Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

165нче мәктәп директоры: “Яңа полилингваль комплекста җиденче сыйныфка кадәр рус яки татар телендә, 7 сыйныфтан география, биология, математиканы инглиз телендә укытачакбыз”

Татарстанда яңа проект колач җәя: сүз полилингваль белем бирү комплексы төзелеше турында. Бу эшкә Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангыч бирде, шуңа әлеге проект халык теленә "Шәймиев мәктәбе" дип керде. Беренче комплекска нигез итеп Казанның 165 нче мәктәбе сайланды. “Татар-информ” агентлыгы әлеге мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов белән интервью тәкъдим итә. 

news_top_970_100
165нче мәктәп директоры: “Яңа полилингваль комплекста җиденче сыйныфка кадәр рус яки татар телендә, 7 сыйныфтан география, биология, математиканы инглиз телендә укытачакбыз”
  • Полилингваль мәктәпләрнең әһәмиятен аңлатып, Минтимер Шәймиев: "Туган телне саклап, рус телен яхшы белеп, шул ук вакытта чит телләргә дә мөмкинлек ачарга тиешбез. Дөньяда педагогик мөмкинлекләр шулай кулланыла: бала чит телләрне ничек күп өйрәнгәнен сизми дә кала", - дигән иде. 
165нче мәктәп базасында оешкан полилингваль комплекс нинди булачак?

– Айдар Илдарович, республикада полилингваль белем бирү комплексларын булдыруны сезнең мәктәп нигезендә башлау фикере ничек туды? Сез моны үзегез тәкъдим иттегезме? Әллә сезнең күрсәткечләрне җитәкчелек күреп алдымы? Бу фикерне ничек кабул иттегез?

– Минтимер Шәрипович шушы проектны игълан иткәч, беренчедән, бик шатландым, чөнки мин гомерем буе полилингваль өлкәләрдә эшләүче кеше. Икенчедән, “нигә шул яңа мәктәп без түгел икән” дигән моңсулык хисе дә туган иде. Ходайның ихтыярын белеп бетереп тә булмый: министрлыкта бер киңәшмәгә эшче төркемгә мине дә чакырганнар иде. Шунда “полилингваль мәктәпкә сезнең кандидатураны карыйлар” дип әйттеләр. Безнең мәктәпне сайлап алгач, мин шатландым, ләкин аның җаваплылыгы шулкадәр зур, октябрь уртасыннан баш күтәрмичә эшлибез. Мәктәпнең концепциясен булдыру кирәк, икенчедән, бер бина төзедем дип кенә булмый, концепциянең тирән эчтәлеген булдырырга кирәк, хәзер шул юнәлештә эшлибез.

“Директор йөрәгенә иң якын тел - татар теле булуын белеп торырга тиешләр”

– Сезнең мәктәптә телләр укыту эше ничек оештырылган? Инглиз телен тирәнтен өйрәтү белән мәктәп кайчаннан бирле шөгыльләнә? Атнасына ничә сәгать укытыла? Татар теленә ничек кызыксыну уятасыз?

– 165 нче мәктәпне унике елдан артык җитәклим. Һәр мәктәпнең үз миссиясе була, безнеке – “Инсаният кыйммәтләренә – күптеллелек аша”. Чыннан да, без телне кешеләр арасында иң зур әһәмияткә ия корал итеп күрәбез. Без инглиз телен тирәнтен өйрәтүче мәктәп, ләкин дәүләт телләре – татар һәм рус телләренә дә өйрәтәбез.

Мәктәптә татар җанлы мохит тудыруга ирешәбез дип уйлыйм, чөнки һәр бала күп телле җәмгыятьтә яшәгән вакытта, минемчә, башка милләт вәкилләренә карата ихтирам хисләре тоярга тиеш. Шушы ихтирам хисе халыкның культурасы һәм телен өйрәнү аша киләдер дип уйлыйм. Рус һәм башка милләт балаларында да татар теленә карата хөрмәт уятырга тырышабыз. Мәктәпнең һәр диварында, һәр кабинет янында татар мәдәнияте, татар шәхесләре турында нинди дә булса бер мәгълүмат бар. 

Мәктәпнең һәр укучысы, укытучысы мәктәп директорын да татар халкының бер инсаны итеп күз алдына китерергә тиеш. Мин, рус баласымы, татармы ул, һәрвакытта татарча сөйләшергә өндим. Директор игътибарын җәлеп итү өчен аның белән я татарча, я инглизчә сөйләшү кирәк, чөнки без кешегә үз туган телендә мөрәҗәгать итеп, аңа ихтирам күрсәтәбез. Мин, гадәттә, мәктәпкә керүгә һәр укытучы белән дә татарча исәнләшәм, чөнки алар да “бу директор теле, аны хөрмәт итәргә кирәк” дип уйларга тиеш. Директор биш телдә сөйләшсә дә, йөрәгенә иң якын тел татар теле булуын белеп торырга тиешләр.

Чит тел буенча тирән белем бирәбез. Уку планы гына түгел, өстәмә хезмәтләр, махсус курслар да бар. Башлангыч сыйныфларда инглиз теле атнасына биш сәгать, 5-11 сыйныфларда җиде сәгать укытыла. Инглизчә әдәбият укуга игътибар бирәбез. Инглиз теленнән төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт (ОГЭ һәм ЕГЭ) имтиханнары нәтиҗәләре сөендерә, без аны бөтен мәктәп белән тулаем тапшырабыз дияргә була. Өчлесез биргәч, димәк, эшләвебез бушка түгел.

– Әлегә мәктәптә предметларны инглизчә укыту тәҗрибәсе юкмы?

– Безнең хәзер дәрестән тыш 5-7 сыйныфлар өчен ике түгәрәгебез эшли. 7 сыйныфлар зоология дәресен инглизчә өйрәнә, 5 һәм 6 сыйныфларда математика түгәрәге инглизчә уздырыла.

"Телгә ихтыяҗ тумый икән, димәк, мәктәп администрациясе тиешле дәрәҗәдә эшләми"

– “7 дней” телевизион тапшыруларының берсендә Казанның 165 нче мәктәбендә ата-аналарының 90 проценты баласының татар телен өйрәнүен дәвам итәргә теләве турында сөйләделәр. VI “Г” сыйныфының ата-аналар комитеты әгъзасы Нина Максимова шул хакта хәбәр иткән иде. Бу чыннан да дөреслеккә туры килә торган сүзләрме? Татар телен укыту мәктәптә ничек алып барыла?

– Без “Сәлам” дәреслеге авторы белән үзебезнең мәктәптә бик матур ролик төшердек. Ул рус ата-аналарында татар теленә карата фикерне үзгәртү максаты белән ясалды. Мин аны махсус үзем ясаттым, чөнки рус ата-анасында татар теленә уңай караш булырга тиеш. 

Яшерен-батырын түгел: туган телне укыту тирәсендә туган шау-шуның гаебе үзебездә дә бар, без бит татар телен рус балаларына бөтенләй лингво-дидактика принципларына нигезләнеп укытмадык. Шушы дәреслекләрне кулланып, башка милләт телен өйрәнергә мөмкинме-юкмы дигән сорау туа. Чит телләр белгече буларак җавабым кыска: әлбәттә, юк, ул вакыт әрәм итү. Ә “Сәлам” дәреслеге лингво-дидактика принципларына иң туры килүчеләрдән, шуңа күрә төп басымны шушы дәреслеккә ясыйбыз. 

Һәр мәктәп директоры өчен җаваплы чор башлана, чөнки ата-аналар 1 сыйныфка гариза яза. Иртәгә үземдә дә ата-аналар белән җыелыш була. Мәктәпнең концепциясе турында сөйләгәндә, шушы роликны күрсәтәчәкмен, чөнки анда рус балалары татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә, уңай карашларын белдерә. Ата-аналар бу дәреслекнең ни дәрәҗәдә кызык булуына төшенә. Без бит кулланучы чорында яшибез, шуңа күрә, кулланучы буларак, һәр ата-ананың ул кулланган продукт турында мәгълүматы булырга тиеш. Татар телен өйрәнү позитивлыгын, аның никадәр әһәмияткә ия булганын күреп, алар туган тел кысаларында татар телен сайлаячак дип уйлыйм. 

