Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«3-4 туйга заказ әзерләгәндә аяксыз калып егылам»: заказга ризык пешерү табышлы эшме?

Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүче Фәридә апа Сәлахова авылдашларына гына түгел, тирә-күрше районнар һәм Казанда яшәүчеләргә дә телеңне йотарлык тәмле камыр ризыклары һәм ярымфабрикатлар тәкъдим итә.

news_top_970_100
«3-4 туйга заказ әзерләгәндә аяксыз калып егылам»: заказга ризык пешерү табышлы эшме?
Фотолар Фәридә Сәләхованың шәхси архивыннан алынды

Вакытның һәр минуты кадерле булган бүгенге заманда тәмле камыр ризыкларын сатып алу яки заказ белән пешертүне кулай күрәбез. Каян алыйм икән дип тә баш вата торган түгел — адым саен диярлек пекарнясы, кондитер кибетләре тезелеп киткән. Алар белән беррәттән пешерү бизнесы белән өйдән торып шөгыльләнүчеләр дә күбәйде. Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүче Фәридә апа Сәлахова авылдашларына гына түгел, тирә-күрше районнар һәм Казанда яшәүчеләргә дә телеңне йотарлык тәмле камыр ризыклары һәм ярымфабрикатлар тәкъдим итә. 

«Бавырсак пешерергә Әгерҗегә кайтып өйрәндем»

Фәридә апаны без инстаграм челтәре аша эзләп таптык. Пешергән ризыкларының фотоларын күрү белән үк авыз сулары килеп китте. Әллә нинди мастер-класслар узмыйча гына, авылда яшәп, барысын да үзлектән өйрәнеп шушы матурлыкны тудыруын күреп, безнең татар хатын-кызлары бирәк уңган инде дип уйлап куйдым. 

Фәридә апа тумышы белән Әгерҗе якларыннан. Лаеш районы Пәрәү авылына килеп булып төшкәненә дә 30 ел булып килә икән инде. Тормыш иптәше Рәүф абый белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Фәридә апа авылда социаль хезмәткәр булып эшли, буш вакытларында заказга төрле тәмле әйберләр пешерү белән шөгыльләнә. 

Пешеренергә хирыслыгым яшь вакыттан ук бар иде, — дип башлады сүзен Фәридә апа. — Башлангыч сыйныфта укыганда ук «кисеп карыйм әле» дип, әнине аптыратып, токмач кисәргә өйрәндем. Соңрак гаиләдәгеләрне төрле-төрле камыр ризыклары пешереп сыйлый башладым. Ризыкларым гел уңа, Аллаһка шөкер. Ә заказга пешерә башлавыма  «Синеке тәмле чыга» дип, пирог-бәлештер пешерүемне сорап килгән туган-тумача, таныш-белешләр этәргеч биргәндер дим. Алардан күреп, башкалар да заказлар бирә башлады, — ди оста. 

Фәридә ападан нәрсәләр пешерәсез дип сораганчы, нәрсәләр пешермисез дип сорыйсым калган икән.

— Чәк-чәк, бавырсак, урама, гөбәдия, төрле эчлекләр белән пироглар, ит бәлеше, — дип санап итте ул.

— Халык мин ясаган ярымфабрикатларны да бик яратып ала. Мантый, өчпочмак, өлеш, пилмән, кул токмачлары әзерлим, — ди оста.

Әлбәттә, кайбер ризыкларны пешерүнең нечкәлекләре булу сәбәпле, өйрәнү өчен шактый вакыт кирәк булган. 

Бавырсак, чәкчәк пешерү безнең Лаеш якларында киң таралмаган ул. Туган якларым Әгерҗегә кайтып, белә торган туганнарыбыздан карап торып өйрәнергә туры килде. Азнакай якларында яшәүче туганнарыбызның кодагыйларыннан да сораштым. Бавырсакны рецептка карап кына пешерергә өйрәнеп булмый аны. Майны сеңдермәсен, күпереп пешсен дисәң, игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән, май артык кайнар булса, бавырсакны салганчы су кушып җибәрәсең. Анысын да белеп эшләргә кирәк. Әле эштәге бер хезмәттәшем: «Мин дә син әйткәч майга су салган идем, ут капты», — дип сөйләде. Бергәләп көлештек инде. Артык кайнар майга салсаң, бавырсак ката, ярыла, ә сүрән майны үзенә сеңдерә.

Аннан мин бавырсакны шикәр урынына бал белән катырам. Алай ничектер тәмлерәк, икенче төрлерәк килеп чыга. Балы да үзебезнеке. Унлап баш умарта тотабыз, сыйфатлы булырмы икән теләсә-каян бал эзләп йөрисе юк. Йомырканы тавыкларыбыз салып тора. Үз продуктларың белән пешергәндә берсен дә жәлләп тотмыйсың, тиешле итеп, җиренә җиткереп саласың. Пешергән саен болай яхшырак була икән бу дия-дия дә өйрәнәсең инде.

Миңа бавырсак, чәч-чәк пешерү буенча мастер-класс үткәрегез әле, килер идек дип язган кешеләр күп. Мин алай тәҗрибә уртаклашырлык дәрәҗәдә оста түгелдер әле дим андыйларга, әлегә кыймыйм шул — ди Фәридә апа. 

«Урама пешерүчедән вакыт һәм игътибар таләп итә»

Үзем өчен ятрак ризык булган урама турында да сораштым камыр остасыннан. Урама ул Татарстанның күпчелек районнарында кош теле дип йөртелә торган ризык икән. Исеме һәм пешерү ысулы гына башкачарак.

Камыры кош теле камыры кебек үк әзерләнә. Әмма урама пешерүчедән шактый вакыт һәм игътибар таләп итә. Озын тасмаларны майга аерым-аерым саласың. Аз гына пешә башлауга махсус таякчык белән бөтерә башлыйсың. Бөтерә-бөтерә ул роза сыман уралып бетә. Төрле ризык буягычлар белән төсләр дә кереп җибәрәм, өстен пешкән чәчәкләр белән матурлап бизим. Пирог, чәк-чәкләргә дә шул рәвешле бәйрәмчә төс бирәм. Яшь вакытта рәсемнәрне яратып ясый идем, тора-бара шул осталыгымның да кирәге чыкты — дип көлә Фәридә апа. 

Камырны уңсын өчен озак итеп басарга кирәк. Шартлаганчы, тавыш чыгара башлаганчы, куллар арып беткәнче басам. Пилмән-мантый камырлары да баса-баса үзләнеп бетәргә тиеш. Аннан күп кеше мантый, пилмән камырына суны йомырка белән бермә-бер куша. Ә мин суны аз гына тамызам, йомырка белән ясаган камыр, нәрсә әйтсәң дә, күпкә тәмлерәк чыга.

Итле ризыкларны төрле иттән әзерлим. Бер клиентыма бозау ите ярамый. Шуңа күрә аңа пилмәннәрне тавык, каз итеннән ясап куям», — дип үзенең серләре белән дә уртаклашты ул. 

«Казларны камыр ризыкларыннан да алданрак пешерә башладым»

Ә шулай да Фәридә апаның иң төп фишкасы дип әйтик инде — яшьләрнең туй яки никах мәҗлесләренә тутырып, бизәп әзерләнгән пар казлар. Сәлаховлар ел саен 150ләп баш каз үстерә икән.

Мәҗлесләргә казларны мин камыр ризыкларына караганда да иртәрәк әзерли башлаганмындыр әле. Унбиш каз алып башлаган идек бу бизнесны, әкренләп баш саннарын арттырдык. Без август аенда үскәнрәк казлар алабыз да, декабрь ахырында суябыз. Казларны каклап та, ыслап та сатабыз. Туйларга да үзебезнең казларны пешерәм. Казларга күбрәк даими клиентларыбыз заказ бирә. Менә быел да Мәскәүдәге бер клиентыбызга 30 ысланган каз җибәрдек. Халык Яңа ел алдыннан күчтәнәчкә дип шулай күпләп ала. Ел саен баш саннарын арттырырга кирәк дигән фикергә киләбез. Чөнки казлар һәрвакытта да җитмичә кала. Тәвәккәлләп күбрәк асрый башлыйсыбыз бар, — ди ул.

Фәридә ападан берәр пешерү цехы ачу хыялыгыз юкмы дип тә сораштырдым.

Андый ният өчен башта клиентларыңның күп булуы кирәк. Минем уйлавымча, шәһәр җирендә торсам, заказ бирүчеләрем бермә-бер күбрәк булыр иде. Шәһәр җирендә заказны клиентның өенә такси белән дә җибәреп була бит. Авылда торгач, ул ягы кыенрак. Ирем яки малаемның буш вакыты туры килсә, илтеп бирә алабыз. Ләкин алар да эш кешеләре, һәрвакыт җае килеп тормый. Ярымабрикатларга күпләп заказ ясасалар, илтеп бирергә ризалашабыз. Әмма кайсы район-шәһәрдән килгән булуына карап, юл бәясен дә исәпкә алмыйча булмый. 

