Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2024 ел – яшел агач Аждаһа елы: ничек каршыларга һәм Яңа елдан нәрсә көтәргә?

Көнчыгыш календаре буенча 2024 ел – яшел агач Аждаһа елы. Кытай мәдәниятендә әлеге мифик хайван хакимият, затлылык, хөрмәт һәм уңышны символлаштыра. Билгеләр, яраткан төс һәм ризыклар – киләсе елны ничек каршы алырга икәне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиеваның «Интертат» өчен язмасында.

news_top_970_100
2024 ел – яшел агач Аждаһа елы: ничек каршыларга һәм Яңа елдан нәрсә көтәргә?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Киләсе ел нинди булыр?

Һәр Яңа елны яңа өметләр белән каршы алабыз. Элек-электән кешеләр киләсе елны фаразларга тырышканнар, әле дә астрологлар фаразларына ышанучылар аз түгел. Бу язмабызны ниндидер күрәзәләргә ышандыру максатыннан түгел, таныштыру максатыннан тәкъдим итәбез.

Кытай астрологиясе буенча, һәр елның үз хуҗасы бар, ул чорны гәүдәләндерә һәм аны төрле сыйфатлар белән бизи. 2024 агач яшел Аждаһа байрагы астында узачак. Аждаһа – абруйлы хайван, Кытай император хакимиятенең символы. Кытай мифологиясендә ул җил, яңгыр белән идарә итә, һава торышына һәм уңышка тәэсир итә ала. Шулай ук дөньяга чәчәк ату китерә, кешеләр өчен көчле талисман булып санала.

Һәр ел Көнчыгыш йолдызнамәсенең 5 элементның берсе белән бәйле: алтын, су, агач, ут яки җир. Һәр цикл 60 елга бер тапкыр кабатлана. 2024 елда агач Аждаһа елы булачак, моңа охшаш ел 1964 елда булган. Кытай традициясендә агач – үсеш, уңыш һәм бәхет элементы булып санала. Агач аждаһаның энергиясе традиция буенча яшел төскә буялган. Ул – Кытай (Көнчыгыш) йолдызнамәсендә 12 хайванының бишенчесе. Бу – зодиак билгеләре арасында бердәнбер мифик җан иясе. Ул иң көчле хайван дип санала.

Рәсми рәвештә Аждаһа елы 2024 елның 10 февралендә (Кытай Яңа елы) башлана һәм 2025 елның 28 гыйнварында тәмамланачак. 1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012 еллар да Аждаһа елы булган иде.

Аждаһа елында туган дөньякүләм танылган кешеләр арасында: Сальвадор Дали, Бернард Шоу, Фридрих Ницше, Зигмунд Фрейд, Жан Жак Руссо, Иммануил Кант, Брюс Ли, Моника Беллуччи, Аль Пачино, Пеле, Адель, Чыңгыз Айтматов, Мисыр президенты Хөсни Мөбарәк һәм башкаларны атарга мөмкин.

Татарлардан бу елда туучылар: Габдрахман Ильяси, Әхмәтһади Максуди, Мәҗит Гафури, Якуп Чанышев, Шакир Шамильский, җәлилчеләр Фоат Сәйфелмөлеков һәм Зиннәт Хәсәнов, Зыя Мансур, Әнгам Атнабаев, Фикрәт Табиев, Аяз Гыйләҗев.

Хәзерге буыннан – Гөлчәчәк Хафизова, Рифат Зарипов, Эльмира Кәлимуллина, Илшат Рәхимбай, Алмаз Фәтхуллин, Илсур Һадиуллин, Алсу Әбелханова һәм Алия Кәлимуллина.

Агач Аждаһа елында туганнарны тыныч, эш сөючән, катлаулы бурычларны ярата торган, үз максатларына ничек булса да ирешүчеләр дип саныйлар, артык игътибар таләп итү алар өчен түгел. 2024 елда туганнарга да нәкъ менә шушы сыйфатлар хас була.

Аждаһа елында булган истәлекле вакыйгалар

  • 1904 елның 9 февралендә Рус – Япон сугышы башлана.
  • 1904 елда атаклы Яңа ел салаты «Оливье» рецепты киң җәмәгатьчелеккә тарала.
  • 1916 ел – патша Россиясенең соңгы елы. Беренче бөтендөнья сугышының өченче елы.
  • 1928 елда колхозлар системасын булдыру турында карар кабул ителә. Күмәкләштерү, шуңа бәйле рәвештә кешеләрне кулакларга аеру башлана.
  • 1940 – Икенче Бөтендөнья сугышының икенче елы. Германия Франциягә бәреп керә. Токиода булырга тиешле Олимпия уеннары туктала.
  • 1952 – Дөньяда тынычлык урнаша. Финляндиядә булган Олимпия уеннарына беренче тапкыр СССР спортчылары да чакырыла.
  • 1964 – СССРда Хрущев хакимияттән читләштерелә, Брежнев килә.
  • 1976 елда Чаллыда завод-автогигант «КамАЗ» эшли башлый: Беренче «КамАЗ» автомобиле 16 февральдә конвейердан төшә.
  • 1976 елның 1 гыйнварында «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмы совет телеэкраннарына чыга.
  • 1988 елда ВАЗ-1111-«ОКА» автомобильләрен җитештерә башлый.
  • 2000 елда Владимир Путин Россия Президенты итеп сайлана.
  • 2000 елда Казан Кирмәне «ЮНЕСКО» Бөтендөнья мирасы исемлегендә теркәлә.
  • 2000 елда җырчы Алсу «Евровидение» конкурсында икенче урынны яулый.
  • 2012 елда булачак IT-шәһәр «Иннополис» нигезенә таш салу тантанасы була.
  • 2024 ел… нәрсә белән истә калыр?

Татар аҗдаһасы Зилант – Җылантау

Аждаһа Казан өчен дә ят хайван түгел. Башкалабыз белән бәйле борынгы риваятьләрнең бик күбендә әлеге җан иясе очрый. Татарларда иң танылган аждаһа – Зилант, ул – 1730 елдан башлап Казан каласының символы, аның сурәте шәһәрнең байрагында һәм гербында төшерелгән. Зилант турында бик күп легендалар йөри, һәм аларның күбесе шәһәр нигезләнүе белән бәйле. Казан тирәсендәге Елантау (Җылантау – Зилантово гора) калкулыгы әле дә бар, ул хәзер Киров районына керә.

Кайбер риваятьләрдә Зилант кешеләргә зыян салучы, начарлык китерүче булып сурәтләнә, ә кайберләрендә ул, киресенчә, шәһәрне саклап тора. Бер риваятьтә Зилант шәһәр сакчысы булган. Ул шәһәргә хезмәт итә һәм аны дошманнардан саклый. Әмма Явыз Иван үз гаскәре белән Казанны басып алгач, җиңелгән Зилант Кабан күле төбенә кача. Ул бүгенге көндә дә төптә яшерелгән Сөембикә патшабикәнең исәпсез хәзинәләрен саклый һәм кайвакыт күл өстенә чыгып, шәһәрне карап, кире төпкә яшеренә икән.

Татарстан гербын кабул иткәндә Җылантау – Аждаһаны республика гербы буларак кабул итәргә тәкъдим итүчеләр дә булган иде.

Кәбисә елында кемгә бәхет елмаячак?

Кытай йолдызнамәсе буенча 2024 ел сыер, маймыл һәм әтәч елларында туганнарга муллык һәм уңыш китерәчәк. Шәхси һәм профессиональ тормышта киртәләр белән үгез, елан һәм эт елында туганнар очрашырга мөмкин. Аждаһа елында туган кешеләр үзләренә игътибарлы булырга тиеш. Алар өчен Кытай традициясе буенча 2024 ел бенминг елы, ягъни уңышсызлыклар вакыты дип санала. Аждаһа елы аларга кыюлык, ышаныч һәм бәйсезлек кебек шәхси сыйфатларны үстерергә ярдәм итәчәк.

Шулай ук, киләсе елның кәбисә ел икәнлеген дә истә тотарга кирәк. Ул 366 көннән тора – гади елдан 1 көнгә озынрак, 29 февраль өстәлә. 4 елга бер генә килә торган 366 тәүлекле ел күпләрдә шик-шөбһәләр тудыра, төрле имеш-мимешләр таралуга сәбәпче була. Бу көнне туган кешеләр туган көнен ничек бәйрәм итә икән, дигән сорау да еш туа. Мондый ел белән күп кенә ырымнар һәм юраулар бәйле. Бик күпләр кәбисә елын уңышсыз дип саный. Ел халыкка бәла-казалар китерә, дигән ышану да бар. Билгеле, фәнни яктан мондый ышанулар исбатланмаган. Астролог һәм дин белгечләре дә аларны кире кага. Шуңа күрә, «татар юрап китерә» дигән әйтемне истә тотып, киләсе елдан яхшы вакыйгалар гына көтик.

фото: https://kudago.com/spb/list/gde-pojmat-novogodnyuyu-atmosferu/

Яңа елда нинди төсләр сайларга?

Күпләрне, Яңа елны каршы алганда нинди төстәге кием кияргә, дигән сорау инде алдан борчый башлый. Аеруча моңа хатын-кызлар зур игътибар бирә. Киләсе елның төп төсе әлбәттә, яшел! Ул җирән һәм карарак чәчле хатын-кызларны аеруча бизи, шулай ук, макияжда ачык төсләр таләп итә.

Алтын һәм алтын төсне яратучылар өчен бу – зур мөмкинлек! Яңа елда сезне беркем дә хөкем итмәячәк, үзегезне ялтырап һәм җемелдәп торган зиннәтләр белән бизи аласыз. Сезнең өстегездә якты аксессуарлар күбрәк булса, ел мулрак булыр, дигән ышану да бар.

Кытайда Яңа ел бәйрәмен кызылдан – дәртле, хисле төс белән каршылау гадәте бар. Кытайда бу кагыйдәне хатын-кызлар аеруча катгый үти: кызыл һәм алтын – аларның Яңа ел тантанасының традицион төсләре. Аждаһа елын каршы алганда алтын бизәнү әйберләре, бижутерия булуы мөһим.

Әби-бабаларыбызда, кара кием кию бәла-казалар һәм күз яшьләре китерә, дигән ышану бар. Ләкин Кытайда кара – байлык һәм зиннәтлелек, чисталык һәм хөрмәт төсе. Шуңа күрә яраткан кара күлмәк киеп Яңа елны каршылауда бернинди начарлык юк. Әгәр дә образ артык караңгы булып күренсә, кыяфәтегезгә яшел шарф яки чәчләрегезгә кызыл чәчәк өсти аласыз.

Аждаһа катгый рәвештә кабул итмәгән берничә төс тә бар. Зәңгәр төс, мәсәлән. Аждаһага бу төс нигә ошамаганлыгы төгәл билгеле түгел. Энергиясе буенча ул иң көчле төсләрнең берсе булса да, яшел агач аждаһага әлеге төс ошамый.

Сары төсне дә аждаһа сөйми икән. Озак еллар Кытайда сары төсне император гаиләсе әгъзалары гына кигән. Бу традицияне бозган һәркем каты җәзага гына түгел, ә үлем җәзасына дучар ителгән.

Аждаһа елында нәрсәләр пешерергә?

Яңа ел өстәлендә булачак сый-нигъмәтләр турында күпчелек хуҗабикәләр бәйрәм алдыннан уйлана башлый. Бәйрәм өстәленә гадәти «оливье» һәм «тун астында селёдка» гына түгел, ә кытай календаре буенча киләсе елны символлаштырган ризыклар тәкъдим итү дә яхшы билге булып тора.

Аждаһа елында Яңа ел өстәлен әзерләүне тәмләткечләр сатып алудан башларга кирәк, чөнки нәкъ менә алар киләсе елның Кытай символы өстенлек биргән ризыкларда төп рольне уйный. Аждаһа елын каршы алганда ризыклар пешергәндә сарымсак, кызыл борыч, бөтнек, зәнҗәбил (имбирь), әнис кирәк.

Балык һәм диңгез продуктлары аҗдаһаның яраткан ризыклары булып санала, шуңа күрә аларны, һичшиксез, кунакларга тәкъдим итәргә кирәк. Чын ерткыч буларак, аждаһаны тәмле ит тә сөендерә, аңа тәмләткечләр яки кайнар соус өстәсәң, тагын да шәп була.

Тагын бер кирәкле ингридиент – чикләвек. Ул – озын гомер, сәламәтлек, байлык символы.

Яңа ел табынына кызыл төстәге җиләк-җимеш тә куярга кирәк. Ул уңыш һәм байлык китерә. Мәсәлән, гранат, кызыл алма, җиләк, чия. Икенчегә дөге булса яхшы.

Шпинат, петрушка, кинза кебек яшелчәләр дә булуы мөһим, чөнки алар – Яңа ел төсе.

Фото: © Владимир Васильев

«Кайвакытта аждаһа кебек усал вакытлар буладыр инде»

Аҗдаһа елында туган кешеләрнең киләсе елга карата булган өмет-хыялларын да сораштык.

Фото: © Салават Камалетдинов

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова:

– Гороскопларга бик ышанып та бетмим, мөселманнарга ярамагач. Әмма еш кына алар туры килә. Яңа елдан яңа уңышлар көтәм. Көч өстәлүенә өмет итәм.

Фото: © Салават Камалетдинов

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин:

– Кайвакытта аждаһа елында туганга аждаһа кебек усал вакытлар буладыр инде. Яңа елдан нәрсәдер өмет итәм дип әйтә алмыйм, гороскопларга, гомумән, бик ышанмыйм. Аллаһы Тәгаләдән генә сорыйбыз. Нинди генә ел булса да, исәнлек-саулык, гаиләләребезгә, дөньяга, тормышларга тынычлык килсен. Иң мөһиме – имин еллар булсын!

Алия Кәлимуллина – сулда

Фото: © Абдул Фархан

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Алия Кәлимуллина:

– Безнең ел – аждаһалылар елы килә. Гороскопларга, алар яхшыга юраса – ышанам, начар ягы белән килсә – ышанмыйм. Киләсе елда барлык кешеләргә дә аждаһа кайгы-хәсрәтсез, мул өстәлләрдә, тулы тормыш белән, гаилә белән, матур, тыныч ел алып килсен иде, дип өмет итәм. Шуңа бик ышанам! Аждаһа үзенең кайнарлыгы, матурлыгы белән елыбызны бизәсен иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100