2025 елның иң популяр татар блогеры вәгъдәсе: «Кем тавыш бирә – шуңа бәрәңге утыртышам»
Казан Кирмәнендә «Идел» журналы оештырган «Шәп блогер» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә тавыш бирү ысулы белән интернетта татар телендә контент җитештерүче иң популяр блогерлар ачыкланды. «Интертат» узган елның иң популяр татар блогерлары белән таныштыра.
Тавыш бирү ысулы белән, берничә атна интернетта татар телендә контент җитештерүче иң популяр блогерлар ачыкланды, «Идел» журналы яңа ел алдыннан аларның барысын да Казан Кирмәнендә җыйды. Чара «Шәп продакшн» проекты кысаларында уздырылды, әлеге проект 2023 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Җиңүчеләр 68 блогер арасында 6 номинациядә ачыкланган, алар – «Ел хайпы», «Иң тәҗрибәле блогер», «Эксперт блогер», «Халыкчан блогер», «Иң шәп гаилә блогы» һәм «Иң шәп телеграм-канал».
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Җиңүчеләрне тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлады. Ул проектның киләчәктә телне үстерүдә роле зур булуын искәртте:
Узган елда әлеге чарадан шаккатып кайткан идем. Хезмәтегез бик ошады. Киләчәк – яшьләр кулында, ә яшьләрнең һәрберсенең кулында – телефон. Әгәр милләтне сакларга телибез икән, интернетта татар телле блогерлар булырга тиеш. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та әлеге проектны бик хуплады. Зур эш эшлисез, афәрин! – диде ул, җиңүчеләрне котлап.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, чарада катнашучыларны сәламләп, «Идел» журналы редакциясенә рәхмәт белдерде:
Кызыксынып, әлеге чарада катнашуыгыз өчен рәхмәт. Беренче чиратта, зур рәхмәтне «Идел» журналы хезмәткәрләренә җиткерәсем килә, нинди генә эшкә тотынсалар да, җаннарын, күңелләрен биреп эшлиләр. Киләчәктә дә шулай булсын, бергә-бергә эшләргә язсын, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Җиңә калсам, миңа тавыш бирүчеләргә бәрәңге утыртырга булышам, дип вәгъдә иттем»
«Иң тәҗрибәле блогер» номинациясендә җиңүче булып Рәмис Гыйльметдинов танылды, ул интернетта «Дневник татарина» сәхифәсен алып бара. Рәмисне чын мәгънәсендә иң тәҗрибәле татар блогеры дип атап буладыр, ул үз блогын социаль челтәрләр әле бөтенләй актив булмаган вакыттан алып бара. Аны өлкән буын да, яшьләр дә үз итә. Рәмиснең видеолары социаль челтәрләр буйлап та бик еш тарала, әлеге җиңү – аның 1 ай эчендә өченче җиңүе икән.
«Иң тәҗрибәле блогер» – минем өчен бу айда өченче номинация, барысын да җиңеп чыктык, Аллаһка шөкер. Беренче икесендә бик борчылмадым да, җиңсәм – җиңәм, булмаса – юк, дип уйладым. Ә менә монысында җиңәсе килде. Үзебезнекеләр, татарлар белән бергә көч сынашып, аралашып уздырдык әлеге вакытны. Бу номинациядә шулхәтле җиңәсе килде, язылучыларыма, әгәр җиңә калсам, миңа тавыш бирүчеләргә бәрәңге утыртырга булышам, дип вәгъдә иттем. Барлыгы 21 мең тавыш иде бугай, мин хәзер 21 мең кешегә бәрәңге утыртырга тиеш, – дип шаяртты Рәмис, бүләген алгач.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Ел хайпы» номинациясендә Уфада яшәүче танылган блогер Розалина Гайфуллина җиңү яулады. Кызганыч, әлеге көнне һава шартлары начар булу сәбәпле, ул чарага килә алмаган иде. Розалина тамашачыларны онлайн видео аша сәламләде.
«Хейтерларга игътибар итмәскә өйрәндем»
«Ел хайпы» номинациясендә Ринат Рахматуллинның хатыны Динара да тәкъдим ителгән иде. Динара соңгы арада социаль челтәрләрен бик актив алып бара – концертлардан мизгелләр, кызыклы вакыйгалар, шулай ук шәхси тормышы белән дә уртаклаша. Динара блогында еш кына тәнкыйть сүзләре язучылар булуын да сөйләде:
Баштан «хейт» күреп бик борчыла идем, кәефем төшә иде. Хәзер игътибар итмәскә өйрәндем. «Ринат карт», «син аның белән акча өчен генә» дип тә язучылар күп, хәзер аларның берсенә дә игътибар итмим. Минем аларны карап, укып утырырга вакытым юк, барлык игътибарыбыз иҗатка юнәлтелгән. Ринат гомумән социаль челтәрләргә керми, ул аңа кызык түгел. Мин хәзер яңача эшли башладым – барлык ямьсез сүзләр язган кешеләрне исем, фамилияләре белән башкалар алдына чыгарам. Әйтәсе килгән уйларымны, фикерләремне җиткереп барам, социаль челтәрләрне алып бару өчен ярдәмчем дә бар.
Динара хатын-кызлар өчен махсус форум ачып җибәрү турында да сөйләде. Анда теләге булган һәрберсе кушыла ала:
Кызлар белән бергә утырып, сөйләшеп, фикер алышасы килә. Өйдә генә утыра торган хатын-кызлар бик күп бит, кайберәүләр – гел ирләре белән генә, каядыр бару мөмкинлеге булмаска мөмкин, без өйдән чыгып, кызлар белән генә сөйләшеп утырып, эмоцияләр белән бүлешеп алу чаралары уздырасыбыз килә, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бер кешедән дә «миңа языл» дип сорамадым»
«Иң шәп телеграм-канал» номинациясендә «Син көткән сүз!» телеграм-каналы авторы Алисә Камалиева җиңү яулады. Белеме буенча Алисә – логопед, балалар белән эшли, әлеге каналын ул 3 ел элек «күңел өчен» ачып җибәргән булган.
«Син көткән сүз!»не блог итеп башлап җибәрмәгән идем, халык аны үзеннән-үзе күтәреп алды. XXI гасырда кеше күп укырга яратмый, җиткергән җөмләләрем кыска, шуңа шундый актуаль булып каладыр да. Мин укучыларыма һәр көн кыска теләкләр язам, бу – минем үзем ишетәсем килгән сүзләр. Кызлар еш кына уйлый бит инде, миңа шулай әйтсеннәр иде, шундый сүзләр әйтүче кешем булсын иде, дип. Кешенең шуны ишетәсе киләдер, дип уйлыйм да язып куям.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Блогымны 3 ел элек башлап җибәрдем, баштан язылучыларыма үземнең кем икәнемне белгертмәдем, аноним булып калдым. 1 ел тулгач, исемемне ачтым. Халык үзе тартылды, бүген «Телеграм»да 10 меңнән артык язылучым бар. Бер реклама да сатып алмадым, бер кешедән дә «миңа языл» дип сорамадым, моның белән бик горурланам, чөнки күпләр, язылучылар җыю өчен, төрле сәер алымнарга бара. Кайчакта илһам килмәгән вакытлар да була, ни язарга белмисең. Ләкин кешеләр, ышанып, миңа язылган икән, алар миннән нидер көтә, дип уйлыйм, язылучыларымның кәефен күтәрергә тырышам, – ди Алисә.
Фото: © «Син көткән сүз!» телеграм-каналыннан скриншот
«Халкым мине үзе күтәреп алды»
«Халыкчан блогер» номинациясендә блогер Мәрьям Миңнеголова җиңү яулады. Мәрьям апа – аш-су остасы, ул Азнакай районы Мәндәй авылында яши, блогында тәмле рецептлар белән бүлешә, аны көненә берничә мең кеше карап бара, чарада ул язылучыларына рәхмәт белдерде:
Якын иткәнегез өчен рәхмәт. Әлеге номинациягә эләккәнемне белми дә калдым, мине тәкъдим иткәннәрен әйтмәделәр дә. Халкым мине үзе күтәреп алды. Зур рәхмәт сезгә! – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Блогымны саф татар телендә алып барам, «вата-җимерә» русча сөйләшәсем килми»
«Халыкчан блогер» номинациясендә тагын бер катнашучы, шулай ук аш-су остасы, «Тәмле табын» блогын алып баручы блогер Раилә Ахунова да интернетта төрле рецептлар белән бүлешеп танылды. Хәзер аның берничә мең язылучысы бар, Раилә ханым – блогер гына түгел, «бизнесвумен» да икән.
Блогымны 2019 елда башлап җибәрдем, рецептлар куйдым, халык яратып килә башлады. Хәзер эшемне төрле юнәлешләрдә алып барам, рецептлар төшерүдән кала, фуршетлар ясау белән шөгыльләнәм, өйләргә дә барып эшлим, хатын-кызлар киемнәре кибете тотам. Хәзер укыта да башладым, пешерү буенча артымнан атлап килүче кызларым күп, аларны пешерергә өйрәтәм, төрле төбәкләрдән татар кызлары белән бергә эшлибез. Блогымны саф татар телендә алып барам, «русча да куй, русча да сөйлә әле» дип язучылар күп, ләкин минем «вата-җимерә» русча сөйләшәсем килми. Үземнең телемдә рәхәтләнеп алып барам.
Хейтерлар белән дә очрашырга туры килә, аларны дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Без бит – төрле мохиттә үскән, төрле ата-ана балалары, берничек тә бертөрле фикер йөртә алмыйбыз. Балаларыма, гаиләмә, күрсәткән геройларыма да кагылучылар бар. Күптән караган кешеләр мине белә: гайбәтләр, ямьсез сүзләр язганны яратмыйм, әгәр минем битемә кергәнсез икән, сез миндә кунакта, кунак кеше тыйнак булырга тиеш, дип аңлатам яңа кергән кешеләргә. Беребез дә кеше өенә кереп ямьсез сүзләр әйтми бит, шуңа күрә яңа язылучыларга аңлатырга тырышам. Шәхси битемнән алып аткан язылучыларым бик аз, «янәшәмдә калыгыз» дип язам.
Миңа язылучылар баштан «бу – бик тәкәббер» дип уйлыйдыр инде, кыяфәтең шундыйрак, диләр, чыгып китүчеләр дә бар, аннары кире кайткач, без синнән бик күп яңа әйберләр өйрәнәбез, дип язалар. Блогымда гаиләмне дә күрсәтәм, ирем белән мөнәсәбәтләр ярылып тора, балалар тәрбиясе, пешерү, чисталык, хатын-кызның үз-үзен тотышы, авыл – һәрбер темага да ачык аралашабыз.
«Кечкенә-кечкенә адымнардан башлагыз»
Раилә ападан үз блогын башларга теләүчеләр өчен киңәшләр дә сорадым:
Андый теләк белән янучылар танышларым арасында да күп, күпләр пешерә башлыйлар, ләкин эшләрен халыкка күрсәтергә куркалар. Куркырга кирәкми, кечкенә-кечкенә адымнардан башлагыз. Кечкенә генә максат куегыз, аны эшлисез, аннары күңелдә яңасы бөреләнә. Башлаган вакытта беркемгә дә җиңел булмый, язылучыларыңның мәхәббәтен яулар өчен хәйран гына вакыт кирәк. Үземнең гаиләм дә блогымны 2-3 ел эшләгәннән соң гына кабул итте. Баштан ирем дә «мине төшермә» дип кенә тора иде. Хәзер исә алар камерадан куркмый, үз эшемне яратканымны беләләр, ә бергә эшләгәндә – тагын да рәхәтрәк, шуңа хәзер төшерү күпкә җиңелрәк.
Фото: «Идел» журналы, Фирүзә Вәлиева
Җиңүчеләр исемлеге
«Социаль челтәрләрдә 5 меңгә кадәр язылучысы булган иң яхшы блог»:
- I урын – Рәфидә Галимҗанова
- II урын – Наилә Хәйретдинова һәм Гөлнар Шафикова
- III урын – Зөләйха Камалова
«Социаль челтәрләрдә 5 меңнән күбрәк язылучысы булган иң яхшы блог»:
- II урын – Чулпан Галимова
- III урын – Илнар Идрисов
«Иң шәп телеграм-канал» – «Син көткән сүз!», Алисә Камалиева (Казан шәһәре)
- «Эксперт блогер» – Илүзә Әминова (Чаллы шәһәре)
- «Иң шәп гаилә» – Юлия һәм Иршат Нәбиевлар (Актаныш районы)
- «Халыкчан блогер» – Мәрьям Миңнеголова (Азнакай районы)
- «Иң тәҗрибәле блогер» – Рәмис Гыйлметдинов – «Дневник Татарина» блогы (Чаллы шәһәре)
- «Ел хайпы» – Розалина Гайфуллина (Уфа шәһәре)
- «Шәп продакшнның» махсус бүләге – «Иң тугры язылучылар» номинациясе җиңүчеләре – Айназ һәм Айдар Габидуллиннар гаиләсе