Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175нче гимназиядә соңгы кыңгырау: «Бәйрәм моңсурак рухта үтте»

news_top_970_100
175нче гимназиядә соңгы кыңгырау: «Бәйрәм моңсурак рухта үтте»
Владимир Васильев/архив

Бүген Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. 2021 елда атыш булган 175нче гимназиядә дә соңгы кыңгырау тантанасы булды. «Татар-информ» тантанада булган ата белән сөйләште.

– Соңгы кыңгырау бәйрәме бик матур, күңелле башланды. Әмма бәйрәм моңсурак рухта булды, чыгарылыш сыйныф укучылары да моңсу музыкага биеде. Фаҗига турында искә алучы булмады, – диде «Интертат»ка чыгарылыш сыйныф укучысының әтисе.

  • Искәртеп үтик, 2021 елның 11 маенда 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче гимназиясендә атыш оештырды. 7 бала һәм 2 укытучының гомере өзелде.

Быел алып баручы Илнур Фәйзрахманов һәм Гөлназ Миньязованың уллары Сәет Фәйзрахманов та 175нче гимназияне тәмамлаган. Бу хакта Илнур Фәйзрахманов социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

– Афәт. 2021 ел. 11 май. 9:28 - 9:58. Сыйныф җитәкчесе Алинә Әнисовна үз сыйныфын исән-сау килеш саклап калды. Адәм актыгы җан кыйган күрше бүлмәдә улы да барлыгын белгән Ана бит ул. Ярдәмгә чыгып йөгермәгән. Ишекне бикләп, безнең балаларны саклаган. Аңлы гомерем буена рәхмәтле булачакмын аңа…

2023. Улым өчен мәктәптә соңгы кыңгырау. Зур тормышка чакыручы беренче кыңгырау да ул… Алдамы?! Алда БДИ. Аның нәтиҗәсеннән ике юлның берсе ачыкланачак:

– Медицина университеты;

– Армия.

Ходай хәерлесен бирсен. Әти әйтмешли, авыр юлны, катлаулы һөнәр сайлады.

Улым, бүгенгә кадәр күп уңышларыңа үз көчең белән ирешеп килдең. Ышанабыз. Зурлап телгә ала торган хөрмәтле, дәрәҗәле, олы йөрәкле Кеше булсаң иде! – дип язган Илнур Фәйзрахманов.

Фото: © социаль челтәрдән скриншот

Фото: © Илнур Фәйзрахманов

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100