Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2021 ел югалтулары: арабыздан киткән милләттәшләребез

Үлемгә бер сәбәп дигән сүз бар: кемдә - коронавирус, кем фаҗигагә юлыккан, кем яман шештән, кем башка чир белән авырып... 2021елда төрле сәбәпләр аркасында гомере өзелгәннәр белән корбаннар исемлеге тагын да тулыланды. Күренекле шәхесләр арабыздан китүе аркасында, татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

news_top_970_100
2021 ел югалтулары: арабыздан киткән милләттәшләребез

ГЫЙНВАР

1 гыйнварда тарих фәннәре кандидаты, этнограф ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында һәм Альфред Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәре булып эшләгән Наил Халиков вафат.

1 гыйнварда язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффар вафат.

19 гыйнварда озак еллар «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкарган Рәфикъ Юнысов вафат.

20 гыйнварда тарихчы Булат Солтанбәков вафат.

ФЕВРАЛЬ

17 февральдә, озакка сузылган каты авырудан соң, галим, язучы, шагыйрь Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов вафат.

22 февральдә фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор Фатих Урманчеев вафат.

25 февральдә Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.

МАРТ

4 мартта татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллин вафат.

13 мартта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат.

15 мартта совет елларында партия һәм дәүләт эшлеклесе, ТАССРның Алабуга һәм Яшел Үзән районнарын җитәкләгән Салихҗан Габдуллин вафат.

АПРЕЛЬ

10 апрельдә танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат.

17 апрельдә журналист Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) вафат.

22 апрельдә озак еллар Казан дәүләт университетында педагогика фәнен укыткан галим, педагог Камил Биктаһиров вафат.

30 апрельдә күренекле композитор, популяр җырлар авторы Рафаил Бакиров вафат.

30 апрельдә татар галиме, профессор, тарихчы Надир Дәүләт Төркиянең Истанбул шәһәрендә яман шештән вафат булган. 

МАЙ

4 майда күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат.

28 майда Буа дәүләт драма театры хезмәткәре Фәйзрахманов Ирек Мансур улы вафат.

ИЮНЬ

4 июньдә Татарстанның ДОСААФ оешмасы башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов вафат.

12 июньдә Ленинград өлкәсенең Выборг районы башлыгы Илдар Гыйләҗев вакытсыз вафат булды.

ИЮЛЬ

5 июльдә Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты — Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат.

9 июльдә «ТАИФ» АҖ Производство-коммерция идарәсенең тышкы икътисади эшчәнлеге хезмәте җитәкчесе Зөлфия Шиһабетдинова вафат булган.

15 июльдә татар халкының күренекле шагыйре Салават Рәхмәтулла вафат.

19 июльдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­ле­се, Бөтенроссия конкурсы лауреаты, югары белемле профессиональ музыкант Харис Шәрип улы Нигъмәтҗанов вафат.

20 июльдә язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова вафат.

27 июльдә 83 яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат.

АВГУСТ

2 августта Үзбәкстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Үзбәкстан сәнгать академиясе академигы, Үзбәкстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам, график Марат Садыйков вафат.

4 августта Казан циркы белән 25 ел идарә иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Шәрифуллин вафат.

5 августта Казанда Татарстан телевидениесе ветераннарының берсе Тәлгать Фәтхулла улы Сабитов вафат.

10 августта фехтование буенча РСФСР һәм СССРның атказанган тренеры Рамил Әюпов вафат.

16 августта икътисад фәннәре докторы, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклаган галим, профессор, академик, язучы, икътисадчы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат.

22 августта Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат.

25 августта күренекле татар язучысы Нур Гариф улы Әхмәдиев вафат.

СЕНТЯБРЬ

3 сентябрьдә Милли хәрәкәт ветераны, 1990-2000 елларда Казан дәүләт советы депутаты булган Шамил Каюмов вафат.

6 нчы сентябрь көнне Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим вафат булды. Хатыны Диләрә ханым сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле китеп барган.

8 сентябрьдә рәссам, каллиграф, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәтдинова вафат.

23 сентябрьдә озакка сузылган каты авырудан соң балалар язучысы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Мәрзия Фәйзуллина вафат.

29 сентябрьдә Камал театрында 40 елдан артык диктор-тәрҗемәче булып хезмәт иткән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәрәфиева вафат.

