Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

170 мең күркәсен яндырган хуҗалык җитәкчесе: «Баланы югалткан кебек булды ул»

Яшел Үзән районындагы «Залесный» агрофирмасында кош гриппы табылу сәбәпле, күркәләрне яндырдылар.

news_top_970_100
170 мең күркәсен яндырган хуҗалык җитәкчесе: «Баланы югалткан кебек булды ул»
pixabay.com/ru

Татарстанның Яшел Үзән районында «Залесный» агрофирмасы территориясендә кош гриппы табылган, шул сәбәпле 175 мең күркәне утта яндырганнар. Кошчылык хуҗалыгында карантин режимы кертелде. Хуҗалык җитәкчесе Илнур Мадьяров кошларны югалтуны баланы югалтуга тиңләве турында әйтте.

«Кошларны югалтуны без бик авыр кабул иттек, күңелгә авыр, баланы югалткан кебек булды ул. Кошларны бер атна яндырдылар, ул кадәр кошны бер көндә генә яндырып бетереп булмый.

Барысы да Аллаһ кулында, хәсрәткә бирелеп утырырга вакыт юк. Гомер буе шул тармакта эшләгәч, киләчәктә, карантиннан соң эшне яңадан башлап җибәрергә уйлыйбыз. Бер егылганнан соң яңадан торып басарбыз. Без көрәшчеләр нәселе бит, җиңелүләр булса да, көрәшергә кирәк», — ди ул.

Җитәкче сүзләренчә, рәсми рәвештә, гриппны кыр үрдәгеннән күчкән дип баралар. «Үзебез белмибез әле, ачыклыйбыз», — ди ул.

«Залесный» хуҗалыгы 2008 елдан күркә үстерү белән шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100