Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2 гимназия директоры Рамил Гайнуллин: «Татар гимназиясенә ихтыяҗ быел аеруча зур булды»

Бүген республика мәктәпләрендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар узды. «Интертат» хәбәрчесе Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе бәйрәмен күзәтте.

news_top_970_100
2 гимназия директоры Рамил Гайнуллин: «Татар гимназиясенә ихтыяҗ быел аеруча зур булды»
Абдул Фархан

Иртәнге сәгать 9га билгеләнгән линейкага ярты сәгать алда килсәм, мәктәп ишегалды халык белән тулган. Танышлар арасыннан беренче «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабировны күреп алдым.

Радик Сабиров

Фото: © Рамил Гали

Унберенче ел инде 1 сентябрьдә шушы гимназиягә киләбез. Быел олы кызым 11нче, ә кечесе 6нчы сыйныфка бара, – диде Радик Сабиров. – Без принципиаль рәвештә татар мәктәбен сайладык. Элек Авиатөзелеш районында яшәдек. Ерак булса да, кызны шуннан китерә идек. Авылга кайткач, күп кенә баланың «бабушка», «бабайка» дип әйтүен ишетергә туры килә. Күңелгә ятмый инде бу. Кызларыбыз туган телләреннән бизмәсен, дип, татар мәктәбенә бирдек.

Барысыннан да канәгать, Аллаһка шөкер. Олы кызым татар теле, әдәбияты буенча республика, дөньякүләм олимпиадаларда катнашты. Димәк, гаиләдәге тәрбия дә, милли мәктәптә укыту да файдага булган. Кызлар рус телендә дә яхшы сөйләшә, инглиз телен, гарәп теле нигезләрен өйрәнде, төрек теле дәресләренә йөреп карады. Карап торам, татар милләтенең интеллигенция вәкилләре бу мәктәптә бик күп. Кайсына гына карасаң да, таныш йөз. Димәк, алар да балаларын милли тәрбиядә үстерергә тели.

«ТНВ» телеканалында «Заман көзгесе» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Илзирә Юзаева ике баласын 3нче һәм 7нче сыйныфларына озатырга килгән.

Илзирә Юзаева

Фото: © Абдул Фархан

Һәр ата-ана үз баласына иң яхшы язмыш тели. Шуңа күрә мин үз балаларымны татар гимназиясенә бирдем, – диде Илзирә Юзаева. – Без мондагы тәрбия, укытучылар, балаларга булган мөгамәлә турында яхшы хәбәрдар. Мин үзем дә 90нчы еллар азагында Түбән Камада татар мәктәбен тәмамладым. Татар мәктәбенең нәрсә икәнен яхшы беләм.

Кызганыч, мәктәпнең сыешлыгы баласын татарча укытырга теләгән бөтен ата-ананың ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмый. Безгә күбрәк шундый мәктәпләр ачарга, булганнарын сакларга кирәк. Иң аянычы, быелдан мәктәпләр бердәм укыту яссылыгына күчә. Менә бу яссылыкта дәреслекләр ничек хәл ителер? Алар тәрҗемә ителерме? Фәннәрне татар телендә укыту мөмкинлеге булырмы? Бу – бик зур мәсьәлә. Без бүген шуның турында уйланырга тиеш. Мондый мәктәпләрне югалтырга ярамый. Кирәк икән, без чаң сугарга тиеш.

Яшь җырчы Илдар Насыйров яңа уку елыннан 2нче татар гимназиясендә рус теле укытачак. Ул бүген, яңа укытучы буларак, гимназия укучылары алдында беренче чыгышын күрсәтте..

Илдар Насыйров

Фото: © Абдул Фархан

Казан дәүләт мәдәният институтында, Салават Фәтхетдинов төркемендә укыдым. Педагогик белемем дә бар. Моңарчы 4,5 ел Ульяновск шәһәрендә рус теле укыттым. Казанда да педагогик хезмәтне иҗат белән бергә алып барырга җыенам, – диде Илдар Насыйров хәбәрчегә.

Бүген җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның 5нче сыйныфка күчкән кызы татар гимназиясенә беренче адымын атлады. Яңа укучының әнисе тантаналы линейкада бер җырын башкарды.

Дилә Нигъмәтуллина

Фото: © Абдул Фархан

Кызым моңарчы рус мәктәбендә укыды. Ул фәннәрне татар телендә укудан курыкмый, чөнки без өйдә татарча сөйләшәбез. Кызым татар телен әйбәт белә. Шушы атмосферага кереп киткәч, тагы да камилләштерер әле. Без нинди мәктәпкә барасыбызны аңлап, әзерләнеп килдек. Күп танышларымның, дусларымның балалары 2нче татар гимназиясендә укый. Балаларын укыткан кешеләр бу мәктәпкә яхшы бәя бирә, – диде Дилә Нигъмәтуллина.

Тантаналы линейкада Дилә Нигъмәтуллинаны Марий Элның Куян авылында татар теле укыткан укытучы Фәйрүзә апа Вагыйзова белән дә таныштым. Ул бирегә беренче оныгын 1нче сыйныфка озата килгән иде. Үзе Марий Элда гомер итә, ә кызы Казанда яши икән.

