news_header_bot
Язманы тыңлагыз

25 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top

25 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәрсез була. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән 15-16 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көнбатыш районнарда +12˚, көндез +24..+29˚ градус.

Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, йомшартырга була. Җимеш агачлары, җиләк куакларына корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы дарулар сиптерергә була. Алма, груша, чия, слива, ирга үсентеләре утырту өчен яхшы вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар