Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 ел спорт яңалыклары: Билалетдинов, Заһитова китте, Слуцкий белән Вәлиева килде

Үтеп баручы елда спортта килүче һәм китүчеләр күп булды. «Татар-информ» Татарстан һәм татар спортчыларының 2019 елда булган уңышларын һәм уңышсызлыкларын барлады.

news_top_970_100
2019 ел спорт яңалыклары: Билалетдинов, Заһитова китте, Слуцкий белән Вәлиева килде

Казанда КХЛның «Йолдызлар матчы» үтте

Гыйнвар аенда Казанда КХЛ командаларының «Йолдызлар матчы» булды. Әлеге шоу ел саен нинди дә булса бер зур шәһәрдә үтә. 2019 елда үткәрү урыны итеп Казанны сайлап алдылар. «Ак Барс» командасы чыгыш ясаучы Харламов дивизионының остазы итеп Зиннәтулла Билалетдинов сайланган иде. Аның кул астында «Ак Барс»ның легендар триосы – Зиновьев- Зарипов-Морозов уйнады.

«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов эшеннән китте

«Ак Барс» хоккей клубының легендар тренеры Зиннәтулла Билалетдинов баш тренер постын калдырды. Хәзер клубны Дмитрий Квартальнов җитәкли. Квартальнов моңа кадәр Мәскәүнең ЦСКА һәм Ярославльнең «Локомотив» командаларының баш тренер вазифаларын үти иде.

«Ак Барс» Биләлетдинов белән өч тапкыр Гагарин кубогын отты.


Татарның милли уены «Аударыш»ны яңарттылар

Арча районы Яңа Кырлай авылында бишенче тапкыр «Ат көне» узды. Гади генә бәйрәм булмады ул «Ат көне» дигәннәре. Чөнки анда татарның милли уены «Аударыш»ны кире кайтардылар.

«Аударыш» — татар халкының милли уен төре. Соңгы тапкыр ул ярыш буларак 1917 елда үткәрелгән. Мәйданга ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар керә. Төп кагыйдә — көндәшне атыннан беренче булып өстерәп төшерергә кирәк. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый. Аяктан, аркадан тотып, тарталар икән, аларга кисәтү бирелә. Шулай ук «Аударыш»ка бары тик татар токымлы атларны гына кертәләр. Татар аты — аксыл-сары төстәге, ак яллы, кыскарак буйлы ат.

Октябрьдә «Аударыш»ны Лениногорск районы Югары Каран авылында Республикакүләм дәрәҗәдә үткәрделәр. Анда җайдакларны үлчәү авырлыклары буенча бүлделәр.

Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә ызгыш килеп чыкты

2019 елда көрәш дөньясында да яңалыклар күп булды. Алар турында бәйнә-бәйнә язган идек инде. Тик шуларның иң истә кала торганы, әлбәттә, көрәш буенча Татарстан чемпионатында килеп чыккан ызгыш.

Кыскасы, көрәшче Радик Сәлахов, көндәше Лениз Абдуллинны җиңеп чыккач, тамашачыларга борылып, өч тапкыр терсәген бөгеп, әдәпсез ишарә күрсәтә. Моңа, кагыйдәләр буенча Радик җиңеп чыгып та, көрәшчеләрне кире келәмгә кертү сәбәп булып тора. Радикның бернинди көрәш алымы да ясамыйча, көндәшен бары тик аркасына яткызып кына җиңүе тамашачыларга ошамый. Шуңа күрә хөкемдарлар көрәшчеләрне келәмгә кертергә мәҗбүр була да инде.

Радик Ленизның тренеры Марат Әхмәдиев белән дә төрткәләшеп ала. Тик аларны аерып калып, массакүләм сугышны булдырмый калалар.

Сәлаховны Татарстан беренчелегеннән төшереп калдырмыйлар. Ул анда икенче урын ала. Татарстан көрәш федерациясенең Президиум утырышында әлеге мәсьәләгә ачыклык кертелә һәм Радик Сәлаховны бер елга ярышлардан читләштерергә дигән карар кабул ителә.

13 яшьлек Камилә Вәлиева — фигуралы шуу буенча юниорлар арасында чемпион

Данлыклы тренер Этери Тутберидзе кул астында шөгыльләнүче тагын бер татар кызы Камилә Вәлиеваны Алинә Заһитовага алмаш дип атыйлар. Ул быел Чиләбе шәһәрендә үткән юниорлар арасында Гран-при финалында җиңеп, чемпион калды. Әлеге сезон Камилә өчен халыкара юниор ярышларында беренчесе.

