Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртәнге биштә барып бастым»: «Кояшлы шәһәр»дә мәктәпкә чиратны кояш чыкканда ук аласы

Кичә кичтән «Кояшлы шәһәр» микрорайонында 186нчы номерлы лицей янына ата-аналардан чират төзелгән. Барысы да баласын «Перспектива» лицеена укырга бирергә тели. 1 апрельдән баланы мәктәпкә кабул итү кампаниясе башланды. Ата-аналар кичтән үк мәктәпне камап алган.

news_top_970_100

«Кояшлы шәһәр» комплексы 2005 елда төзелә башлый, анад 20 мең кеше яшәргә тиеш була. Әмма комплекс тиз арада популярлык казанып, үсеп китә, алдан планлаштырган 2 уку йорты гына биредә яшәүчеләр өчен җитми башлый.

2012 елда Гариф Ахунов урамындагы 35 лицей ачыла. 1100 балага исәпләнгән мәктәптә хәзер 1900 укучы, классларда 37шәр бала укый. Комплекс беренче чиратта МВД хезмәткәрләре өчен төзелгәнлектән, бу уку йортына да беренче чиратта эчке эшләр хезмәткәрләренең балаларын алалар, ди җирле халык.

Рауис Гәрәев урамында урнашкан 186нчы «Перспектива» лицее 2019 елда ачыла. 1200 балага исәпләнгән уку йортында хәзер 2 меңнән артык укучы укый. «Перспектива»га бирергә теләүчеләр шулкадәр күп була – урын алып кую өчен 31 март кичтән үк мәктәпне штурмларга керешкән.

Мондый хәлләр элегрәк тә булган инде. Социаль челтәрләрдә язуларынча, кешеләр былтыр 3 тәүлек чират көтеп торган, котырынып сугышып китәргә әзер ата-аналарны аерыр өчен тәртип сакчыларын да чакырганнар, ди имеш.

Кичтән җыелган чиратны лицей директоры тынычландырырга тырышкан. 224 баланың беренче сыйныфка укырга алыначагын әйткән. Укырга керергә тиешле балалар саны мәктәп кабул итә алырлык нормадан ике тапкырдан да күбрәк булу сәбәпле, ата-аналар бик тынычланмаган. Килгән кешеләр исемлектә теркәлгән. Лицей директоры Азит Замалдинов Госуслуги аша да гариза биреп булуын аңлаткан анысы, өйгә кайтып йокларга киңәш иткән, гаризалар кабул итү 1 апрель көнне 8:00 сәгатьтә башланачагын әйткән. Кайберәүләр лицей янында – машиналарда утырган килеш чиратларын саклап төн кунган.

«Казанские ведомости» газетасы хәбәр иткәнчә, чират саклап төн кунучылар кемнең кемнән соң икәнен автомобильнең алгы тәрәзәсенә язып куйганнар.

«Ул мәктәпнең микрорайоны бик зур шул»

Без бүген иртәнге биштә бардык, гариза биреп кайттык. Галәмәт чират иде, - дип сөйләде бер баланың әнисе. – Без кичә барып язылган вакытта инде беренче язылган исемлекләрне алып кереп киткәннәр иде инде. Башта исемлек җыя башлаганнарын белмәдек тә, чатка бер кыз язып җибәргәч кенә бардык.

Без 96нчы булып теркәлдек. Анда ике исемлек иде. Берсе – «льготниклар», берсе – яшәү урыны буенча. Иртән килгәндә үк егермеләп кеше бар иде инде. Мин кичә чиратта торганда «Госуслуги» аша гариза биреп караган идем, килеп чыкмады, фотоның «сканы» кирәк иде, ә мин фото керттем. 

Яшәү урыны буенча безгә иң якын мәктәп ул. Башка юк бит якын-тирәдә. Олы малаебыз да анда укый. Ул мәктәпнең микрорайоны бик зур шул, шуңа күрә анда барырга теләүчеләр күп. Бүген 11 яртыларда гына кайттык. Кулда тугыз айлык бала белән чират тордым, – дип сөйләде бер баланың әнисе.

«Мәктәп булмау – безнең өчен бик зур проблема»

Икенче бер баланың әнисе һәм әтисе чиратлашып мәктәп янында торган.

Мин кичә дүртләрдә үк барган идек, бишләрдә ирем килде дә, кайтып киттем. Ул инде директор килгәнче басып торды.  Бүген ирем җидегә барды. Гариза бирдек инде, Аллага шөкер. Ул мәктәп безнең яшәү урыны буенча туры килә. Мәктәп булмау – безнең өчен бик зур проблема. «М14» микрорайонында мәктәп төзергә тиешләр иде, әлегә юк. Көтәбез инде.  Якында 35нче лицей бар, әмма анда да кеше күп. Әле бәләкәйрәк бала бар,186нчы лицей каршындагы балалар бакчасына йөри, ул инде автомат рәвештә эләгер дип өметләнәбез, – дип сөйләде тагын бер әни.

«186нчы гимназиядә әйбәт укыталар дип ишеткәнем бар»

Гөлфия ханымның да баласы беренче сыйныфка бара, алар яшәү урыны буенча 186нчы мәктәпкә карасалар да, икенче мәктәпне сайлаганнар. 

Без ул районда язылган булсак та, анда яшәмибез. Әлбәттә, бу районда льгота да юк. Монда керә алмасак, яшәү урыны буенча 186нчы лицейга барып карарбыз, әмма шанслар бик аз дип аңлыйм. Баланы анда йөртү өчен бер кеше кирәк булачак, чөнки безнең эш урыннары якын гына җирдә түгел. Шуңа күрә анда барырга уйламадык. Без 1нче гимназиягә барырга телибез. Әлегә 5-6 июльне көтәбез. Без анда мәктәпкәчә белем бирү төркеменә йөрдек, әмма ул өстенлек бирми. Башлангыч сыйныфларны 1нче гимназиядә укысак, киләчәктә, бәлки, тагын мәктәпләр булыр.

Белем бирүгә килгәндә, 186нчы гимназиядә әйбәт укыталар дип ишеткәнем бар. белем бирү дәрәҗәсе көчле, диләр. танышларымның балалары анда укый, зарланмыйлар. Балалар күп инде. Икенче сменада уку балалар өчен уңайсыз шул. 

Баласын 186нчы мәктәпкә укырга кертергә гариза биргән тагын бер әни белән сөйләштем. 

«Без документларны бирдек, приказны көтәбез. Без кичә барган идек, директорны тыңлагач, кайттык. Иртән сигезгә килдек. Анда бөтен кеше килгән иде инде. Без яшәү урыны буенча ул мәктәпкә барабыз, льготалар юк», – диде ул.

Казан мэриясе «Кояшлы шәһәр»дә 1500 урынлык тагын бер мәктәп төзү проектын карый, әмма аның әлегә сроклары бөтенләй билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100