Фәйрүзә Вагыйзова уңда

Фото: © Абдул Фархан

Мин Диләне генә түгел, аның абыйсы Булатны да укыттым. Артистлардан Ришат Фазлыйәхмәтов та минем укучым. Казанның 2нче татар гимназиясен мин электән яхшы беләм. Мин монда балаларны экскурсиягә алып килә идем. Оныкларымны шушында кертәсем килде. Бүген миннән дә бәхетле кеше юктыр. Без Камәрия Зиннуровна (ред. – гимназиянең элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллина) белән аралашып тордык. Мин аны бик хөрмәт итәм, – диде Фәйрүзә Вагыйзова.

«Олимпиада нәтиҗәләре буенча республикада беренче унлыкка кердек»

Гимназия директоры Рамил Гайнуллин линейкада балаларны һәм аларның ата-аналарын сәламләгәч, мәктәп хәлләре белән танышу өчен, аның янына килдем.

Рамил Гайнуллин

Фото: © Абдул Фархан

Яңа уку елына 29ар баладан дүрт 1нче сыйныф тупладык, – диде Рамил Гайнуллин. – Фәннәрне татар телендә укырга теләүчеләрнең бөтенесен кабул итсәк, 6 класс тутырып булыр иде, ләкин кабинетларыбыз саны чикле, балаларны сайлап алырга туры килде. Әзерлек төркеменә йөргән сабыйларның да бөтенесен 1нче сыйныфка кабул итә алмадык. Өлкәнрәк сыйныфларга башка мәктәпләрдән килүчеләр саны да хәйран. Бүгенге көндә милли мәктәпләрдә укырга теләүчеләр саны бик күп, шунысы сөендерә.

Яңалыкларга килгәндә, укучыларыбыз өчен спорт мәйданчыгын яңартабыз. Бу эшкә бер укучы баланың атасы тотынды. Якынча 1 млн сумлык чыгымнарны үзе капларга ышандырды. Ул исемен халыкка әйтмәвебезне сорады. Тагын бер укучының атасы гимназиягә видеокамералар куеп чыкты. Хәзер ишегалды, киемнәр, чаңгылар кую бүлмәләре күзәтү астында. Ул шулай ук гимназияне өстәмә сакчы белән тәэмин итүне үз өстенә алды. Финанс мөмкинлеге булган ата-аналарның татар телендә белем бирә торган гимназиягә ярдәм итүләре – күркәм гамәл. Революциягә кадәр дә сәүдәгәрләр татар халкын аңлы-белемле итүгә акча кызганмаган.

Хәзерге вакытта без «Остаз» дип аталган мобиль кушымта ясыйбыз. Ул тиздән тормышка ашыр. Аның ярдәмендә мәктәп программасына кергән темаларны смартфонда уен форматында ныгытып булачак. Балалар теләсә нинди уеннар белән мавыкканчы, смартфонны файдалы итеп куллансыннар иде.

Рамил Гайнуллин

Фото: © Абдул Фархан

Илкүләм һәм республикакүләм олимпиада нәтиҗәләре буенча без быел республикада беренче унлыкка кердек. Күп кенә татарлар балаларын татарча укытудан курка. Куркасы юк. Фәннәрне татар телендә укыган балаларның күбесенең нәтиҗәләре яхшы. Без гуманитарий юнәлешен алып баручы мәктәп булып исәпләнсәк тә, профильле математикадан БДИның уртача нәтиҗәләре 70 баллдан югары. Бездә укыган балалар Казанның, Мәскәүнең абруйлы югары уку йортларына кереп бара.

Бүгенге көндә татар телендә белем бирергә сәләтле укытучыларны табуы кыен. Кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

Яшермим, бу – иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Математиканы, физиканы, биологияне, химияне һәм башка фәннәрне татар телендә укыта алырлык белгечләр табуы бик кыен. Бездә кадрлар әзерләү сәясәте әйбәт куелган. Бу юнәлештә Казан федераль университеты белән тыгыз эшлибез. Коллективыбыз тулысынча тупланган. Татарстанда ике һәм берничә телдә белем бирә ала торган белгечләр әзерләүне арттырасы иде. Кадрлар әзерләүне Казанга гына бәйләп калырга кирәкми. Районнарда милли мәктәпләр аз түгел. Аларга да укытучылар кирәк. Шуларны исәпкә алып, мохтаҗлык бик зур.

«Гимназиянең эшчәнлеге елдан-ел камилләшә»

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров улын 2нче сыйныфка алып килде.

Данис Шакиров

Фото: © Рамил Гали

Гимназиянең 32 еллык тарихы бар. Ул бүген дә фәннәрне татар телендә укытуга тугъры булып, алга бара. Татар дөньясында милли мәгариф дигәндә, күз алдына иң беренче Казанның 2нче гимназиясе килә. Камәрия Зиннуровна Хәмидуллина булдырган күпъеллык традицияләрне инде берничә ел Рамил Рәшитович Гайнуллин саклап килә. Гимназиянең эшчәнлеге елдан-ел камилләшә, матурлана. Мин гимназиягә нигез салган Камәрия Хәмидуллинага, хәзерге директор Рамил Гайнуллинга, монда эшләгән бөтен укытучыларга зур рәхмәт әйтәм һәм аларны Белем көне белән котлыйм. Мин бу сүзләрне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе буларак та, баласын шушында укырга биргән әти буларак та әйтәм, – диде Данис Шакиров.

Фото: © Абдул Фархан

Фото: © Абдул Фархан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 сентябрь 2023
    Исемсез
    Димәк, 2-нче гимназиянең филиалын булдырырга кирәк, гаризалар җыярга кирәк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100