Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 елда Татарстан һәм татарлар кемнәрен югалтты?

2019 ел азагына якынлашып килә. Сөенечләре, көенечләре, табышлары, югалтулары да бар... Кызганыч, Татарстан һәм татарлар үсешенә өлеш керткән бик күп мәдәният, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре гүр иясе булды. «Татар-информ» быел арабыздан киткән шәхесләрне барлый.

news_top_970_100
2019 елда Татарстан һәм татарлар кемнәрен югалтты?

ГЫЙНВАР

4 гыйнвар

Татарстанның халык язучысы, тарихи романнар авторы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

Мөсәгыйть Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдулла районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша.

1971 елның июненнән М. Хәбибуллин Казанда яши.

2019 елның 5 гыйнварында Самосыроводагы татар зиратында җирләнде.

13 гыйнвар

13 гыйнварда, милләтпәрвәр шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Басыйр ага Рәфыйков вафат булды.

Басыйр Шаһинур улы 1921 елның 10 февралендә Мамадышта туа, 1931 елда Магнитогоскига килә, соңгы тормыш юлы Чиләбе өлкәсендә уза. Троицк каласында ул булмаган мәдәни чараны күз алдына китерү кыен. Ул Троицкиның төрле уку йортларында тарих укытучысы, директор урынбасары, директор булып эшли. «Җырым сиңа минем», «Кадерле минутлар», «Туган тупсалар», «Кара каен», «Вакыт җиле», «Вакыт әманәте», «Уйланыр вакыт», «Кипмәс чишмә», «Көзге чәчәкләр» китаплары авторы.

16 гыйнвар

Татарстанның халык җырчысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970) Илһам Шакиров, озакка сузылган көчле авырудан соң, 84 яшендә вафат булды.

Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.

1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.

Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнде.

20 гыйнвар

Димитровград шәһәренең «Восход» мәдәният йортында концерт вакытында «Карлыгач» музыкаль ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова сәхнәдә «Елама, ярсыма» җырын җырлаганда егылып үлде.

Концертта булучылар бу чыгышны видеога төшереп торган була. Җырчының вафат булу мизгеле кадрга эләгә.

ФЕВРАЛЬ

8 февраль

Танылган меценат, озак еллар Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы башлыгы булып эшләгән җитәкче, Бөтендөнья татар конгрессы президиумы әгъзасы Эдуард Ганиев вафат булды.

Эдуард Ганиев 1952 елда Иске Кулаткы районында туган. Ульяновскида педагогика институтын тәмамлаган, районда мәктәп директоры булып эшләгән. Фән белән шөгыльләнде, электротехник фәннәр докторы, Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе мактаулы исеменә лаек булды.

Иске Кулаткы районын да җитәкләп, якташларының тормыш шартларын яхшырту, татар милли мәдәни мирасын саклау өчен дә күп көч куйды.

15 февраль

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратовның юл һәлакәтендә гомере өзелде. 36 яшьлек имамның алты баласы ятим калды.

Хәзрәт «Лада Гранта» автомобилендә Казаннан Мөслимгә кайтып барганда Чаллы трассасында, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп каплана.

16 февраль

Күренекле журналист, озак еллар дәвамында элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының һәм «Азат хатын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Венера Ихсанова 86нчы яшендә вафат булды.

Венера Ихсанова (23.08.1933) — журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында туа. Әти-әнисе икесе дә орденлы укытучылар. Мәк¬тәпне тәмамлауга, игезәк туганы Ренат белән Казан педучилищесына укырга керә. Соңрак, 1958 елда, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Журналист эшчәнлеген «Совет Татарстаны» газетасында башлап җибәрә. 1960 елда аны «Яшь ленинчы» газетасына баш мөхәррир итеп чакыралар. Сугыштан соң чыгудан тукталган газетаны кабат торгызу эше йөкләнә аңа. 1977–1988 елларда — «Азат хатын» журналы баш мөхәррире.

МАРТ

3 март

Мәскәүдә 87нче яшендә танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Хурамшин вафат булды.

Тәлгать Закир улы Хурамшин Башкорт АССРның Чишмә районы Ибраһим авылында туган. СССРның атказанган уйлап табучысы, 49 уйлап табылган эш авторы. Күренекле хезмәт уңышлары өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Ул СССР Министрлар Советы премиясенә лаек була, Ленин, Октябрь Революциясе орденнары, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, 40тан артык төрле грамота һәм билгеләр белән бүләкләнә.

5 март

70 яшендә танылган фотограф Шамил Абдюшев авырудан соң вафат булды.

