news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«3 көн сөйләшмәдек...» – Яңа спектакль Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларны талаштырган

news_top
«3 көн сөйләшмәдек...» – Яңа спектакль Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларны талаштырган
социаль челтәрләр

Камал театры чыгарган «Дуслар җыелган җирдә» (Т.Миңнуллин) спектакленең премьерасын карап кайткач, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә тавыш чыккан. Гөлназ Шәрипҗанова сторисларында үзләренең аздан гына аерылышмыйча калулары хакында әйткән. Спектакль буенча фикер алышудан башланган конфликт шул дәрәҗәгә җиткән ки, Гөлназ, хәтта, ирен блокка куйган. Ир белән хатын бүген генә дуслашканнар. Илсур, үзенең «гаебен юар» өчен, Гөлназга матур йөзек алып бүләк иткән.

«Барып кайткан идек без дә… Кайттык. Талаштык… Өч көн сөйләшмәдек… Чөнки мин гомерем буе «җомга» дип яшим. Бастылар, суктылар, үпкәләделәр һәм үпкәләттеләр. Талаштым, тик сүземне бирмәдем.

Илсур уйлавынча, «чәршәмбе» дип яшәргә кирәк. Югыйсә, басалар, сугалар, талашалар, эштән куалар һәм башкалар.

Спектакльнең идеясе мондый – бу тормышта бөтен кеше дә бер-берсен куллана. Дуслар, якыннар, хатын яки ир юк. Үзеңнән башка беркемгә дә ышанма. Син үзеңнән башка беркемгә дә кирәк түгел.

Ә кем ул «җомга» белән «чәршәмбе», баргач белерсез», – дип язган артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар