Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2018 елда кайсы вакытта өйләнешү хәерлерәк?

Өйләнешү өчен кулай чорны астрологлар фаразларга мөмкинме? Астрология тиң ярыңны табарга булыша аламы? Сорауга Казанның Астрология үзәге директоры, профессиональ астролог Наталья Ерзикова җавап бирә.

news_top_970_100
2018 елда кайсы вакытта өйләнешү хәерлерәк?

Өйләнешергә теләүчеләр өчен 2018 ел бик үк кулай түгел. Ел азагында декабрьнең икенче яртысы, яки хәзер, 30-31 август, 1-2 сентябрь хәерле, ә аннары сентябрь, октябрь, ноябрь бик үк яхшы айлар саналмый. Бу чорда өйләнешүчеләр өчен аерылышулар, мөнәсәбәтләре үсмәү куркынычы бар. Конфликтларны хәл итү авыррак. Көтеп булса, соңракка калдыру хәерлерәк, яки, 30-31 август, 1-2 сентябрьгә өлгерергә була. Ә 2019 ел бу мәсьәләдә лояль, нейтраль, 2017 ел кебек үк. Анда кайсы айда да өйләнешү ярый.

Әлбәттә, астрология тиң ярыңны табарга ярдәм итә ала. Без башта мөнәсәбәтләрдә авырлыкларны ачыклау буенча наталь картаны өйрәнәбез, кайчак аны өйрәнгән вакытта ук кешенең психологик проблемалары күренә. Кемдер артык тыйнак, кыюсыз, ә кемдер, киресенчә, җиңел генә бер партнердан икенчесенә күчә, һәм мөнәсәбәтләрдәге тәртипсезлек тә шул тотрыксызлыктан килеп чыга. Димәк, кешегә үзе өстендә эшләргә кирәк. Астролог киңәшен бирә ала. “Сезгә җилбәзәклекне, артык гашыйк булучанлыгыгызны онытырга кирәк, яисә, бераз үзегезне иркен хис тотарга өйрәнегез” дияргә мөмкин. Шулай ук, мөнәсәбәтләрдә кире кайтулар була торган наталь карталар очрый. Кешеләр, мәсәлән, аерылышып, икенче кеше эзли, ләкин аннары кабат шул элекке партнерына кире кайта.

Без димчеләр, яучылар түгел, ләкин без кайсы вакытта ир-атларга яки хатын-кызларга игътибар бирергә кирәклеген, яисә кайсы чорның, киресенчә, мөнәсәбәтләр өчен уңышсыз икәнен фаразлап әйтәбез. Әйткәнемчә, быел октябрь-ноябрьдә күпчелек кешеләр өчен яңа мөнәсәбәтләр уңышсызрак, алар тотрыксыз, вакытлыча гына булырга мөмкин.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100