Шамил Абдюшевның эшчәнлеге басма һәм электрон матбугат чаралары белән бәйле.

Шамил Абдюшев — Татарстан журналистлары һәм редакторлары арасында танылган шәхес. Аның фотосурәтләре барлык газета-журналларда да диярлек чыгып барды. 2014 елның августында Казанның Халыклар дуслыгы йортында фотографның 65 еллыгына багышланган «С изюминкой» дип аталган шәхси күргәзмәсе уздырылды. Күргәзмәдә 100дән артык эш тәкъдим ителгән иде.

7 март

Минзәлә театры актрисасы, Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина 93нче яшендә вафат булды.

Нәсимә Мансур кызы Җиһаншина 1926 елның 1 апрелендә Актаныш районының Пучы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан театр училищесына укырга кергән. 1946 елда Минзәлә татар драма театрында эшли башлаган, анда 40 елга якын хезмәт куйган.

Тамашачы аны Мирхәйдәр Фәйзинең шул исемдәге пьесасында Галиябану, Сәет Шәкүровның «Тамырлар»ында Саҗидә һ.б. рольләре аша белә. Ул үз геройларының милли сыйфатларын гаҗәеп нәфислек белән ачып бирә белүе белән таныла.

18 март

Казанда танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешов 39 яшендә вафат булды.

Алексей Кулешов пневмония — үпкә ялкынсынуыннан өзлегү нәтиҗәсендә шәһәр хастаханәләренең берсендә үлде.

Алексей Кулешов Самарада туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Башта ул Яшел Үзән телевидениесендә, аннары «СТС-Казань» каналында яңалыклар хезмәтендә, Татарстанның Экология министрлыгында «Альтернатива» телестудиясендә хәбәрче булып эшли.

2003 елдан — «Эфир» телеканалында. Алексей Кулешов яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып эшли башлый, аннары «Город» һәм «Тема» тапшыруларын алып бара.

АПРЕЛЬ

8 апрель

Республика Дәүләт Советының элеккеге рәисе, Татарстанның элеккеге вице-президенты Василий Лихачев 68 нче яшендә вафат булды.

Василий Николаевич Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгородта туган. 1975 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1988—1990 елларда КПССның Татарстан обкомында дәүләт-хокукый бүлекне җитәкләгән. 1990—1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе булган.

1995—1998 елларда ТР вице-президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе һәм Россия Федерация Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарды. 1998 елдан 2003 елга кадәр Брюссельдә Европа берлегендә Россиядән даими вәкил.

2010 елдан Россия юстиция министры урынбасары. 2016 елның 3 мартыннан Россия Үзәк сайлау комиссиясе составында.

Казанның Арча зиратында җирләнде.

МАЙ

27 май

Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры һәм өлкәдәге «Туган тел» татар оешмасы җитәкчесе Фәрхәд Мәхмүтов кинәт вафат булды.

Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтов 1972 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Аңа 7 яшь булганда, аларның гаиләсе Самара өлкәсе Красноярск районы Ялтай (Угловой) бистәсенә күченә.

1997 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлаган. Фәрхәд Мәхмүтов 2014 елдан «Туган тел» җәмгыятенең, 2017 елдан Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры. Самара өлкәсендә соңгы елларда уздырылган барлык милли чараларда катнашкан шәхес.

ИЮНЬ

8 июнь

Краснодар крае татарларының «Болгар-К» милли оешмасы рәисеВасил Ягъфәров (Ягофаров) тромб өзелү нәтиҗәсендә кисәк вафат була.

Васил Ягъфәров Свердловск өлкәсендә туган. Әти-әнисе күченеп китү сәбәпле, беренче класска Кубаньда укырга керә, соңыннан Кировскига күченеп китәләр. Армиядән кайткач, Васил Ягъфәров Кубаньга әйләнеп кайта, профтехучилищеда эшли, аннан соң эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, такси ача. Аның кул астында 200 кеше эшләгән.

Васил Ягъфәров 2003 елда Валерий Хәйруллин белән «Болгар-К» татар берлеген оештыра.

Краснодар краендагы милли чараларны уздырган активист. Васил Ягъфәров сабан туе көнне вафат булды, шул сәбәпле, шәһәрдәге бәйрәм башка көнгә күчерелде.

26 июнь

79 яшендә ТАССРның халык артисты, К.Тинчурин театры артисты Һаҗәр Шәкүрова вафат булды. Бөтен тормышын театрга багышлаган артистларның берсе.


Һаҗәр Шәкүрова 1940 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 1963-1964 нче елларда Курчак театрында, ә 1964 нче елдан Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) эшли башлый.