Ел да кабатлана торган тәҗрибә: безнең мәктәптә 85 проценттан күбрәк балалар татар телен сайлый, ләкин татар балаларының саны 30 процент кына. 1800 баланың 500е генә татар, чөнки каршыбызда татар гимназиясе дә бар. Мин татарча сөйләшкән баланы үзем кабул иткәндә дә шушы гимназиягә күчергән идем, чөнки ул татар мохитле гимназия. Ләкин без башка милләт балаларын шәп итеп татарча өйрәтәбез. 10-11 сыйныфларда филология профилен ачабыз, аны ачкан вакытта һәр бала белән татар телен өйрәнүен дәвам итүе турында сөйләшәм, чөнки, федераль закон буенча, татар теле 9 сыйныфка кадәр генә каралган, 10-11 сыйныфларда мөмкинлек булганда гына укыта алабыз. 10 сыйныфта да татар телен дәвам итү кирәк, чөнки алар татар әдәбияты белән таныша. Шуңа күрә филология профилен сайлаганда, һәр бала өчен моны шарт итеп куябыз. Бездә 10-11 сыйныфларда татар телен сайлау 100 процент дәрәҗәсендә. 1-9 сыйныфларда рус балаларына атнага өчәр сәгать татар телен укытабыз, 10 сыйныфта ике сәгать куябыз.

Мин әйтер идем: балалар һәм ата-аналарда татар телен өйрәнүгә теләк уятуда мәктәп администрациясенең роле шактый. Телгә ихтыяҗ тумый икән, димәк, мәктәп администрациясе тиешле дәрәҗәдә эшләми дип уйлыйм мин.

– Полилингваль белем бирү концепциясенең төп үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Балалар бакчалары да шушы проектка кертеләме? Концепцияне төзегәндә, нинди тәҗрибәләр кулланылды?

– Проект кысаларында, шушы концепция нигезендә эшләячәк база булган балалар бакчалары билгеләнде. Алар белән уртак концепция төзибез, алар да эшнең асылын аңларга тиеш, полилингваль белем бирү өчен алар өстәмә җиһазланачак. Үземнең кечкенә 4 яшьлек баламнан чыгып әйтәм: бу вакытта бала белән аерым шөгыльләнү кирәк тә түгел, сөйләшү дә җитә, бала шулай үзе дә сизмәстән сеңдерә.

Полилингваль комплекс өч бинадан торачак. Башлангыч мәктәп өчен хәзерге бина реконструкцияләнә, һәм өч тапкыр зуррак янкорма төзеләчәк. Хәзерге мәктәп бинасының мәйданы 5 мең 600 квадрат метр, янкорманыкы 15 мең метр булачак. Казанның Четаев һәм Бичурин урамнары чатында урта мәктәп өчен өр-яңа билингваль комплекс төзеләчәк, төп укыту теле рус теле, башка телләр фән буларак күзаллана. Иң кыйммәтлесе – мин аны полилингваль комплексның ядкәре дип атыйм – 5-11 сыйныфлар өчен 24 мең квадрат метр мәйданлы полилингваль мәктәп. Ул Бондаренко урамында урнашачак. Анда полилингваль мәгърифәтнең бөтен принципларын тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Янәшәдә генә 9 кв.м мәйдан тәшкил иткән кампус сафка бастырылачак. Белем бирү комплексының гомуми мәйданы 50 мең квадрат метр тәшкил итә. Шулай ук, Арча районында балалар өчен ел дәверендә эшләүче өстәмә белем бирү үзәге эшләячәк. Полилингваль комплекста зур спорт заллары, 25метрлы бассейннар да төзеләчәк.

Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бишенче сыйныфтан балалар ата-аналар ярдәмендә үз белем траекториясен билгели алачак. Билингваль мәктәпкә барамы, әллә полилингваль мәктәпкәме. Әлбәттә, без күптелле мәктәпнең мөмкин кадәр өстенлекле булуын сеңдерергә тырышырбыз.

Татар теленә нинди урын бирелә?

– Яңа уку елыннан кайсы предметларны татар телендә, кайсыларын русча һәм инглизчә укыту планлаштырыла? Аеруча татар теленә нинди урын бирелүен беләсе килә. Дәрестән тыш эшчәнлек булачакмы? Нинди яңа дәресләр укытыла башлаячак?

– Без өченче сыйныфтан башлангыч мәктәптә сынлы сәнгатьне, технология һәм музыка дәресләрен инглиз телендә алып барырга ниятлибез. Башлангыч мәктәптә татар сыйныфларында дәресләр татарча, рус сыйныфларында аларның саны 50 гә 50 булыр дип уйлыйм. Инглиз теле 1 сыйныфтан тирәнтен укытылачак, атнасына 5 сәгать керә.

5нче сыйныфка күчкәндә, балаларның сайлау мөмкинлеге туа: билингваль яки полилингваль мәктәп. Полилингваль мәктәптә татар, рус, инглиз телләре бертигез дәрәҗәдә кулланылачак. Мәсәлән, табигать белеме, тарих, җәмгыять белемен татарча укытырга кирәк, чөнки ул безнең тарихыбыз, җәмгыять белән бәйле. Татар телендә көнкүреш лексиканы булдырырга кирәк, шуңа күрә табигать белемен татарча укытмасак, татар теле зәгыйфьләнәчәк.

7 сыйныфтан география, биология, математиканы инглиз телендә укытуны ниятлибез. Казахстан, Финляндия тәҗрибәсеннән чыгып, ул дәресләрне инглиз телендә укыту җайлырак, чөнки хәзерге вакытта бөтен фәнни эзләнүләр, тикшеренүләрнең 90 проценты инглиз телендә алып барыла. Диссертация язучыларга мәкаләне рус телендә бастыруның мәгънәсе юк, чөнки фән теле – инглиз теле. Физика, химияне русча укытырга мөмкин булачак.

7 сыйныфка кадәр дәресләрне рус яки татар телендә укытачакбыз. Мин үзем инглиз теле белгече буларак, яхшы аңлыйм: инглиз теле – көчле тел, ул бөтен телләрне бик тиз бетереп ташларга сәләтле, шуңа күрә борчылуыбыз да урынлы: полилингваль мәктәптә татар телен мөмкин кадәр күбрәк сөйләштерү, сөйләшү һәм укыту теле буларак күз алдына китерәбез. Ә билингваль мәктәптә, 5-11 сыйныфларда татар теле укыту теле булмаса да, без аны барыбер тәрбия теле, рус һәм башка милләт балаларына туган тел кысаларында укытуны күз алдына китерәбез.

Кызганыч, хәзерге федераль стандартлар төбәк компоненты мөмкинлеген чикли, шуңа күрә без мәктәпне “тулы көн мәктәбе” итеп, класстан тыш чаралар үткәрергә уйлыйбыз. 1-11 сыйныф балаларына, русмы, ул татармы – Татарстан, татар халкының тарихын, мәдәният, сынлы сәнгать белемен өйрәтү кирәк. Тарих дәресендә татар баласы бөтен Россия патшаларын өйрәнә, ләкин Татарстан тарихына бары тик ун сәгать кенә билгеләнгән, ун сәгатьтә Татарстан тарихын өйрәнеп булмый. Ә үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге бармы?! Бигрәк тә, татар зыялы баласын тәрбияләү максаты куябыз икән, без баланы үз мәдәниятеннән, музыка, декоратив сәнгатьтән мәхрүм бала итеп күз алдына китерә алмыйбыз, ул үз милләте өчен горурлык хисләре кичерергә тиеш.

Халыкара татулыкны булдыру өчен, дәрестән тыш вакытта 1 сыйныфтан “Бердәмлек фәлсәфәсе” (“Философия согласия”) дигән махсус курс кертеләчәк. Аның концепциясен федераль университет белән бергә эшлибез. Минем өчен милләтара татулык бик мөһим. Чөнки минем балаларым да шушында ук яшәячәк.

Без баланың авыр йөк тоеп, башын күтәрмичә эшләп утыруын теләмибез. Уку шатлык, ачыш белән тулы булырга тиеш. Әйтик, бүген, федераль стандарт кысаларында, күн мозаикасы, Фешин, Боратынский, Нәҗип Җиһанов иҗаты турында сөйләшергә вакыт юк. Чын Татарстан зыялысын бай мәдәни мирасны өйрәтмичә формалаштырып булмый. Бу җайга салынып төзелергә тиеш, бу курсны хәзер Фәннәр академиясе белән эшлибез.

Шулай ук, иртәнге беренче сәгатьне, бәлки, дәрестән тыш берәр тәрбия сәгате, укытучы белән класс сәгате, я ярты сәгать әдәби китап уку белән башларга кирәктер, чөнки баш миенең активлыгы әле сәгать 9 га гына уянып җитә. Боларны уйлап бетерербез.

