news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 ел татарлары исеменә кемнәр лаек булды? – «Миллиард.Татар» редакциясе исемлеге

«Миллиард.Татар» редакциясе «Ел татары – 2026» рейтингына нәтиҗәләр ясады. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләрне бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында игълан иттеләр. Номинацияләрдә җиңүчеләр «Ел татары. Халык сайлавы» дигән төп исем өчен көрәшәчәк.

news_top
2026 ел татарлары исеменә кемнәр лаек булды? – «Миллиард.Татар» редакциясе исемлеге
2025 елда «Ел татары» исемен яулаучы – Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Миллиард.Татар» басмасы ел азагында инде матур гадәткә кергән «Ел татары» конкурсының финалистларын игълан итте. Әлеге бәйге 2023 елдан бирле милли мәдәниятне, фәнне, спортны һәм башка юнәлешләрне алга сөрүгә зур өлеш керткән татарлар арасында үткәрелә. Җиңүчеләр халык сайлавы буенча ачыклана.

Башта «Миллиард.Татар» журналистлары, белгечләр белән киңәшләшеп, төрле номинацияләр буенча кандидатлар исемлеген әзерли, аннары ул исемлекләр басманың социаль челтәрләрендә халык хөкеменә тапшырыла – иң күп тавыш җыйган катнашучылар үз номинациясендә беренчелекне яулый. Ә бәйгенең финал өлешендә шулай ук тавыш бирү юлы белән, «Ел татары» исеме иясе ачыклана.

2024 елда «Ел татары» бәйгесе җиңүчеләре

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Үзенә күрә, елга бер төрле нәтиҗә ясау»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Ринат Билалов әлеге бәйгене узган елга нәтиҗә ясау, уңышларны билгеләү дип искәртте. Ул премиянең үсүен, географиясе киңәюен билгеләп узды.

«Миллиард.Татар»ның әлеге проекты укучыларыбыз арасында шундый зур кызыксыну уятуы безне шатландыра. Әлеге форматта бәйгене 4 нче тапкыр уздырабыз, чыннан да, елдан-ел проект популярлаша бара, дип әйтә алабыз. Тавыш бирүдә берничә мең кеше катнаша. Димәк, бу халыкка кызык.

6 ел элек – «Миллиард.Татар» басмасын ачканда, җиңел булмады, ул кечкенә генә редакция иде, ә хәзер без аның социаль челтәрләрен, укучылар санын карасак, татар мәдәнияте, тарихы белән меңләгән кеше кызыксына. Гомумән, «Миллиард.Татар» ул редакция генә түгел, алар төрле чаралар, фәнни лекцияләр, кызыклы очрашулар оештыра. Уникаль темалар, спикерлар – болар барысы да халык тарафыннан җылы кабул ителә.

Бәйгенең географиясе дә елдан-ел киңәя бара, без моны катнашучылар арасында да күрәбез, башка төбәкләрдә яшәүче татарлар, хәтта башка илләр дә катнаша. Әлеге проект, үзенә күрә, елга бер төрле нәтиҗә ясау, без нәрсәләр килеп чыкканын, ә кайсы юнәлешләрдә тагын эшләргә, тырышырга кирәклеген күрәбез. Быел да бүләкләү тантанасын югары дәрәҗәдә уздырырбыз, дип өметләнәм, – диде ул.

Ринат Билалов: «Миллиард.Татар» басмасын ачканда җиңел булмады»

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Киләсе елда «Татар телле ел журналисты» номинациясен булдыру теләге бар»

«Миллиард.Татар» редакциясе баш мөхәррире Арслан Минвәлиев билгеләп үткәнчә, төп номинацияләр исемлеге елдан-ел кабатланып килә. Шулай да, яңалары да кертелә. Мәсәлән, быел «Татарстан корпорациясе» дигән яңа номинация барлыкка килгән, аны кертү өчен озак фикер алышу барды, ди баш мөхәррир.

Яңа номинациядә Татарстанны республикадан читтә танытучылар, уңышлы бизнес булдыручы эшмәкәрләргә басым ясалган. Тавыш бирүдә берничә фермер продуктлары кибете ачкан Фәрит Хәйретдинов (эшмәкәр, «Рамай» компаниясе директоры, «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе) җиңүче булып танылды.

Шулай ук оештыручылар киләсе елда «Татар телле ел журналисты» номинациясен булдыру теләге хакында да әйтте. Номинацияне быел ук, ләкин оештыру эшләре инде тәмамланып килгәндә тәкъдим иткәннәр, шуңа күрә ул тормышка ашмый калган. «Бу бик кызыклы юнәлеш булачак», – диде Арслан Минвәлиев.

