Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Папины дочки»дагы 25 яшьлек Лиза Арзамасова 47 яшьлек Илья Авербухка кияүгә чыкты

Актриса белән фигуралы шуу тренеры өйләнеште.

news_top_970_100
«Папины дочки»дагы 25 яшьлек Лиза Арзамасова 47 яшьлек Илья Авербухка кияүгә чыкты
https://pixabay.com

25 яшьлек актриса Елизавета Арзамасова һәм экс-фигуралы шуучы, тренер, 47 яшьлек Илья Авербух өйләнеште. Елизавета туй тантанасыннан видеоны инстаграмга куйган. РЕН ТВ каналы шул кадрларны күрсәтте.

Елизавета Арзамасова «Папины дочки» сериалында Галина Сергеевна булып уйнаган иде.

ЗАГСта котлау сүзләрен әйткәч, Елизавета хисләрен тыеп тора алмаган, ул күз яшьләрен сөртеп куя. Балдаклар алмашкач, актриса кычкырып көлеп җибәрә.

Инстачылар Лизаны котлый, бәхет телиләр.

Илья Авербух белән Елизавета Арзамасова инде берничә ел дәвамында яшертен генә аралашкан.

Быел Авербух серне үзе ачкан. «Мин бу сорауларга чик куярга булдым. Бөтен кешене сөйлисе килә бит инде, тик мин качарга да, ык-мык килергә дә, сөйләргә дә җыенмыйм. Әйе, без ирекле, безнең бик матур хисләр, мин аларның дәвамлы булуына өметләнәм», — дигән Авербух.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100