30 ел китаплар арасында яткан хәзинә: Миргазиян Юнысның агач сыннары дөньяга чыгар кебек
Тукай премиясе лауреаты Миргазиян Юнысны диңгезче-язучы дип белсәк тә, аның кызыклы сынчы булуын күпләр белмидер дә. «Интертат» әлеге сыннарның дөньяга чыгаруга күпмедер дәрәҗәдә этрогеч булды. «Татар-информ» фотогалереясында шушы сыннарның кайберләре белән таныша аласыз – болар эксклюзив кадрлар.
2027 елда Миргазиян Юнысның тууына 100 ел була. Шушы датага, ә бәлки, алдарак та, бу сыннар халыкка тәкъдим ителер, дип өметләнәбез.
Миргазиян Юнысның агач сыннары күргәзмәсе 1996 елда, ягъни моннан 29 ел элек Әлмәттә булганлыгы турында мәгълүмат бар. Әлеге күргәзмәдәге чыгышларда сыннарның бер өлешен генә булса да Әлмәттә калдыру мөмкинчелеге турында сүз булган. Тагын каядыр булганмы күргәзмә – мин белмим. Аннары алар «онытылган», белүчеләр өчен дә «югалган».
Әлеге сыннарның «табылу» тарихы болайрак.
Әлеге агач скульптуралар турында, сүз арасында сүз чыгып, халык шагыйре Марсель Галиев сөйләде. Мин башта шагыйрьнең Миргазиян Юныс турында истәлекләрен «Марсель Галиев белән кофе» циклында «Интертат»ның социаль челтәрләрдәге рәсми каналларында чыгару өчен генә яздырган идем. Марсель абый әлеге агач сыннарның Милли китапханәдә саклану ихтималын әйтте – чөнки, Разил Вәлиев инициативасы белән, аларны Татарстан Хөкүмәтеннән акча сорап, Милли китапханә сатып алган булган. Бу, әлбәттә, Разил аганың татар язучысының сынлы сәнгатьтәге иҗатын Татарстанда калдыру өчен эшләнгән зур эше.
Сыннар 2008 елда сатып алынган. Шактый зур суммага. Тик ни өчен алар моңарчы күрсәтелмәгән? Милли китапханә ни өчен бер күргәзмә дә ясамаган?
Ишетү – бер нәрсә, күрү – икенче. «Интертат» редакциясенең баш мөхәррире белән Милли китапханәгә хат яздык. Очраклылыкмы – Милли китапханә бу сыннарны Милли музейга тапшыру турында уйлап йөри икән (бәлки, без кузгаткач уйлана башлагандыр – анысы мөһим түгел).
Затлы күргәзмә залы була торып, ул аны ни өчен бер тапкыр да күрсәтмичә, җиңел генә икенче бер мәдәни учреждениегә тапшырырга булган?
Безгә китапханә фондларында сакланган сыннарны күрсәтмәделәр. Без аларның, рәсми документацияләр үтеп, Милли музейга килеп ирешкәнен сабыр гына көттек тә, Милли музейга хат яздык. И рәхмәт үзләренә – Милли музей җитәкчелеге тиз арада безне кабул итәргә әзерлеген белдерде. Халык шагыйре Марсель Галиев белән без билгеләнгән вакытка Милли музей ишеге төбенә килеп тә бастык.
Ярый, хуш, безне Милли музейның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов белән «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин каршы алды. Әлбәттә, фондлар буйлап йөртмәделәр, фонд ул теләсә кем буталып йөри торган урын түгел, соралган сыннарны бер кабинетка сак кына алып чыгып тезеп салдылар.
Сыннар янына килеп җиткәнче, Марсель Галиевның юлына Милли музей хезмәткәре Рәмзия Абзалина «аркылы төште». Милли музей карамагында Марсель Галиевның бер шәхси әйбере дә юк икән. Марсель ага: «Минем күп әйберләрем Азнакайда бит – анда гимназиядә иҗат лабораториясе-музей ачылды», – дип кенә котылмакчы иде, булмады, Рәмзия ханым, кистереп: «Азнакайда ул район күләмендә кала, безнең музейга унлап экспонат кирәк булыр», – дип, мәсьәләне «кабыргасы белән» куйды. Мин Марсель абыйны кымтырдатып торырмын дип, үз өстемә җаваплылык алдым инде. Без телефоннар алышкан арада Марсель абый теге сыннар дөньясына «кереп чумган» иде.
«Алдагы ярты ел эчендә бу сыннар Сатып алу комиссиясенең эксперт советы аша үтәчәк. Аларның һәрберсе тасвирланып, дәүләт каталогына кертеләчәк. Шуннан соң кеше аның биредә барлыгын белә алачак», – дип аңлатты Айдар Шәйхин.
Марсель абый һәр сынны әйләндереп-тулгандырып карады, сыйпады, язуларын җентекләп укыды – үзе канәгать елмая иде.

Марсель Галиев: «Мин боларны бик кызыклы әсәрләр дип саныйм. Моны әле безнең татар аңлап та бетермидер, тиз генә аңлап та бетермәс. Әмма киләчәктә аңлар дип уйлыйм мин. Монда һәр әсәрнең фәлсәфи мәгънәсе бар, һәм ул – татар халкының тарихына кагылышлы тирән мәгънә.
Мин үзем аның агачны юнып эшләп утырганын да күрдем. Бервакыт язучылар, галимнәр пароход белән Әстерханга төштек. Шунда ул үз каютасында гел агач юнып утыра иде. Бервакыт ялга туктагач, карасак – 2-3 малайны яллаган да шулар белән зур бер агачны пароходка таба сөйрәп килә. Чытырманлы ботаклардан торган коточкыч зур агач иде ул! Капитан йөгереп чыкты: «Якын китермәгез, пароходны батырасыз», – ди. Миргазиян ага аны, бик кызганып, ташлап калдырды. «Бу агачтан әллә ниләр чыгара ала идем», – дип сөйләде инде соңыннан. Миргазиян ага агачның җанын тоя – фәлсәфә ясый иде. Бу аның үзенә бер талант булган инде. Яшь вакытында булганмы икән аның ул сәләте? Мин олыгайгач кына күрдем.
Ул сыннарын төрле илләрдән алып кайткан агачлардан ясады. Безнең Зәки Зәйнуллин да шулай ук агачтан сыннар ясый иде. Ул бездә үскән гади агачлардан – талдан, топольдән бәләкәй генә матур әйберләр ясады. Әмма ул бу кадәр фәлсәфә салмады, күренешне генә ясый иде.
Миргазиян Юныс белән бәйле бер истәлек искә төште. Бервакыт ул Һинд океанында йөзгән вакытта үзенең «Биектә калу» дигән әсәрен төгәлли дә, караламасын бер папкага сала, чистага күчергәнен – икенче папкага. Аннары, бу кәгазьләрнең барысын да йөртмәс өчен, караламасын океанга алып чыгып ташлый. Өстә ай, тып-тын булып океан ята, кәгазьләр чәчелеп төшә. Шуннан, тынычлап, каютасына керсә – караламасын түгел, акка күчергәнен ташлаган икән. Зур бер әсәрне яңадан ничек күчермәк кирәк?! «Яхшылык эшлә дә суга сал – халык күрмәсә, балык күрер» дигән сүз бар бит. Әлбәттә, анда «балык» дигән сүз дөрес түгел, «халык күрмәсә, халикъ күрер» дигән сүз ул. Халикъ – Аллаһ исеме. Халык аны, гадиләштереп, «балык» дип төзәткән. Күп иде Миргазиян Юнысның андый кызык хәлләре. Сөйли иде...
