news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

26 яшьлек Елизавета Арзамасова белән 47 яшьлек Илья Авербухның баласы булачак

Актриса бу яңалык белән инстаграмдагы битендә уртаклаша.

news_top
26 яшьлек Елизавета Арзамасова белән 47 яшьлек Илья Авербухның баласы булачак
https://www.instagram.com/liza_arzamasova/

«Папина дочки» сериалында уйнаган 26 яшьлек Елизавета Арзамасова 47 яшьлек фигуралы шуу тренеры Илья Авербухның баласы булачак. Бу турыда актриса үзе хәбәр итә.

«Игътибарлы күзәтүчеләр белеп алганчы, шатлыгыбыз белән уртаклашабыз. Барыгызга да яхшы көннәр, бер-берегезне саклагыз», — дип язган актриса.

Боз мюзикллары продюсерының бу икенче баласы булачак. Аның фигуралы шуу остасы Ирина Лобачевадан 17 яшьлек улы Мартин бар.

Инстачылар ир белән хатын арасында 21 яшь аерманың күп булуын яза: «Матур пар, әмма яшь аермасы зур», «Бу парга биш, ун елдан соң карарбыз. Лизаның бик матур вакыты, ә ире бабай булачак».

«Илья Авербух спортчы, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, ул 60 яшьтә дә егетләр кебек булачак әле», — дип җавап язган икенчеләре.

Актриса белән элеккеге фигуралы шуу остасының өйләнешүләре турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар