news_header_bot
Язманы тыңлагыз

22-23 декабрьгә һава торышы

news_top
22-23 декабрьгә һава торышы

22 декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көндез кар һәм җепшек кар ява. Урыны белән буран була, томан төшә. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, төнлә урыны белән 15-17 метр, көндез 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез +2..-2˚ градус. Юлларда көчле бозлавык.

23 декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә һәм көндез кар, җепшек кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +1..-4˚ градус. Юлларда бозлавык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар