Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 елда көрәш дөньясында ниләр булды?

Яңа 2020 елга аяк басарга санаулы көннәр калып бара. 2019 ел көрәш дөньясында төрле ыгы-зыгылар, тавыш-гаугалар һәм аңлашылмаучанлыклар белән кереп калды. Татар көрәшен төрле кысаларга кертүне дә күрергә туры килде. «Татар-информ» көрәш дөньясында булган яңалыкларны барлады.

news_top_970_100
2019 елда көрәш дөньясында ниләр булды?

1. «Манзара» спорт һәм эстрада премиясен тапшыру тантанасының төп батыры — Муса Галләмов

2019 елның 19 гыйнварында булган «Манзара -2019» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасында 2018 елда Татарстан район һәм шәһәрләрендә узган Сабантуйларда баш батыр булып калган көрәшчеләр җыелды. Цирк бинасында үткән «Манзара»ның төп үзенчәлекләренең берсе — Сабантуй батырлары белән беррәттән чит ил спортчыларын да чакыру булды. Бу — көрәшне дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү өчен эшләнелгән дип аңлаттылар оештыручылар.

«Манзара — 2019»ның төп батыры булып Муса Галләмов танылды. Аңа фианит ташлардан эшләнелгән, алтын белән йөгертелгән 150 меңлек билбау һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Финалда ул Зәй батыры Радик Сәлахов белән бил алышты.

Тантана барышында тамашачылар арасында машина уйнатылды. «Лада гранта» машинасын Балтачның Арбор авылыннан көрәшче егет Салават Әсхәдуллин отты.

Бил алышулар мәдәни чара белән бергә үрелеп барды. Көрәшчеләрдән тыш, цирк аренасында Салават Фәтхетдинов, Динар Шәймәрдәнов, Марсилия, Айсылу Габдинова, ИлСаф, Нурзадә һәм Римма Никитина кебек татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады.

2. Актанышта Муса Җәлил истәлегенә рәттән ике көрәш турниры

13-17 февраль көннәрендә Актанышта Муса Җәлил истәлегенә багышланган ике дәрәҗәле көрәш турниры узды. Муса Җәлил турнирының Актанышта үтүен Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов үзе сорап алган.

Турнирда абсолют батыр ачыкланырга тиеш иде. Бу традиция соңгы елларда юкка чыккан, ә Актанышта аны кабаттан тергезмәкче булдылар.

Ярышта Татарстанның 45 районыннан 400гә якын көрәшче катнашты.

13-15 февральдә узган турнирларның берсе «Ватаным Татарстан» газетасы призларына үтте. Биредә һәр үлчәү авырлыгындагы җиңүчеләргә дә абсолют батыр исеме өчен көрәшү мөмкинлеге бирелде. Тик көрәшергә теләк белдерүче табылмады. Абсолют батырга дигән тәкәне җиңүче Теләче командасына бирделәр. Теләчелеләр исә, тәкәне Актанышта сатып, акчасын иганәче буларак тапшырганнары билгеле. Шулай итеп, турнирның беренче өлешендә гомумкоманда буенча беренче урында — Теләче, икенчедә — Актаныш, өченче урында — Әлмәт районы командалары.

Ә 15-17 февраль көннәрендә Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры илкүләм дәрәҗәдә узды. Оештыручылар белдергәнчә, мондый ике дәрәҗәле турнирның бер җирдә үткәне булмаган.

Җиңүчегә «спорт остасы» исеме бирелә торган турнирда тугыз үлчәү категориясендә сигез Татарстанлы чемпион калды.

3. Татар көрәшчеләре Парижда чыгыш ясады

23 март көнне Парижда хәрби спорт төрләренең 34 нче халыкара фестивалендә татар көрәшчеләре күрсәтмә чыгыш ясады.

Франция башкаласының мең кеше сыйдырышлы Accor Hotels аренасында спортчылар татар көрәшен күрсәтте.

Россия көрәш федерациясе делегациясе составында Олимпия уеннары призеры Мурат Гайдаров, татар көрәшчеләре Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин, Ислам Фәләхов, Муса Галләмов, Айнур Сыртаев, Азат Нурмөхәммәтов тә бар.

4. Федераль Сабантуйның баш батыры — Раил Нургалиев, ә төп бүләк — машина — Лениз Абдуллинда

2019 елгы Федераль Сабантуй Новосибирск шәһәрендә үтте. Быел да төп приз — машинаны җирәбә уйнатып тапшырдылар. Ә абсолют батыр булып, Раил Нургалиев танылды.

Батырларга жирәбә кәгазьләре өләштеләр, аларның берсендә генә автомобиль язылган иде. Аларны һәр батыр төшереп торган видеокамера астында түбәтәйдән алып күрсәтте. Жирәбә уйнату нәтиҗәсендә төп призны Казаннан Лениз Абдуллин отты.

Сабан туенда баш батырга тәгаенләнгән төп приз — автомобильне жирәбә буенча уйнату традициясе узган елның 7 июлендә Чувашиядә узган федераль Сабан туенда башланды. Көрәш өчен төп бүләк — Татарстан куйган автомобиль — жирәбә буенча абсолют батыр калган Муса Галләмовка түгел, ә жирәбәне тартып чыгарган Ринас Сатдаровка эләкте. Бу вакыйга көрәшчеләр һәм хөкемдарлар арасында бәхәс кузгаткан иде.

5. Миңгәрдә — көрәш буенча дөнья чемпионаты

23 июньдә Миңгәр Сабан туе кысаларында көрәш буенча дөнья беренчелеге узды.

2019 елгы дөнья чемпионаты ир-атлар арасында гына түгел, 2001-2002 елгы көрәшчеләр арасында да уздырылды. Биредә Россия көрәш ярышларында каралган һәр авырлык үлчәве дә кертелгән иде. Шулай ук чемпионат җиңүчеләренә халыкара классы спорт остасы исемен бирергә вәгъдә иттеләр.

Иң мөһим яңалык — дөнья беренчелегендә абсолют үлчәү авырлыгында көрәшү мөмкин иде. Моны оештыручылар гади аңлаткан: абсолют авырлык дөньяның иң көчле көрәшчеләре бил алышсын өчен булдырылган, хәтта бер илдән дә катнашучылар саны чикләнмәгән.

Көрәш нәтиҗәләре буенча дөнья беренчелегендә абсолют авырлыкта чемпион булып Татарстаннан Фирдүс Зәйнуллин танылды.

2019 елда, узган елларда дөнья чемпионнары булып танылган егетләрдән Ренас Кәлимуллин гына составка эләкте. Зурлар арасында Фирзәр Гыйниятуллин (60 кг., Татарстан), Ислам Фәләхов (70 кг., Татарстан), Артур Зөлкәрнәев (75 кг., Башкортстан), Айгиз Зәйнетдинов (90 кг., ХМАО), Раил Нургалиев (100 кг., Татарстан), Сергей Павлик (100 кг дан югары үлчәү авырлыгы, Ульян өлкәсе) һәм Фирдүс Зәйнуллин (абсолют авырлык, Татарстан) дөнья чемпионы исеменә лаек булды.

Шулай ук узган елгы чемпион Илмир Төхвәтуллин, аягын сындыру аркасында, дөнья беренчелегендә катнаша алмады.

6. Авыл хуҗалыгы призына көрәш турнирында яңа кагыйдә — көндәшеңнең өстенә ятарга өйрән

25-26 октябрьдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган көрәш ярышында яңа төрле кагыйдәләр белән бил алыштылар. Биредә беренчесе һәм иң мөһиме булып — билне дүрт минут буе бәйләп көрәшү булды. Бу ярышка кадәр ике минут бәйләмичә, ике минут бәйләп көрәшә торганнар иде.

Икенчесе — көрәшчеләр хәзер «кимоно» шикелле бик тиз ертыла торган киемнәрдән көрәште.

Өченчесе элеккеге көрәш алымын яңарту булды. Чөнки соңгы вакытта көндәшен аркасына яткызып, өч кисәтү алдырып кына җиңүчеләр күбәйде. Шуңа өстәп, имгәнүләр дә ешайды. Тамашачылар да, көрәшчеләр дә бу яңартылган кагыйдәләр татар көрәшенең асылын бетерә, аны билбау көрәшенә җайлаштыра дигән фикердә.

7. «Терсәктән бөгеп күрсәтүче» Радик Сәлахов кыйссасы

22-23 ноябрьдә көрәш буенча Татарстан беренчелегендә гауга чыкты. Әлмәт көрәшчесе Радик Сәлахов беренче әйләнештә Казанның Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин белән күрешә. Радик Ленизны өч тапкыр аркасына яткызып, ягъни аңа өч кисәтү алдыртып, җиңеп чыга. Тик халык «ул Ленизны этеп екты» дип тавыш күтәрә. Оештыручылар тиз генә киңәшләшеп алып, Радик белән Ленизны кабат көрәштереп бетерергә уйлыйлар. Нәтиҗәдә, Радик кабаттан Ленизга кисәтү алдырта. Һәм хисләрен тыеп тора алмыйча, тамашачыларга карап, өч тапкыр терсәген бөгеп, начар ишарә күрсәтә.Лениз моны күреп, кызып китә, тик аларны аерып калырга җитешәләр.

Ярышның баш хөкемдары Ильяс Галимов Радикны үз янына чакырып, кулына микрофон тоттырып, гафу үтендертә. Тик кызганыч, аның нәрсә әйткәне ишетелми.

Әле моның белән генә бетми. Радик көндәшенең тренеры янына килеп, күрешергә дип кулын сузгач, Ленизның тренеры аны якасыннан эләктереп ала. Аларны Әлмәт тренерлары аерырга тырыша, Радикны этеп-төртеп җибәрәләр. Эш массакүләм сугышка ук барып җитми. Хәер, Радикны яклап, «чыгарып болгамаган бит», дип әйтүчеләр дә табылды. Радик үзе исә кабаттан гафу үтенде.

Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышында Радик Сәлаховны бер елга республикакүләм ярышлардан төшереп калдыру турында карар кабул ителде.

Әлеге хәл турында Татарстан гына түгел, илкүләм мәгълүмат чаралары да язып чыкты.

8. Россия чемпионаты оештыру ягыннан югары дәрәҗәдә үтте

7-8 декабрьдә көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Көрәшнең исемен, бөтен кеше дә аңласын өчен, «поясная борьба корэш» дип язганнар иде. Белүебезчә, ул моңа кадәр «татаро-башкирская национальная борьба корэш», аннары «корэш» дип атала иде.

Чемпионат барышында 65 кг үлчәү авырлыгының финалында Оренбургтан Евгений Зиязов Татарстан көрәшчесе Искәндәр Мортазинга кулын бирмичә, этеп җибәрде. Аны шул ук минутта ярыштан төшереп калдырдылар. Нәтиҗәдә Евгений икенче урыннан, үзен «спорт остасы» титулыннан, ә тренерын «атказанган тренер» исеменнән колак кактырды.

Россия чемпионаты башка ярышлардан оештыру ягыннан югары дәрәҗәдә үтүе белән дә, көрәшчеләрнең чын көрәш алымнарын кулланып көрәшүе белән дә истә калды.

9. Көрәш турында ике китап дөнья күрде

2019 елда көрәш турында ике китап чыкты. Беренчесе — танылган спорт журналисты, «Татарстан Яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятовның «Тормыш — үзе көрәш» дип аталган китабы.

Әлеге китап көрәш дөньясында билгеле шәхес — Россиянең атказанган тренеры, халыкара категорияле хөкемдар, Казан шәһәренең мактаулы гражданины Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алган көрәшче егетләр хакында.

Икенчесе — спорт журналисты Фәрит Салиховның «Сабантуй»дан — олы мәйданга» дигән китабы. Китап «Сабантуй» журналының 95 еллыгы уңаеннан чыгарылды. Әлеге китап «Сабантуй» журналы (элеккеге «Яшь ленинчы» газетасы) призларына узучы татарча көрәш буенча турнирга, аның җиңүчеләренә, кыскасы, көрәш тарихына багышланган.

10. Теләче — иң зур дүрт ярышта чемпион калган район

Теләче районы 2019 елда иң зур дүрт ярышта чемпион калды. Теләчеләргә «Ватаным Татарстан» газетасы призына узган Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирында, Авыл хуҗалыгы призына узучы ярышта, Татарстан һәм Россия беренчелегендә тиңнәр булмады. Шулай итеп, Теләче — көрәш киң үсеш алган районнарның берсе булуын дәлилләде.

Шушы уңайдан Теләче районы башлыгы көрәшчеләрне, аларның остазларын, хөкемдарларны бер табын янына җыеп рәхмәтен җиткерде. Көрәшчеләргә акчалата премияләр тапшырылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100