Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2018 елгы дөнья чемпионаты: көндәшләр билгеле. Казанга кемнәр килә?

Мәскәүдә 2018 елда Россия шәһәрләрендә узачак футбол буенча дөнья чемпионатының жирәбәсе уздырылды. Чемпионатта катнашачак 32 команда төркем этабындагы көндәшләрен белде. Россия футбол җыелмасы чагыштырмача җиңел төркемгә эләкте, ә Казанда төркем этабындагы уеннарда ук дөнья чемпионнарын күреп булачак.

news_top_970_100
2018 елгы дөнья чемпионаты: көндәшләр билгеле. Казанга кемнәр килә?

32 команда – 8 төркем

2018 елгы дөнья чемпионатында, хуҗалардан тыш, Бразилия, Иран, Япония, Мексика, Бельгия, Көньяк Корея, Согуд Гарәбстаны, Германия, Англия, Испания, Нигерия, Коста-Рика, Польша, Мисыр, Исландия, Сербия, Португалия, Франция, Уругвай, Аргентина, Колумбия, Панама, Сенегал, Марокко, Тунис, Швейцария, Хорватия, Швеция, Дания, Австралия һәм Перу җыелма командалары көч сынашачак.



Шулай итеп, киләсе җәйдә Россиягә, Италиядән кала, дөнья чемпионы булып танылган барлык ил җыелмалары да килә. Алар – Бразилия, Германия, Аргентина, Уругвай, Франция, Англия һәм Испания. Ә Италияне сайлап алу матчында Швеция җыелмасы “бәреп төшерде” – ике уен нәтиҗәсе буенча оттырды (0:1 һәм 0:0). Бу Италиянең 1958 елдан соң беренче тапкыр дөнья чемпионатының финал өлешендә катнашмавы. Сүз уңаеннан, әлеге хәлдән соң Италия капкачысы, 39 яшьлек Джанлуиджи Буффон ил җыелмасы өчен башка уйнамаячагын белдерде. Ул ил командасы өчен 1997 елдан бирле 174 матчта уенга чыкты.



Бүгенге жирәбәдә 32 команданы 8 төркемгә бүлеп чыктылар:

А төркеме: Россия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Уругвай
В төркеме: Португалия, Испания, Марокко, Иран
С төркеме: Франция, Австралия, Перу, Дания
D төркеме: Аргентина, Исландия, Хорватия, Нигерия
Е төркеме: Бразилия, Швейцария, Коста-Рика, Сербия
F төркеме: Германия, Мексика, Швеция, Көньяк Корея
G төркеме: Бельгия, Панама, Тунис, Англия
H төркеме: Польша, Сенегал, Колумбия, Япония.

Россия кайда уйный?

Россия тарихындагы беренче дөнья чемпионаты 2018 елда 14 июньнән – 15 июльгә кадәр илнең 11 шәһәрендә уза. Чемпионатны кабул итеп алачак шәһәрләр – Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Сочи, Екатеринбург, Саранск, Калининград, Түбән Новгород, Казан, Волгоград һәм Самара.



Хуҗалар буларак, Россия футбол җыелмасының “А” төркемендә чыгыш ясаячагы алдан ук билгеле иде инде. Аның көндәшләре – Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Уругвай командалары – чагыштырмача җиңел төркем. Хәтта баш тренер Станислав Черчесов безнең төркемгә Согуд Гарәбстаны эләккәч, елмаеп та куйды. "Алар безнең белән иптәшләрчә очрашу уздырырга теләгән иде, ә без баш тарттык. Шуңа елмайдым, – диде остаз азактан. – Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Уругвай командалары турында аз беләбез. Мисырда – Мөхәммәт Салах, Уругвайда Луис Суарес кебек уенчылар барын гына беләм. Ә төркем этабында Испания җыелмасы белән эләгүне теләмәгән идем. Алар бик көчле".



Шулай итеп, 14 июньдә ачылыш матчында Россия футболчылары Мәскәүнең “Лужники” стадионында Согуд Гарәбстаны җыелма командасы белән очраша. Икенче тур көндәше – Мисыр җыелмасына каршы уен 19 июньдә Санкт-Петербургта, төркемдәге соңгы уен 25 июньдә Уругвай командасына каршы Самарада уза.



Төркем этабын уңышлы узган очракта, Станислав Черчесов шәкертләрен плей-оффның беренче раундында В төркемендәге командалардан – Португалия, Испания, Марокко яисә Иран җыелмаларының берсе көтәчәк.

Казанга кемнәр килә?

Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионы дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итеп ала. Казанга төркем этабындагы уеннарга кайсы командалар килүе мәгълүм булды. Алар арасында дөнья чемпионы булып танылган 3 команда – Франция, Испания һәм Германия дә бар.



16 июнь. 13.00. Франция – Австралия.
20 июнь. 21.00. Иран – Испания.
24 июнь. 21.00. Польша – Колумбия.
27 июнь. 17.00. Көньяк Корея – Германия.
30 июнь. 17.00. 1/8 финал матчы (С1-D2).
6 июль. 21.00. 1/4 финал матчы.

Яхшы булачак

Россиядә 2018 елгы дөнья чемпионатын зур түземсезлек белән көтәләр һәм бу вакыйганы югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барлык көчләрен куячаклар. Бу хакта Россия дәүләт башлыгы Владимир Путин 2018 елгы дөнья чемпионаты финал турниры жирәбәсе тантанасында белдерде.



Россия Президенты сүзләренчә, чемпионатта әйдәп баручы уенчылар бөтен осталыкларын эшкә җигеп, чын зур футбол күрсәтергә тиеш. Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчларына үз командалары өчен җанатарга килүчеләр онытылмаслык хис-кичерешләр белән калырга тиеш, дип белдерә РФ Президенты.

Күңел инде бүгеннән үк җәйне көтә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100