Эшли башлавының беренче ун еллыгында Һаҗәр Закировна тудырган иң матур рольләрнең берсе — Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Айгөл иле» спектаклендә Айгөл образы. В. Сәйфуллинның «Умырзая» спектаклендә — Әлфия, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендә — Камилә, Т.Миңнуллинның «Гармунда уйный беләсеңме?» спектаклендә — Мәрзия, Г.Зәйнашеваның «Җаным җәл түгел сиңа» спектаклендә — Зөһрә, Аяз Гыйләҗевның «Көнбагыш» спектаклендә Лиза, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» спектаклендә тынгысыз «Мөршидә, И. Грекованың «Тол хатыннар көймәсе» спектаклендә сугыш блокадасын кичергән Флюра, У. Гаджибекованың «Аршын мал алан» спектаклендә хәйләкәр, шаян Җиһан һәм башка дистәләгән рольләр.

30 июнь

Татар драматургы Әмир Камалиев вафат булды. Аңа 59 яшь иде.

Әмир Камалиев Аманулла тәхәллүсе белән иҗат итте. Күренекле драматургка 2020 елның маенда 60 яшь туласы иде. Күпсанлы драма әсәрләре «Әлепле әртисләре», «Көзге кырау» һ.б. авторы.

Аның соңгы эшләренең берсе — ТНВ каналында төшереләчәк «Рәхәт яшибез!» ситкомы өчен сценарийлар.

Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган «Җәйге кырау» драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга.

1 июль

Казанда архитектор, Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге әгъзасы Әнвәр Габдрахманов вафат булды. Аңа 66 яшь иде.

Әнвәр Габдрахманов Казан һәм Татарстанның танылган кешеләренә багышланган документаль фильмнар авторы буларак билгеле. Аның геройлары-сәясәтчеләр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре. Аларны төшергәндә, ул бер үк вакытта сценарист, режиссер, оператор һәм продюсер да булган.

Әнвәр Габдрахманов тамашачыларга «Мин кешеләрне яратам» (Татарстанның беренче Президенты турында), «Хәсән Туфан», «Якуповлар рәссамнар династиясе», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә Татарстанның керткән өлеше», «Әлфия Авзалова белән очрашу», «Казан алтыны серләре» һәм башка фильмнары белән таныш.

13 июль

Чаллыда танылган фотограф, рәссам-дизайнер Фаил Исламов 58 яшендә вафат булды. Фаил Исламовны туган ягы, Актаныш районы Уръяды авылында җирләделәр.

Фаил Исламов 22 ел дәвамында Татарстанда чыга торган татарча балалар газетасы «Көмеш кыңгырау”да эшләгән, республика һәм шәһәр журналистика конкурсларында җиңгән, татар мәдәнияте белән бәйле чараларда актив катнашкан, туган телне саклау мәсьәләсендә үз фикерен актив белдергән шәхес.

22 июль

Актер, «Татарстан» радиосында озак еллар буе диктор булып эшләгән Николай Игнашов вафат булды.

Танылган дикторның тавышын хәзерге вакытта Казандагы җәмәгать транспортында, радиода, аудиоязмаларда ишетергә мөмкин.

Николай Игнашов 1955 елда Красноярск шәһәрендә туа. Мәдәният институтында рус драмасы актеры белгечлегенә укый. Соңыннан, Казанга кайтып, Качалов исемендәге театр актеры була. Аннары күп еллар «Татарстан» радиосында диктор булып эшли. Соңгы көнендә «Азан» радиосы белән хезмәттәшлек итә.

АВГУСТ

8 август

Казандагы Изге Ана Тихвин чиркәве рухание, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные протоиерей Павел Павлов вафат булды.

Павел атакай керәшен җәмгыятен тергезүнең нигезендә торган шәхес. Павел Павлович Павлов Зәйдә туган, Түбән Кама, Алабуганың Мурзиха авылы мәктәпләрендә укыган. Армиядән соң Мәскәү рухи семинариясен тәмамлаган. 1984 елда диакон, 1985 елдан — священник. Марий АССРның Изге Никольск дин уку йорты настоятеле булган, аннары Казандагы Изге Никольск соборына күчерелгән.

1989 елда соңгы ун елда беренче тапкыр чиркәү керәшен телендә дога кыла. 1993-1995 елларда Петропавел соборындагы керәшен берлеге җитәкчесе була. 1995 елдан — Керәшен чиркәве настоятеле.

26 август

Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты һәм Татарстанның Әлмәт муниципаль районының элекке башлыгы Ришат Әбүбәкеров 60 яшендә вафат булды.

