Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2017 елда Рөстәм Миңнехановның Инстаграмында иң күп "лайк" җыйган 10 фото һәм видео

Күпләр беләдер - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов замана белән бергә атлый. Әле ничек кенә, барган бер җиреннән Инстаграмга кызыклы фотографияләр юллап тора. Карап кына өлгер! "Интертат" электрон газетасы елның иң популяр - иң күп "лайклар" җыйган постларга күзәтү ясый.

news_top_970_100
2017 елда Рөстәм Миңнехановның Инстаграмында иң күп "лайк" җыйган 10 фото һәм видео

1. 25 нче гыйнвар - Россия студентлары яки Татьяна көнендә Рөстәм Миңнеханов студент елларын искә алып, студент билеты фотосын урнаштырды. 15 мең лайк!



2. 8 февральдә республика Президенты Согуд Гәрабстанына эш сәфәре кысаларында, Кече Хаҗ - Гомрә кыла. 13 мең лайк.



3. Рөстәм Миңнехановның спортка хирыс кеше булуын белмәгән кеше юктыр. Ветераннар белән хоккей уйнау җае чыкса, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый ул. 25 февраль - шундый көннәрнең берсе. 10 мең лайклы пост.




4. 9 Май - Җиңү бәйрәмендә. "Үлемсез полк" акциясе. 17 мең лайк.



5. 27 июньдә боланнарны иреккә җибәрү мизгеле. 5 мең лайк. 



6. Рөстәм Миңнехановның аккаунтында балалар фотолары һәм видеолары бик күп. 31 майда төшерелгән видео 33 мең лайк җыйган.


7. Аркадий Дворкович белән. 22 июнь, (11 мең лайк.




8. Президент Сахалинда. Комментарийларсыз урнаштырылган фото, әмма кулланучылар бу балыкның палтус икәнен таныган. 22 мең лайк җыйган фото. 14 август.



9. Президент улы Искәндәр белән ауда. 8 октябрь, 22 мең лайк. 



10. Рөстәм Миңнеханов улы белән әнисе янында. 26 ноябрь, 28 мең лайк.



Рөстәм Миңнехановның Инстаграмын карап баручылар беләдер - Президентның аккаунтындагы иң еш фото - иртәнге Ирек мәйданы. Безнең фикеребезчә, бу рейтингтан тыш карала торган фото. Чөнки, беренчедән, ул фотолар чагыштырмача күп, икенчедән, аларның барысы да бик күп "лайк"лар җыя. Президентның хәерле иртә теләп урнаштырган Ирек мәйданы фотоларының берничәсе:






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100