ОКТЯБРЬ

1 октябрьдә Татарстанда билгеле журналист Олег Сафиканов вафат.

2 октябрь көнне язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин коронавирустан вафат булды. Җәмил Сафиуллин белән Чаллының Тәүбә мәчетендә хушлаштылар.

4 октябрьдә Әлмәттә инвалидлар җәмгыятенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ләйлә Фаяз кызы Гайфуллина вафат.

5 октябрь көнне Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры, Балык бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Гарифулла улы Хәйруллин вафат.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (УФСИН) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе, УФСИН Иҗтимагый Советы рәисе, «Ярдәм» фонды хезмәттәше, Татарстанның атказанган юристы Рафаил Дәүлиев 69 яшендә вафат булды.

11 октябрь көнне Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты, публицист Фәндәс Сафиуллин вафат булды. Аңа 85 яшь иде.

11 октябрьдә танылган балалар хирургы, Балалар Республика клиник хастаханәсенең пешү бүлеге мөдире Яхъя Мостафин вафат.

10 октябрь көнне шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова коронавирус зәхмәте аркасында мәңгелеккә күзләрен йома.

18 октябрьдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Фәттахова вафат. Римма Вәли кызы Лениногорск районында татар телендә мөстәкыйль «Заман сулышы» газетасын нәшер итүнең башында тора.

19 октябрьдә композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Якупов вафат.

21 октябрьдә Илеш районыннан Уфа татар хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов вафат.

25 октябрьдә КФУның филология фәннәре докторы, профессор, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы профессоры Камил Рәхим улы Галиуллин вафат.

31 октябрьдә Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, рәссам Зөфәр Низамов 72 яшендә вафат.

НОЯБРЬ

3 ноябрьдә ТАССРның элеккеге финанс министры Рафаэль Минһаҗев Казанда вафат булган.

7 ноябрь көнне язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова 67 яшендә коронавирус аркасында дөнья куйды.

9 ноябрьдә җырчы Нурислам вафат.

10 ноябрьдә Пенза өлкәсе Мөселман өммәте зур югалту кичерә. Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең иң өлкән имамы Фатыйх Әюп улы Еникиев вафат.

11 ноябрьдә, Самара шәһәре Җәмигъ мәчете шурасының элеккеге рәисе Фәрит Мотталлап улы Әюпов 70 яшендә вафат.

12 ноябрьдә, озак авырудан соң Бөек Ватан сугышы ветераны, генерал-майор Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов Мәскәү госпиталендә вафат.

13 ноябрьдә Симферополь шәһәре татарларының «Идел» милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Алиева вафат.

63 яшендә танылган Татарстан фермеры, Татарстан Югары советының элеккеге депутаты (1991-1995) Морат Сираҗин вафат булды. Ис тиеп үлгән дип фаразлана.

15 ноябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылы имам-хатыйбы Абдулкадер Кәримов вафат.

15 ноябрьдә Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмурый Гафиятуллина 103 яшендә вафат булган.

17 ноябрьдә Коми Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясенә нигез салучыларның берсе, Усинск шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуй оештырган Тәүфыйк Бәдретдинов вафат.

22 ноябрьдә татар телендә югары белем бирүне алга сөргән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов 72 яшендә вафат.

25 ноябрьдә татар милли хәрәкәте активисты Илдус Садыйк вафат. 

ДЕКАБРЬ

1 декабрь көнне Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә имам булган, аннары Мәскәүнең «Тарихи» мәчетендә имам булган Хәсән хәзрәт Фәхретдинов вафат.

8 декабрьдә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Азат Әхмәдуллин вафат.

6 декабрьдә 94 яшендә КПССның Биектау райкомының элеккеге беренче секретаре, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәхим Мортазин вафат.

10 декабрьдә 66 яшендә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең табиб-онкологы Вәгыйз Рәис улы Фазылҗанов вафат.

15 декабрьдә журналист Зимфира Гыйльметдинова коронавирустан вафат булды.

Ни кызганыч, 2021 ел безнең арадан бик күп милләттәшләребезне алып киткән. Россия төбәкләрендә дә бик күп татарлар дөнья куйган, алар арасында дин әһелләре дә, сәнгать вәкилләре дә, башка һөнәр ияләре дә бихисап. Бу исемлектә булганнарның да, исемлеккә кермәгән дистәләгән әрвахларның да урыны оҗмахта булсын! Авыр туфраклары җиңел булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100