Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабан туена бәрәңге алабыз инде» – Актанышның Пучы авылында бәрәңгене агулап утыртканнар

news_top_970_100
«Сабан туена бәрәңге алабыз инде» – Актанышның Пучы авылында бәрәңгене агулап утыртканнар
Блогерның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Иршат Нәбиев (Морган) туган ягы Актаныш районы Пучы авылына бәрәңге утыртырга кайткан. Шулай итеп, 19 апрельдә ул әти-әнисе һәм туганнары белән «икенче икмәк»не утыртып та куйган. Блогер бәрәңгене «тәмләп» утырту мизгелләре белән социаль челтәрдәге битендә уртаклашты.

Бәрәңге бүлбеләрен башта пакетка салып, өстенә агу сипкәннәр, шул арада, агу тигез эләксен өчен, селкеткәләп тә алганнар.

Аннары буразналар тигез булсын өчен җеп тә сузганнар, чокырлар казып чыкканнар. Анда суган кабыгы һәм көл сипкәннәр, соңыннан бәрәңге бүлбесе салганнар. Эш беткәч, бакчаны тырмалап та чыкканнар.

«Нәрсә, әти, булдырдыкмы? Бер чүп тә юк, барысы да идеально булды. Сабантуйларга бәрәңге алырбыз инде», – дип сөйли блогер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2023
    Исемсез
    Узен ашый торган ризыкны да агуламасагыз инде???😳
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100