Арслан Минвәлиев

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2026 елда «Ел татары» исеменә лаек булучылар: исемлек

Җиңүчеләр 25 номинациядә ачыкланды:

  • «Ел җыры» (эстрада): Ильмира Нәгыймова, Гүзәл Уразова – «Татар кызы»
  • «Елның яхшы музыкаль проекты»: «Уйнагыз, гармуннар!»
  • «Ел спортчысы»: Ралинә Гыйләҗева (йөзүче)
  • «Иң яхшы татар мәктәбе»: «Яктылык» мәктәбе, Самара
  • «Иң яхшы татар теле укытучысы»: Гөлсирин Абейдуллова, Шыгырданның 1 нче урта мәктәбе (Чувашия)
  • «Иң яхшы спектакль»: «Хыял артыннан» – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
  • «Иң яхшы актер/актриса»: Дилүс Хуҗәхмәтов – Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры
  • «Иң яхшы фильм»: «Ай булмаса, йолдыз бар» («Ватан 21», ТНВ)
  • «Татар мәдәниятендә иң яхшы чара»: «Этно-Fashion» фестивале
  • «Иң яхшы татар дизайнеры»: «ИЛҮЗӘ ЛалеАй»
  • «Иң яхшы медиа-проект»: TATARLAR_BEST
  • «Иң яхшы татар блогеры»: Илдар Шагалиев – Америкада яшәүче татар блогеры
  • «Иң яхшы гастрономик проект: «Чинаякь»
  • «Иң яхшы IT-проект»: «ИкеТел» – татар телен өйрәнү өчен кушымта
  • «Ел музее»: «Иске Казан»
  • «Татарча маркетингның иң яхшы үрнәге»: «МТС Линк» – эшлекле сөйләшүдә татар теле
  • «Иң актив яшь татар егете/кызы»: Ихтыяр Кыямов – журналист, блогер
  • «Татарстан корпорациясе»: Фәрит Хәйретдинов – Татарстан фермер продуктлары Үзбәкстан базарына чыга
  • «Дусларыбыз»: Аглая Липина – чигү остасы, реставратор
  • «Татар өммәте каһарманы»: Булат хәзрәт Сәфәров – «Рәжәб» мәчете имамы
  • «Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты»: Хәнисә Алишина (Төмән) – Себер татарлары телен өйрәнү
  • «Ел проекты»: «Татар кызы» – татар кызлары арасында Халыкара матурлык бәйгесе
  • «Ел вакыйгасы»: Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәге ачылу
  • «Иң хайплы татар»: Алинә Заһитова – фигуралы шуучы
  • «Ел уңышсызлыгы»: Рәүфәл Мөхәммәтҗановның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры исеменнән «татар» сүзен алып ташларга тәкъдим итүе

Номинацияләрдә җиңүчеләр арасыннан «Ел татары – 2026» – төп җиңүче билгеләнәчәк. Шулай ук тавыш бирү ярдәмендә «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә җиңүчене ачыклаячаклар. Ел татары номинациясендә бары тик аерым шәхесләр генә катнаша. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектлар, команда белән башкарылган чаралар гадәттә берничә кеше катнашында булдырыла, шуңа күрә алар әлеге сайлауда катнашмый.

«Ел татары. Халык сайлавы» исеме өчен көрәшүчеләр:

  1. Ралинә Гыйләҗева – йөзүче
  2. Гөлсирин Абейдуллова – Шыгырданның 1 нче урта мәктәбе укытучысы (Чувашия)
  3. Дилүс Хуҗәхмәтов – Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры актеры
  4. «ИЛҮЗӘ ЛалеАй» – дизайнер
  5. Илдар Шагалиев – Америкада яшәүче татар блогеры
  6. Ихтыяр Кыямов – журналист, блогер
  7. Фәрит Хәйретдинов – эшмәкәр, «Рамай» компаниясе директоры, «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе
  8. Аглая Липина – чигү остасы, реставратор
  9. Булат хәзрәт Сәфәров – «Рәжәб» мәчете имамы
  10. Хәнисә Алишина – Себер татарлары телен өйрәнүче (Төмән)

Җиңүчеләр 25 номинациядә ачыкланды

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Төп җиңүчене «Миллиард.Татар» басмасының сайтында, «ВКонтакте» һәм «Телеграм» битләрендә ачыклыйлар, сез дә үз тавышыгызны бирә аласыз.

Узган ел «Ел татары» исемен Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов яулаган иде. 2024 елда әлеге исемгә Шамил мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин лаек булды. 2023 ел татары булып Алинә Заһитова танылган иде.

Быел җиңүчеләрне бүләкләү чарасы тантаналы рәвештә 2 декабрьдә узачак. Финалистлар өчен тавыш бирү 23 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

«Ел татары – 2023» Алинә Заһитова

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар