«2024 елны күралмыйм, әти үлде быел», – дип әйтеп-әйтеп куя инде алар...»
Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән абыйлы-энеле Илнур һәм Нияз Ваһаповлар махсус операциядә башларын салып, гүр иясе булдылар.
Ни кызганыч, алар мәхәббәтле, имин гаиләдә үскән егетләр түгел. Әти-әни назыннан мәхрүм калгач, энекәшләрен бертуган абыйлары Илһам кайгыртып яшәгән. Курсабаш авылында яшәүче Илһам Ваһапов белән без дә сөйләштек.
Илнур (1986 елгы) һәм Нияз (1989 елгы) махсус хәрби операциягә контракт белән узган елның 28 ноябрендә киткәннәр. Илнур гаиләсе, 2 баласы белән Шәмәрдәндә яшәгән, Нияз Казанда гаилә корган, узган ел гына, киткәнче, улы да туган. Ил өчен гомерләрен биргән егетләр балаларының якты киләчәге хакына акча эшләп, фатир алырга да ниятләгәннәр. Тик бу хыяллар чәлпәрәмә килгән… Илнурның 2 кызы, Ниязның әле быел октябрьдә генә 1 яшен тутырган улы әтиләрен югалттылар.
«Киткәндә үк, «кайтып булмаячак» диебрәк итте»
Акча эшләргә дип киттеләр инде. Фатир аласы бар, диделәр. Илнур алгы сызыкка 20 мартта кереп китте, 21е инде үлгән. 1 апрельдә гәүдәсе кайтты. Нияз алып кайтты аны. Үзе шуннан яу кырыннан алып чыккан, Шәмәрдәнгә абыйсын озатучы буларак кайтты. 1 апрельдә җирләдек тә, берничә көннән, бәләкәе тагын китте. Дөресен әйткәндә, киткәндә үк, «кайтып булмаячак» диебрәк итте. Разведчик итеп куйдылар инде аны. Куркыныч җиргә эләккәннәр.
Нияз белән соңгы тапкыр 12 июльдә сөйләштем, 5 августта кереп китәчәкләрен әйткән иде. Шул көнне үлгән дә. Шәмәрдән зиратында икесе янәшә җирләнделәр. Ышанып та булмый... – дип сөйләде Илһам.
Ул шулай кечкенә энесе турында, матур итеп, «бәләкәе» дип сөйләде. «Бәләкәенең, абыйсын җирләгәч, китәсе килмәгән иде, бернишләтеп булмады инде», – диде.
Мәрхүм егетләр тормыш авырлыкларына чирканчыкны сабый чактан ук алган. Олы абыйлары 18 яшьләре тулганчы опекун булып, энеләрен яклаган да, саклаган да. Сынауларны бергә үтеп, үз көннәрен үзләре күргәннәр.
Авыр гаиләдә үстек без. Малайларның опекуны булгач, мине армия сафларына җибәрмәделәр. Энеләрем белән дус тордык. Уртанчыбыз Илнур армиягә китте, Чечняга эләкте. 2 ел хезмәт итте дә, аннары 1 елга контракт төзеп калды. Аннан сугыш ветераны булып кайтты.
Мин авылга күченеп киттем, Илнур Шәмәрдәндәге фатирда калды, бәләкәе Нияз Казанга китте. 11 классны бетергәч, Казанда тимер юлда эшләп алдылар, аннары Мәскәүдә метрода, башка «шабашка»ларда акча эшләп йөрделәр. Гел бергә иде алар, бергә эшләделәр.
Минем аларны бер дә җибәрәсем килмәгән иде, әҗәлләре тарткандыр инде. Үзем генә калдым, энекәшләр булмагач, күңелсезрәк инде. Эш белән онытылырга тырышам. Гаиләм – хатыным, 3 малаем терәк. Кайчак уйланып китәсең инде, зиратка барганда, авыр инде барыбер. Уртанчысы үлгәч, җайланып киткән идем, бәләкәен әле ноябрь башында гына җирләдек бит. Авыр әле, авыр, – дип көрсенеп куйды Илһам.
«Медальләрен, фуражкаларын тотып, «безнең әти – герой» дип йөриләр»
Илнурның хатыны Гөлнара сүзләренчә, ире гаиләгә кире кайтуга ныклы ышаныч белән киткән булган. Авырлык күреп үскән егетләрнең тормышка әзерлекле, көчле рухлы, тәвәккәл булуын ул да әйтте.
Уйладылар да, киттеләр дә, бөтен кеше шок хәлендә калды. Кисәк булды ул, алдан уйларлык та итмәделәр. 21 ноябрьдән контракт башланган иде, 21 мартта – үлгән көне. «Кайтам, акча эшлим», – дип китте инде. Гел сөйләшеп тордык. Видеодан һәрвакыт чыга иде. Бернәрсәгә зарланмады, начар әйберләр әйтми иде. 10 ел бергә тордык. Балалар әле кечкенә, кызларыбыз Алисә һәм Айсинә, тиздән олысына 10 һәм кечесенә 9 яшь тула.
Балалар аңлый инде, зиратка баргач, башта бик еладылар. Хәзер бераз тынычландылар. «2024 елны күралмыйм, әти үлде быел», – дип әйтеп-әйтеп куя инде алар шундый җөмләләрне. Медальләрен, фуражкаларын тотып, «безнең әти – герой» дип йөриләр. Олысы бигрәк йөрәгенә якын ала.
Мәктәптән бушка берәр җиргә алып барсалар да, «нишләп иптәш кызым бармый, нишләп без генә барабыз» дип тә сорап куялар. «Әтиегез герой булганга, сезне алып баралар», – дип аңлатам инде.
Балалар өчен җанын бирергә дә әзер иде, соңгы тиенен дә жәлләмәде, балаларны бернәрсәгә мохтаҗ итмәде. Мине акчасыз тотмады, тиененә кадәр алып кайтып бирә иде, гаиләсен беркайчан үпкәләтергә ирек бирмәде. «Миңа кибеткә керергә кушма, кирәк әйберне үзең ал», – дия иде. Акча булмаган чакта, әҗәткә алсам да, хезмәт хакы алган көнне үк эштән кайтышлый кереп түли иде. Акчага беркайчан тилмертмәде, – дип җылы сүзләр белән искә алды ирен Гөлнара.
Ниязга да бик рәхмәтле булуын әйтте ул.
Алгы сызыктан абыйсының гәүдәсен алып чыккан бит ул, шуңа 10 көн эчендә мәете кайтып та җитте. Ачык табут белән кайтты Илнур. Нияз үзе 5 августта ук үлде. Хәбәрсез югалып, гәүдәсе табыла алмыйча яткач, ябык табутта кайтты инде, – дип искә алды Гөлнара.
«Абый, синнән калмыйм», – дип китте, үлгәнен ишеткәч тә, абыйсын үзе эзләп алып чыкты»
Егетләрнең туганнан туганы Раушан Ваһаповны да Илнур белән Ниязның үлеме бик тетрәндергән.
Ике бертуган булгач, авыргарак туры килде инде аларны югалту. Тырыш, эшчән малайлар иде. Авырлыкны күп күрделәр инде алар. Гел күрешә идек: эштә дә, гаиләләр белән дә җыелышкан чаклар булды. Шалтыратканнарын көтеп тора, борчыла идек.
«Контрактка кул куйдык без», – дип, шат күңел белән хәбәр иттеләр алар. Әллә аңлап, әллә аңламыйча... Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Көтелмәгән хәл булды безнең өчен. Курыкмаганнар, барганнар, кайтырга, фатирлар алырга дип планлаштыралар иде. Булып чыкмады инде. Балалар өчен тырышып киткәннәрдер, дим мин аларны.
Алар, абыйлы-энеле, бер-берсен калдырмаска дип киттеләр. Олысы «китәм» дигәч, «мин дә калмыйм синнән» дип, абыйсына иярде Нияз. Монда эше дә әйбәт иде, югыйсә. Анда бергә булганнар алар. Абыйсын үзе эзләп тапты, машина белән алгы сызыктан үзе алып чыгып, үзе алып кайтты бит озатучы кеше буларак. «Дроннар булмаган вакытта тиз генә алып чыктым», – дип сөйләгән иде. 10 көн генә узгач, табутны ачарга рөхсәт булды, Илнурны кәфенлеккә төреп күмдек.
Кайткач, «кире барасы килми» дигән иде дә, «бернишләтеп булмый, малайлар калды, китәсе була» дип китте. Язышып тордык, ә аннары үлеме турында хәбәр килде. Тик үлеп калган җиреннән соң чыгарганнар икән шул. Андагы дуслары белән сөйләшкән идем. «Күкрәкләренә сугып, «мин – герой» дип йөрүчеләр күп, ә болар тыныч кына йөрделәр дә, үзләрен лаеклы күрсәтеп, китеп тә бардылар», – дип сөйләделәр. Алар бик күп яралыларны алып чыккан, батыр булганнар инде, – дип сөйләде Раушан туганнары хакында.
Якыннары, бу атнада, 14 декабрьдә, Ниязның кырыгын үткәрәчәкләрен әйттеләр. Илнурның да, Ниязның да урыннары оҗмахта булсын! Бу язма аларның якты рухына дога булып барып ирешсен! Барлык батыр солдатларның гаиләләренең, бертуган абыйлары Илһам Ваһаповның, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ Тәгалә бу авырлыкларны күтәрергә сабырлык бирсен!