Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел татар теленнән БДИ тапшыручы укучылар саны 5 тапкыр арткан

news_top_970_100
Быел татар теленнән БДИ тапшыручы укучылар саны 5 тапкыр арткан
«Татар-информ», архив

2025 елда татар теленнән 34 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга планлаштыра. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«3 июньдә татар теленнән имтиханны 34 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырырга планлаштыра, 1 укучы 9 июньдә татар әдәбиятыннан имтихан бирә», – дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, татар теленнән имтихан сайлаган унберенче сыйныф укучылары иң күбе Казанда – 22 кеше. Имтиханны шулай ук Түбән Камада, Биектауда – өчәр, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә районнарында, Чистай һәм Бөгелмәдә берәр укучы тапшырачак.

«Татар әдәбиятыннан имтиханны Чаллының 37 нче мәктәбендә укучы кыз тапшырачак», – дип ассызыклады министр.

Узган елда татар теленнән бердәм республика имтиханын 7 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган иде.

Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру турында мәгълүматлар:

  • 2008 елда татар теленнән БДИны 385 укучы тапшырган.
  • 2011 елда татар теленнән – 40, әдәбияттан 5 укучы БДИ тапшырган.
  • 2014 елда имтихан тапшыручылар булмаган. 2015 елда имтихан тапшыручылар булмаган. 2016 елда татар теленнән БДИны 67 укучы тапшырган (уртача балл – 74).
  • 2017 елда татар теленнән БДИны 74 укучы тапшырган (уртача балл – 75).
  • 2018 елда татар теленнән БДИны 18 укучы тапшырган.
  • 2019 елда татар теленнән БДИны 15 укучы тапшырган.
  • 2020 елда татар теленнән БДИны 9 укучы, шул исәптән Казаннан 1 генә укучы – 27 нче гимназия укучысы Ләйсән Фатыйхова тапшырган иде.
  • 2021 елда, пандемия сәбәпле, имтихан булмады.
  • 2022 елда – 1 укучы.
  • 2023 елда – 7 укучы.
  • 2024 елда – 7 укучы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100