Бу сыннарның киләчәгенә килгәндә, Европадан килгән берәр кеше күтәреп алып, бөек әсәрләр булуын ачыклар, дип саныйм. Карап торам да, безнең халыктан ул булмас ахрысы. Бездә бит «өстән әйтелсә» генә ишетәләр, читтән әйтелгән генә авторитет санала. Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә»сен дә француз язучысы Луи Арагон мактап чыгып кына юл ачты бит – шуннан соң гына күтәреп алдылар. Бу сыннарны да читтән килгән бер авторитет «күтәреп чыгарга» тиеш».

Айдар Шәйхин: «Минем өчен беренче зур яңалык – бу сыннарның кайдалыгын белү. Чөнки мин ул сыннарның барлыгын белә идем, кайдалыгын белми идем. Хәзер алар бездә – Милли музейда. Аны рәсмиләштерү процессы тәмам булгач, аларны күргәзмәләрдә күрсәтеп булачак, Милли музейның әдәби филиалларының берсендә – бәлки, безнең «Татар китабы йорты»нда экспозициягә дә керергә мөмкин.
Миңа калса, Миргазиян Юнысның 100 еллыгы – язучының әдәби мирасын барларга да, скульптор буларак та иҗатын күрсәтергә мөмкинлек. Сыннар турында кечкенә булса да альбом-каталог эшли алабыз, һәм без аны эшләргә бурычлы. 100 еллыкка Миргазиян Юнысның архив фондын да булдыра алсак, хатларын, шәхси әйберләрен тапсак, яхшы булыр иде. Без аның коллекциясен булдырырга бурычлы. Бу сыннар безгә алга таба эшләргә этәргеч булып тора.
Марсель абый дөрес әйтә: читтән килеп күрсәләр, бәлки, без кадерен яхшырак белер идек, кыйммәтен яхшырак аңлар идек. Читтән килгәнен көтмичә, үзебезгә бүгеннән башлап, бу эшкә тотынырга кирәктер.
«Татар китабы йорты»нда Миргазиян аганың бу сыннарының күргәзмәсе булыр, бәлки, зуррак мәйданчыкларда да күрсәтеп булыр. Чөнки, аңлавымча, соңгы тапкыр ул 90 нчы еллар ахырында күрсәтелгән. Шуннан соң күрсәтелмәве безнең зур хата булган».


Белешмә. Күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туган. Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе, сәяси тәрбияче сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була.
1964 елны «Казан утлары» журналында яшь авторның «Безнең өй өянке астында иде…» исемле, Италиядәге Генуа шәһәрендә туган илен сагынып яшәүче бер татар карчыгының самими образын тасвирлаган беренче хикәясе дөнья күрә. «Казан утлары»нда, балалар журналы «Ялкын»да, «Азат хатын»да (хәзерге «Сөембикә») «Энҗе эзләүчеләр», «Кочегар», «Йәмәнгә сәяхәт», «Диңгезче Хәнифә», «Янар таулар», «Диңгез чакыра», «Зәңгәр дөнья», «Румба негра» кебек хикәяләре, юлъязмалары басыла. 1968 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Тимер фил» исеме белән беренче хикәяләр җыентыгы һәм 1970 елда «Занзибар зәңгәр болытлар артында» дигән романтик повесте аерым китап булып басылып чыга.
90 нчы еллар башында М.Юныс Мәскәүдә төпләнеп яшәгән җиреннән Татарстанга кайта һәм дистә еллап Әлмәт, Казанда яшәп иҗат итә. Соңгы 10-15 елда ул бигрәк тә публицистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында актив эшли. 2004 елда, публицистик хезмәтләре тупланган «Альбатрос язмышы» (2002) исемле китабы өчен, Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2005 елдан әдип кабат Мәскәүгә китә.
Ул 2014 елның 2 июнендә Мәскәүдә вафат була. Туган авылы зиратында җирләнгән.
(Белешмә Татарстан Язучылар берлеге сайтыннан кыскартып алынды)