13 кенә яшь булуга карамастан, Камиләгә зур өметләр баглыйлар. Чөнки Камилә — юниорлар арасындагы Гран-приның финалына барып җиткән һәм җиңгән беренче Россия спортчысы.

Эмиль Гарипов «Ак Барс»тан китте

9 ел Казанның «Ак Барс» хоккей командасында уйнаган, команда белән берлектә Гагарин кубогына ия булган капкачы Эмиль Гарипов «Ак Барс»тан китте. Ул хәзер Омск шәһәренең «Авангард» командасы өчен чыгыш ясый. Моңа Эмильне «Ак Барс» өчен уйнатмаулары сәбәп булды дип аңлаттылар. Февраль аенда алган имгәнүдән соң Гарипов бүтән бозга чыкмады.

2019 елда Эмиль Гариповның тормышында тагын бер яңалык булды. Ул депутат, шагыйрь Разил Вәлиевнең оныгы Җәмиләгә өйләнде. Туйны 7 июньдә Болгар шәһәрендә үткәргәннәр.

Алинә Заһитова спортчы карьерасын туктатты

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы үзенең спортчы карьерасын туктатты. Тик ул зур спорттан китмәвен, бары тик күпмедер вакытка тукталып торачагын гына әйтте. Алинә моны фигуралы шуудагы барлык казанышларны алганы һәм хәзер алай ук бозга чыкканда мотивациясе көчле булмавы аркасында дип аңлатты.

Алинә күптән түгел Туринда узган Гран-при финалында аягына травма алып, соңгы урынга калды. Шул сәбәпле Италиядә узган күрсәтмә чыгышлардан да баш тартырга мәҗбүр булган иде.

Данис Зарипов — Татарстанның ел спортчысы

«Ак Барс» хоккей командасы капитаны Данис Зарипов Татарстанның ел спортчысы дигән исемгә лаек булды. 2019 елда Данис Зарипов берничә рекорд куйды. Зарипов — спорт карьерасында 1200 матч уйнаган бердәнбер Россия хоккеисты. Шулай ук Данис — «Ак Барс» тарихында 600 очко җыя алган бердәнбер хөҗүмче дә. Шунысын да онытмаска кирәк: Данис Зарипов — биш тапкыр Гагарин кубогын откан бердәнбер хоккейчы. Шуның өчесе — «Ак Барс» командасы белән.

«Рубин»ның яңа тренеры — Леонид Слуцкий

Июнь аенда «Рубин»нан Корбан Бердыев китте. Корбан Бердыев 14,5 ел «Рубин» футбол командасының баш тренеры булып эшләде. Аның кул астында «Рубин» 553 рәсми матч уздыра, шуларның 247дә команда җиңүгә ирешә. Казан командасы Бердыев белән ике тапкыр Россия беренчелеген, бер тапкыр Россия Кубогын, ике тапкыр Россия Суперкубогын, ике тапкыр Россия беренчелегендә бронза медаль яулый. Шулай ук чемпионнар Лигасында катнашала, Европа Лигасының чирек финалына барып җитәләр.

Бердыев киткәч, «Рубин»ны вакытлыча элеккеге уенчы Роман Шаронов җитәкләп торды. Хәзерге вакытта «Рубин» Россия премьер-лигасында 13 урынны били.

19 декабрь көнне «Рубин» 48 яшьлек Леонид Слуцкий белән килешү төзеде. Шулай итеп, алдагы биш елда Казан командасының баш тренеры Слуцкий булачак.

Моңа кадәр Леонид Слуцкий Мәскәүнең ЦСКА командасын җитәкли иде. ЦСКА белән ул өч тапкыр Россия премьер-лигасын һәм Россия Кубогын отты. Слуцкий шулай ук футбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры булып та эшләде. 2018-2019 елда Слуцкий Голландиянең «Витесс» командасын җитәкләде.

Казанның «Зенит» волейбол командасы — рәттән алтынчы тапкыр Россия чемпионнары

2019 елны Казанның волейбол командалары Россия Кубогын отуга иреште. Финалда «Зенит» — «Зенит»ны, «Динамо» — «Динамо»ны җиңде.

«Зенит-Казан» ирләр волейбол командасы тугыз, ә рәттән алтынчы тапкыр Россия Кубогын отты. Финалда ул Санкт-Петербург шәһәренең шулай ук «Зенит» дип аталучы командасын җиңеп чыкты.

«Динамо-Казан» хатын-кызлар командасы да бишенче тапкыр Россия Кубогын отуга иреште. Финалда алар да Мәскәүнең «Динамо» командасы белән очраша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100