Хәзер дә эш җитәрлек, ләкин авылда, өйдә эшләгәндә даимилек юк. Бер заказ да килмәгән атналар булырга мөмкин, яисә киресенчә, кайбер атналарда 3-4әр туй була, һәрберсенә чәк-чәге, бавырсагы, казына заказ бирәләр. Кайвакыт заказлар шулкадәр күп өелә, берничә көн төннәр буе йокламыйча пешерәм. Аеруча күп заказлар ялларга туры килә. Бавырсакның төшләрен иртәрәк пешерә башлыйм инде мин. Әмма җыю, формага китерү эшләре барыбер соңгы көнгә кала. Мантый, пилмән кебек ярымфабрикатларга итләр чыгару, ит турау кебек эшләргә ирем дә кушылып китә. Балаларның авылга кайткан вакытлары булса, пилмәннәр бөгешәләр, — ди Фәридә апа. 

Заказлар аеруча августта күп була икән. Фәридә апа сүзләренчә, узган елның декабрь ае да җәй айларыннан калышмаган. Туй итүчеләре дә, Яңа ел бәйрәмнәренә суыткычларын ярымфабрикатлар белән тутырырга заказ бирүчеләр дә күп булган. 

«3-4 туйга заказлар әзерләгәндә аяксыз калып егылам»

Бу кечкенә бизнесыгызның файдасы әйбәтме соң, Фәридә апа дип кызыксынам. «И, ул 3-4 туйны әзерләгән вакытларда аяксыз калып егыласың. Гел файдасы калмаса, пешереп утырылмас иде, артык яшь чак түгел бит инде», — дип көлеп җибәрде Фәридә апа. Бәяләрне пешерү остасы интернеттан, башкаларныкы белән чагыштырып карап куя икән. 

Алтын урталыкны сакларга тырышам. Эченә алмалар, җимешләр тутырып, «кияү-кәләш» кебек бизәлгән ике казны 7 меңгә сатабыз. Уйлап карасаң, ике казга 3 килограм алма, күпме җимеш китә. Казның да килограмы 550 сумга менгән инде. Барысын да кушып санагач, бу бәяне артык кыйммәт дип әйтмәс идем. Пешекченең хезмәте дә бәяләнергә тиеш бит әле.

Чәк-чәк, бавырсакның килограмын — 750 сум, ит бәлешен — 550 сумнан ясыйм. Пирогларны 350-450, зур гөбәдияне 1200 сумга тәкъдим итәм. Иң мөһиме — күңел җылымны кушып, тәмле булсын дип әзерлим. Аллаһка шөкер, клиентларым «мондый тәмле ризык ашаганыбыз юк иде әле», «телне йотарлык булды», «сез әзерләгән күчтәнәчләр белән туйда горурланып утырдык» дип матур сүзләрен язып торалар. Шуларны укыгач та тагын да илһамланып китәсең, — ди ул.

Шунысы да аптырашта калдырды, Фәридә апа никадәр тәмле әйберне бөтенләй бер мичтә пешерә икән. Дөрес, кайвакыт күршеләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

— Казлар, бәлешләр әллә ничәшәр булган көнне күршеләргә алып кереп тә пешерәм. Әмма кыш көне кары явып тора, булыр-булмас сукмаклардан күршеләргә йөрүе кыен. Әле тагын бер мич алырга уйлап торам, кирәк икәнлеге сизелә башлады инде хәзер. Ике мичем булса, бермә-бер уңайлырак булыр иде, — ди ул. 

Фәридә апаның пешергән ризыклары да үзе шикелле көлеп тора. Хәер, усал кеше алай тәмле итеп пешерә дә алмыйдыр ул. Елмаеп, бисмиллаңны әйтеп, бөтен күңелеңне биреп пешергәндә генә ризык тәмле һәм бәрәкәтле була бит ул.

Фәридә ападан тәмле пирог камыры рецепты

1 кап сыер мае,

3 аш калагы шикәр

1 йомырка

1 чәй калагы тоз

120 грамм сөт

«Люкс» чүпрәсенең 1/3е

Кирәгенчә он кушып, йомшак кына камыр басабыз. Озаклап кабартырга кирәк түгел, эчлекләр әзерләгән арада камыр өлгереп җитә. Әлеге ингредиентлардан бер зур пирог чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100