Ришат Фазлетдин улы Әбүбәкеров Казан инженерия-төзелеш институтын тәмамлаган, «Татнефть» генераль директоры ярдәмчесе, иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы, «Татнефть» ГАҖ җитәкчеләре аппараты башлыгы, генераль директорның кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары булып эшләгән.

2001 елдан 2005 елга кадәр Әлмәт халык депутатлары берләштерелгән советы рәисе, Әлмәт районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы булган. 2006 елдан 2011 елга кадәр Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасын башкара.

2011 елның декабрендә Ришат Әбүбәкеровны алтынчы чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды.

ОКТЯБРЬ

9 октябрь

Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафат булды.

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1988 елда «XVII–XIX гасырда татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Фәнни җитәкчесе — профессор Миркасыйм Госманов.

2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.

Җәүдәт Миңнуллин — 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган.

12 октябрь

Озакка сузылган авырудан соң скульптор Рада Нигъмәтуллина вафат булды.

Рада Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесын һәм Ленинградтагы сәнгать Академиясен тәмамлаган. Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы. 2007 елда аңа ««Тукайны яратып» сериясендәге хезмәтләре өчен (тагын ике автор) Тукай премиясе бирелә.

16 октябрь

Озак вакытлы авырудан соң 77нче яшендә бөек татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды.

Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм «Туган тел» Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде.

НОЯБРЬ

8 ноябрь, 12 ноябрь

Татар КВНчылары Фәридә Таштабанова, Ильяс Хәсәнов вафат була.

Төнге 23 сәгать тирәсендә М-7 (Мәскәү — Уфа) трассасының 924нче километрында коточкыч фаҗига була. Казаннан Чаллыга «Фольксваген» машинасында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан кайтып баручылар авариягә эләгә. Җиңел машина КАМАЗ артына килеп керә.

Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук һәлак була. Соңрак, 12 ноябрь көнне, Республика клиник хастаханәсендә 30 яшьлек Ильяс Хәсәнов үлә. Рульдә клубның тагын бер мөхәррире Руслан Харисов була. Ул да, тавыш режиссеры Руслан Тюпа һәм администратор Екатерина Захарова төрле тән җәрәхәтләре ала.

29 ноябрь

ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев вафат булды.

Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1976 елдан).

1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли. ТАССРның атказанган артисты (1980). ТАССРның халык артисты (1987).

ДЕКАБРЬ

3 декабрь

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды.

Республика татар күчмә театры (1963-1988 елларда) һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (1988 елдан) актрисасы. 1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе. РСФСР атказанган (1987), ТАССР атказанган (1973) һәм халык (1981) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2018).

1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында җыр-моң сөюче, гармунчы гаиләсендә туган.

1963 елдан театрда хезмәт итә. Башта бутафор, сәхнәдә техник хезмәткәр була, соңрак рольләр дә ышанып тапшыралар. Тәҗрибә туплый-туплый, театрда 55 ел хезмәт куя.

10 декабрь

ТР атказанган табибы, Казан шәһәре 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең шәһәр аллергология үзәге җитәкчесе Наилә Рәхмәтуллина озак авырудан соң вафат булды.

Наилә Рәхмәтуллина медицина фәннәре кандидаты, ТР ССМ Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгеч-эксперт аллергологы буларак билгеле иде.

13 декабрь

ТАССРда Коммунистлар партиясенең Куйбышев районы комитетының элеккеге беренче секретаре, РСФСР халык мәгарифе отличнигы Николай Гурьев 87 яшендә вафат булды.

Николай Гурьев Чувашстан Республикасында туган, тормышын Татарстан белән бәйләгән.

1969-1970 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары була. Бу вазифадан киткәч, Гурьев 15 ел Куйбышев район комитетының беренче секретаре вазифасында эшләгән. Аның җитәкчелегендә Куйбышев (хәзерге Спас) районында каты өслекле юллар һәм социаль-мәдәни өлкә объектлары, шулай ук ТАССРда бердәнбер «Кубань» мелиорация системасы төзелгән.

Николай Гурьев фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән. ТАССР Югары Советы депутаты булган.

Ул күпьеллык хезмәте һәм казанышлары өчен ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Мактау билгесе» ордены, «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

21 декабрь

«Агыйдел» Татарстан-Башкортстан дуслык, хезмәттәшлек оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллин вафат булды.

Ул күпсанлы милли чараларны оештыруда катнашкан, талантлы яшьләрне үстерүгә зур өлеш керткән шәхес иде.


Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын! Алар рухына догалар барып ирешсен! Гаиләләре һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100