөһиме – безгә халыкның ышанычы, дип саныйм. Халыкның ышанычын аклап эшли алсак, лаешлылар үзләре бәя бирерләр.

Оператив хәл белән кайсы моментлар борчу тудыра?

Иң борчу тудырган, хафага салганы – мошенниклыклар белән бәйле җинаятьләр. Аны халыкка ничәмә тапкыр әйтсәң дә була. Кызганыч, бу хакта сөйләп торсак та, «капкыннар»ына күпләр юлыга. Менә соңгы тапкыр 30 миллион сумлык җинаять теркәлде. Кешеләргә шалтыраталар, алдау юллар белән аларның ниндидер парольләрен алалар яки, сезнең счетыгыздан акчалар югала, дип куркытып «куркынычсыз» счетка акча күчерергә күндерәләр. Алай гына да түгел, йорт-фатирларын, машиналарын сатып, акчаларын җинаятьчеләргә җибәрүчеләр дә җитәрлек.

Халыкка әйтәсе сүзем шул ук: таныш булмаган телефон номерларын алмагыз! Хәер, телефоннан гына да түгел, урамда килеп тә эндәшүләре ихтимал. Менә шулай эшләгез, болай итегез, парольне әйтегез, дип киләләр. Берәүгә дә бернинди пароль дә, код та әйтергә кирәкми һәм ярамый. Хөкүмәт структурасы хезмәткәрләре, шалтыратып, андый сораулар бирми. Алдакчылар, аферистлар «кармагына» эләкмәгез…

Лаеш районы Казан белән дә чиктәш. Бу – эшегезгә үзенчәлекләр кертәме?

Минем чагыштыру мөмкинлеге бар. Ни өчен дигәндә, мин Актаныш районы полициясен дә җитәкләдем. Район Уфа белән Казан арасында, ике республика чигендә һәм зур трасса янында урнашкан. Лаеш шәһәргә якын булганлыктан, Казандагы һәм райондагы җинаятьчелек кисешә. Хәзер бит яңа Столбище, Габишево, Усады бистәләре төзелде. Менә аларда җинаятьләр күбрәк Казандагы кебек. Ә инде Лаешка якынрак – авылчарак.

Фото: © Рәдиф Баһавиевның шәхси архивыннан

Тагын кайсы мәсьәләләр көнүзәк сораулар булып кала?

Наркотикларга бәйле җинаятьләр бик актуаль. Кызганычка, алар – бик күпләрне үлемгә китерә торган яки авыру итеп калдыра торган җинаятьләр. Замана үзгәрә, һәм наркотикларны сату телефоннар, компьютерлар аша интернет челтәрендә эшләнелә башлады. Акча да счетларга гына күчерелә. Кайсыберәүләр, үзләре дә аңлап бетермичә, аеруча 18-20 яшьтәгеләр, шушы җинаятькә баралар. Аларны нинди дә булса җиргә килгән өчен генә дә 100 меңнән артыграк акча бирәбез, дип кызыктыралар, юл чыгымнарын да каплыйлар һәм аларга наркотик биреп кайтарып җибәрәләр. Килегез генә, дип торалар. Балаларга аңлатып торырга кирәк: бу – бик авыр җинаятьләр! Хәтта гомергә иректән мәхрүм калып була. Җинаятьләр кодексының 228 нче маддәсе бу. Кешеләрне гарип калдыра, газаплый, үлемгә китерә торган җинаятьләргә керә. Шуңа күрә бик сак булу мөһим! Акчаны җиңел генә эшләп булмый, җиңел керемнең бәрәкәте дә булмый ул. Ул җинаятьчеләр бүген булмаса, иртәгә тотыла һәм төрмәгә ябыла.

«Спорт белән шөгыльләнү безне физик, психик яктан чыныктыра»

Менә сез Актанышта җитәкчелек иткәндә дә, полициянең хоккей, футбол һәм волейбол командасы бар иде. Ә бу күренеш бөтен якта да юк. Хәзер Лаешта да Татарстан прокуратурасы командасы белән хоккей турнирлары оештырып ятасыз. Спорт белән мавыгу сезгә ни бирә?

Спорт белән шөгыльләнү безне физик, психик яктан чыныктыра. Әйтеп үткәнемчә, бу сыйфатлар полиция вәкилләренә аеруча әһәмиятле. Актаныш районы оешма-предприятиеләре арасында спартакиада да призлы урыннар яуладык. Хәзер Лаешта да хезмәттәшләр белән дә, башка оешма хезмәткәрләре белән дә хоккей, футбол һәм волейбол уйныйбыз. Алай гына түгел, бүтән спорт төрләрен дә үз итәбез. Монда төп нәрсә – җиңү түгел, ә катнашу, үзебезгә көч кертү, үзебезне тәрбияләү. Яшьләр өчен дә бер профилактик чара булып тора бу. Чөнки безнең сафларга яшьләр килә, без аларга һәрвакытта да үрнәк булып торырга тиеш.

Фото: © Рәдиф Баһавиевның шәхси архивыннан

Коллегаларга нинди теләкләрдә каласыз, Рәдиф Җәүдәтович? Һөнәри бәйрәм уңаеннан теләк-фикерләрегез?

Без эшкә килгән чор белән бүгенге заманны чагыштырганда – үзгәрешләр зур инде. Беренчедән, җәмгыять башкача: социаль-икътисади мөнәсәбәтләр икенче төрле. Хәзерге көндә кибетләр азык-төлек белән тулы, сәнәгать тармагы да кирәк-яракларны җитештереп тора. Без эшли башлаган чакларда ярлылык хөкем сөрде, хәзер барыбыз да урта хәллеләр, муллыкта яшибез. Зарланырлык түгел хәлебез. Җинаятьчелек тә, эш нечкәлекләре дә үзгәрде.

Хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны, форсаттан файдаланып, чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан котлыйсым килә. Корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, эштә дә, гаиләдә дә уңышлар, гаилә бәхете һәм күңел тынычлыгы телим. Күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек булса – барысы да булыр!

Белешмә:

Рәдиф Җәүдәт улы 1972 елның 18 июлендә ТАССРның Арча районындагы Ташкичү авылында туа. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган (1999, 2003 еллар).

1995 елдан — Эчке эшләр органнарында, Казан шәһәре Совет районы эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү төркемендә оперуполномоченный вазифасында хезмәт куйган.

2009-2012 елларда – «Азино-2» полиция бүлеге башлыгы (Казан шәһәре).

2012-2018 елларда – «Гвардейский» полиция бүлеге башлыгы (Казан шәһәре).

2018 елдан 2022 елга кадәр – «Танкодром» полиция бүлеге башлыгы (Казан шәһәре).

2022-2025 елларда – Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе.

2025 елның февраленнән алып Татарстан Республикасы Лаеш районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге башлыгы.

Фото: © Рәдиф Баһавиевның шәхси архивыннан

Хезмәтенә күрә хөрмәте: Полиция полковнигы. Россия һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре. Криминаль милициянең мактаулы хезмәткәре.

3, 2, 1 нче дәрәҗә «Хезмәттәге алдынгылыгы өчен», «Эчке эшләр министрлыгында намуслы хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар