2022 елның төп 13 вакыйгасы
2022 ел тарих битләренә кереп калырлык вакыйгаларга аеруча бай булды. «Интертат» илебез һәм республикабыз халкы өчен елның иң истәлекле вакыйгаларын барлый.
1. Махсус хәрби операция
24 февральдә Россия Украинада махсус хәрби операция башлады. Россия Президенты Владимир Путин бу карарны Донбасс халкын Киев режимы тарафыннан 8 ел буе барган геноцидтан һәм кысрыклаудан яклау өчен кабул итүе турында аңлатты. Президент НАТОның көнчыгышка таба киңәюен булдырмау кирәклеген дә әйтте. Донбасста яшәгән тыныч халык Россия төбәкләренә эвакуацияләнде. Алар өчен россиялеләр гуманитар ярдәм оештырды.
Күп кенә сәяси һәм хәрби экспертлар «махсус операция кыска вакытта төгәлләнәчәк» дип фаразласалар да, әлегә аның очы-кырые күренми.
2. Өлешчә мобилизация һәм...
Башта ярты ел буе махсус хәрби операция контракт килешүе нигезендә хезмәт итүчеләр көче белән барды. Хәрби операция өчен җаваплы затлар «илдә мобилизация булмаячак» дип ышандырсалар да, Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдән Россиядә өлешчә мобилизация башлану турында карар кабул итте. Россия оборона министры Сергей Шойгу ил буенча 300 мең ир-ат тупланганын белдерде. Һәр төбәктән хәрби операциягә озатылган кешеләр саны дәүләт серенә әверелде. Татарстаннан һәм аның һәр районыннан күпме ир-ат җәлеп ителгәне җәмәгатьчелеккә әйтелмәде. «Интертат» өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән репортажлар биреп барды.
...шуңа бәйле мөһаҗирлек
... Өлешчә мобилизация белән бәйле Россиядә мөһаҗирлек дулкыны күтәрелде. 21 сентябрьдән соң меңләгән россиялеләр туган илләреннән чит илләргә китте. Казахстан, Грузия, Финляндия чикләрендә дистәләгән километрга сузылган бөкеләр хасил булды. Кешеләр хәтта машиналарын юл кырыенда ташлап, велосипедка, самокатка атланып чит илгә чыгып китте. Мөһаҗирләр саны буенча рәсми мәгълүматлар юк. «Forbes» басмасы октябрь башында 600-700 мең кеше турында язды. Кремль вәкиле Дмитрий Песков бу мәгълүматны кире какты, ләкин төгәл рәсми саннарны әйтүче булмады. Декабрьдә Дәүләт Думасы депутатлары чит илдән эшләп, Россия компанияләреннән хезмәт хакы алуны чикләргә кирәк дигән тәкъдимнәр әйттеләр, тик әлегә закон чыгуы мәгълүм түгел. Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев декабрь азагында белдергәнчә, чит илләргә 100 меңләп IT-белгеч киткән һәм шуларның 80 проценты Россиягә читтән торып эшләвен дәвам итә. Башка тармакларда эшләүчеләрне дә исәпкә алсак, берничә йөз мең мөһаҗир булуын чамаларга мөмкин. Алар арасында барыбызга да мәгълүм артистлар, сәясәтчеләр дә бар.
3. Цензура артуы
Махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә мәгълүмат чыганаклары белән эш катгыйланды. Роскомнадзор элек елга ике кисәтү булганда мәгълүмат чараларын яба алса, хәзер беренче очракта ук мәгълүмат чарасы ябыла ала. Шул рәвешчә, Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары дип тамга сугылган массакүләм мәгълүмат чараларына керү чикләнде. Илдә озак еллар буе эшләгән оппозицион мәгълүмат чаралары, шул исәптән «Эхо Москвы» да ябылды.
Россия генпрокуроры Игорь Краснов августта «Коммерсанть» газетасына биргән интервьюда махсус хәрби операция башланганнан бирле 138 мең интернет-ресурс чикләнүен яки бетерелүен белдерде.
«Фейклар»га каршы көрәш» юнәлешендә эш нәтиҗәсендә берничә популяр социаль челтәр тыелды, аларга керү чикле. Кайбер социаль челтәрләр Россия кулланучыларын үзләре чикләде. Россиядә популяр социаль челтәрләрне алыштырырга сәләтле аналоглар ачыла дип белдерелсә дә, аларның берсе дә эшләп китә, популярлык казана алмады. Кулланучылар, ВПНнар ярдәмендә шул ук социаль челтәрләр белән куллануны дәвам итә.
Март аенда Административ хокук бозулар кодексына «Армиягә тап төшергән өчен» дигән яңа маддә керде (ст. 20.3.3 КоАП). Хокук бозучыларга 30 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф сала башладылар. 15 октябрьдә «Коммерсанть» газетасы язган мәгълүматларга караганда, Россия судлары өч ай эчендә яңа маддә буенча 2504 кешегә барлыгы 85,7 млн сум штраф салган.
Кораллы көчләргә гаеп ташлаучыларга җинаять җаваплылыгы да яный. Армия турында фейк тараткан өчен Мәскәү шәһәренең Красносельский районы депутаты Алексей Горинов җиде ел төрмәдә утыруга хөкем ителде. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Горинов депутатлар утырышында хәрби операцияне «дөрес» атамаган, рәсми чыганакларга сылтама ясап тормыйча, һәлак булучылар санын әйткән һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим иткән.
4. «Макдоналдс» һәм башка чит ил брендларының китүе
Махсус хәрби операция башлану сәбәпле, март башында күп кенә чит ил компанияләре Россиядә эшчәнлеген туктатты. Аларның күбесе берничә айдан бездәге эшчәнлеген дәвам итсә, бер өлеше әлегә әйләнеп кайтырга уйламый. «Икеа», «Макдоналдс», «Кока-кола», «Найк», «Адидас», «Пандора», «Эпл», «Сони» һәм башка танылган брендлар мәңгегә хушлашты кебек. Кайберләренең товарлары күренсә дә, алар безнең киштәләргә өченче илләр аша керә. СССРда сәяси һәм икътисади реформалар башлану символына әверелгән «Макдоналдс»ның ябылуын гына да ел вакыйгасына тиңләргә буладыр.
5. Машиналарның «якын килә алмаслык» кыйммәтле товарга әйләнүе һәм бәяләр артуы
Быел машина бәяләре, бигрәк тә Америка, Европа, Япония компанияләренеке, кискен артты. Соңгы 20 елда автомобильләргә моның кадәр бәя артканы юк иде. «Ведомости» газетасы, «Автостат»ка сылтама белән, машина бәяләре 9 айда уртача 19 процентка артуын яза, ләкин автосалоннарга кереп караучылар бу саннарның шактый киметелгәнен күрә ала. «Европа бизнесы ассоциациясе» 7 елга кадәр кулланышта булган машиналарның 9 айда 50 процентка кыйммәтләнгәнен күрсәтә. «Автостат» аналитикасы буенча, Россиядә гыйнвар – сентябрь айларында яңа машиналар узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 59 процентка кимрәк сатылган. Моның төп сәбәбе чит ил заводларының Россиядә эшчәнлеген туктату һәм Америка белән Европа арасында чикләр ябылу аркасында бәяләрнең кискен артуда күренә.
2015 елдан бирле беренче мәртәбә рәсми инфляция 10 проценттан югары үрмәләде. 90нчы елларда, 2000нче еллар башында бәяләр ел саен сизелерлек артып торуы гадәти күренеш иде. Соңгы 7 елда бәяләр чагыштырмача тотрыклы торды, ә быел кайбер айларда инфляция 18 процентка якынлашты. Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, Татарстанда октябрьдә инфляция 12,79 процент тәшкил иткән, азык-төлеккә бәя 13,77 процентка, көнкүреш товарларга – 13,29 процентка, хезмәт күрсәтүгә 10,84 процентка арткан.
6. Казанда Җәмигъ мәчетенә урын билгеләү
Быел, ниһаять, татар җәмәгатьчелегенең озак еллар хыялланган Җәмигъ мәчетенең урыны билгеләнде һәм 20 майда элекке «Кырлай» паркында мәчет төзелешенә истәлек ташы ачылды. Тантаналы чарада Россиянең 76 төбәгеннән, 5 чит илдән килгән XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары да катнашты. Кунаклар арасында Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов бар иде. Күренекле кунаклар алдында Җәмигъ мәчетен салуга старт бирүне «боз кузгалды» дип аңларга була.
Җәмигъ мәчетенең эскиз проектына халыкара конкурс игълан ителгән иде. Махсус комиссия 40тан артык эштән беренче урынга 2 җиңүчене – Мәскәүдән «Гинзбург Архитектс» бюросы белән Казаннан архитектор Айвар Саттаров проектларын сайлап алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, экспертлар якын арада 2 вариантның берсенә тукталачак, һәм киләсе елда төзелеш башланачак. «Ялгышырга ярамый. Якын арада карар кабул ителәчәк. Сайлау алай җиңел түгел», – диде Рөстәм Миңнеханов 26 декабрьдә журналистлар белән очрашуда.
7. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтү
Россиядә, шул исәптән Татарстанда зур дини вакыйга булып узды – быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелде. Истәлекле чаралар төрле төбәкләрдә оештырылды. Бу вакыйганы ил күләмендә бәйрәм итүне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бәйрәм чараларының кульминациясе 21 майда Татарстанда – «Изге Болгар җыены»нда булды. Җыенга Россиянең барлык диярлек төбәгеннән, чит илләрдән дин әһелләре җыелды. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан тагын бер зур чара буларак Ибн Фадланның Идел буе Болгарстанына сәяхәте турында документаль-нәфис фильм төшерүне дә искә алырга кирәк. «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмына Казан халыкара мөселман кинофестиваленең махсус призы бирелде.
8. Актанышта «тәре скандалы»
Актанышның мөселман зиратында тәре киселү очрагы федераль масштабтагы шау-шуга әверелеп, июнь аенда район башлыгы Энгель Фәттаховның эшеннән китүенә сәбәп булды. Шул ук кабер өстендәге тәре беренче мәртәбә узган елның көзендә киселгән иде. Ул вакытта вандаллык гамәлендә гаепле кешеләр ачыкланмады. Хокук бозу икенче мәртәбә кабатлангач, шау-шу федераль дәрәҗәдә купты, район башлыгы үз теләге белән эшеннән азат итүләрен сорады.
9. Коронавирус чикләүләренең бетүе
Июльдә Роспотребнадзор илдә коронавирус чикләүләрен бетерде. Җәмәгать урыннарында 2020 ел азагыннан бирле кигән битлекләрне, ниһаять, салырга рөхсәт иттеләр. Социаль дистанция, QR-кодлар белән генә кибеткә, җәмәгать транспортына керү кебек таләпләр дә бетерелде. Тормыш рәвешенә әверелгән чикләүләрдән азат ителгән халык «җиңел сулап» куйды.
10. Татарстанда халык саны артуы
Быел 2021 елда узган җанисәпнең беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Статистика мәгълүматлары буенча, Идел буе федераль округында халык саны иң күбе Татарстанда арткан. Татарстанда 11 ел эчендә халык саны 5,8 процентка артып, арту күрсәткече буенча безнең республика илнең иң яхшы 10 төбәге рәтенә керде. Дөрес, халык саны күбесенчә Казанда арткан. Башкалада 2010 елда 1 млн 143,5 мең кеше яшәгән булса, 2021 елда 1 млн 308,7 меңгә җиткән. Артым 14,4 процентны тәшкил иткән. Димәк, бүгенге көндә Казан яшәү өчен илнең иң уңайлы шәһәрләре рәтенә керә.
11. «Президент» атамасының «Рәис»кә әйләнүе
Яңа ел алдыннан, 23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Президент» атамасын «Рәис»кә әйләндерүне хуплады. 21 ел элек алынган җитәкче атамасы үзгәрүен ел вакыйгасына кертергә мөмкиндер. «Рәис» сүзе гарәп теленә «президент» дип тәрҗемә ителә. Гарәп илләре җитәкчеләре бөтенесе диярлек гарәпчә «Рәис» дип языла, шуңа күрә депутатлар яңа атаманы иң уңышлысы, дип тапты.
Рәис атамасы яңа сайланган республика җитәкчесенә генә кагыла, ягъни Рөстәм Миңнеханов үз срогын Президент буларак эшләячәк.
12. Яңа «Казан – Мәскәү» трассасының беренче участокларында транспорт йөри башлавы
Быел М12 «Казан – Түбән Новгород – Мәскәү» трассасының Мәскәү ягыннан беренче участокларында транспорт йөри башлады. Мәскәүнең үзәк боҗра юлыннан Орехово-Зуевога кадәр 22 км өлеше сентябрьдә кулланышка тапшырылды. 13 декабрьдә Владимир өлкәсендә яңадан 58,2 км юл ачылды. Яңа юлдан Казаннан Мәскәүгә кадәр машиналар киләсе ел азагыннан йөрергә тиеш, дип ышандыра «Росавтодор». Түләүле юлның бәясе бер километрга уртача 3-4 сум булачак.
М12 проекты якынча 800 км озынлыктагы автомагистраль төзүне күздә тота. Ул Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләрен, Чувашия һәм Татарстан республикаларын тиз йөрешле автомобиль юллары челтәре белән тоташтырачак.
Шулай ук республика программаларының берсе дә кыскартылмавын, халык өчен социаль объектларның төзелүен, ишегалларын төзекләндерүе дәвам итүен дә билгеләп үтәргә кирәк.
13. Гражданнар авиациясе өчен Казанда ТУ-214 самолетлары җитештерелә башлавы
Чит ил продукциясенә санкцияләр кертелү «импортны алыштыру» программасы юнәлешендә эшләргә кирәклеген тагын бер күрсәтте. Март аенда принтер өчен гап-гади кәгазьләр генә кытлыгы да бу юнәлешнең ни дәрәҗәдә аксавын күрсәтә. Әмма уңай күренешләр дә бар. Шуларның берсе – Татарстанда. Шуңа күрә, бу вакыйганы ел яңалыгы дип санарга уйладык.
Быел апрельдә Казан авиация заводы гражданнар авиациясе өчен ТУ-214 самолетлары җитештерүгә кереште. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко беренче 3 самолет 2023 елда кулланышка тапшырыласын, ә 2027 елга кадәр Казан Россия авиациясенә 20 заманча самолет бирәсен белдерде. Беренче партияне «Аэрофлот» инде көтә. Очкычлар безнең илдә җитештерелгән детальләрдән һәм двигательләрдән җыелачак. Санкцияләр аркасында чит ил самолетларына чикләүләр кертелү сәбәпле, үзебезнекеләренә ихтыяҗ артты. Ихтыяҗны канәгатьләндерүгә беренчеләрдән булып Казан авиазаводы кереште.