Укытучылар белән аралашу теле татар теле булырга тиеш. Позитив тәҗрибәбез бар: һәр елны икешәр 1 нче татар тәрбиясе класслары ача идек, бу сыйныфларга мин зур игътибар бирәм. Анда милләтне кайгыртучан укытучылар эшли. Рус мәктәбенә гадәттә үз милләтеннән үзе дә, ата анасы да читләшкән, үз телендә сөйләшмәгән бала килә, шушы балаларны татарча сөйләштерү, татар милли үзаңнын булдыру максаты куябыз. Шулай булгач, полилингваль мәктәпне ачу өчен бездә нигез бар, татар тәрбия сыйныфлары һәр параллельдә.

"Саф татарча сөйләшүче кызлардан математика, зоологияне инглизчә укыта алырлык укытучыларыбыз бар"

– Өч телдә укыту ул бит әле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә куя. Без инглиз түгел, кайчак татар һәм рус телендә дә укучыларга үтемле тел белән өйрәтүче укытучылар кирәк дибез. Укытучылар мәсьәләсен ничек хәл итәргә уйлыйсыз?

– Бездә укытучыларга ихтыяҗ проблемасы әле булганы юк, чөнки коллектив бик бердәм, кадрлар читкә китми, тотрыклы эшли. Һәр укытучы мәктәп администрациясе өчен якын һәм кадерле шәхес. Инглиз телендә укыта алырлык укытучыларны да тупладык. Мәсәлән, федераль университет биология һәм инглиз теле, математика һәм инглиз теле укытучыларын әзерләп чыгара. Яшь укытучыларны башта практикага алабыз. Без бит аларның чыгарылыш дәүләт имтиханында да утырабыз. Аннары безгә ошаганнарын эшкә чакырабыз. Мәсәлән, хәзер бездә сәләтле яшь биолог һәм инглиз теле укытучылары эшли. Алар биологияне, зоологияне түгәрәк кысаларында инглизчә укыта. Башта аның инглиз телен ни дәрәҗәдә белүен ачыкларга тырыштым. Зоологияне инглизчә укыту планын язарга куштым, планын күргәч, сәләтле булуын аңладым. Хәзер аның дәресләренә кергәч тә сөенәм: саф татарча сөйләшүче кызлардан инглизчә укыта алырлык укытучыларыбыз бар. Математиканы инглизчә укытырлык укытучыларыбыз бар. Федераль университет яхшы эшли, шуңа күрә бу хәл итәрлек проблема.

Полилингваль мәктәпкә без чит телләр туган теле булган кешеләрне дә чакырачакбыз, аларны носитель языка дип йөртәләр. Алар белән укытучылар аралашкан очракта да, аларның гомуми зыялылык дәрәҗәсе арта, үз телләре камилләшәчәк. Балаларга да кызык. Ул өлкәдә эшли башладык. Кайбер вакытларда, кайсы сүз кайда урынлы, кайда урынсыз икәнен шул тел кешеләре генә тоемлый.

Икенче чит тел буларак, испан, француз, немец, кытай белән берәттән, төрек, гарәп телләренә дә басым ясарбыз дип уйлыйм. Төрек теле дә бик кирәк. Мәсәлән, “Алабуга” икътисади зонасында төрек теле кирәк булган 290 вакансия бар дип беләм. Кайсы тел якын – бала үзе сайлаячак. Хәзер ФГОС стандартлары буенча 5 сыйныфтан икенче чит теле мәҗбүри. Кадрларны бушлай да чакырып була. Испан илчелеге ел дәвамында хезмәт хакы үзе түли, бары тик укытучыга яшәү өчен шартлар тудырырга кирәк.

Бүген өч телдә укыта алырлык 5 укытучыбыз бар, әлегә шулар җитәрлек, ә менә рус һәм татар телләрендә укыта алырлык укытучыларыбызны арттырасы булыр.

– Полилингваль комплекста барлыгы ничә бала укыячак?

– Һәр бинада план буенча 800 әр бала булачак, өч бинаны бергә кушсак, 2400 бала укырга тиеш, ләкин бу план буенча, кызганыч, Казанда мәктәпләрендә 25 шәр бала укыган сыйныфлар юк диярлек. Башлангыч мәктәп, билингваль, полилингваль комплексларның һәркайсында 32 шәр сыйныф, димәк, барлыгы 96 сыйныф оештырылачак.

– Яңа уку елыннан балаларны кабул итү ничегрәк оештырылачак соң? 1 сыйныфка сезгә килергә теләүчеләр исемлеккә керә алачакмы?

– Без гадәттә 1 сыйныфка 220 бала ала идек, шуның микрорайонга караганы 70-80 бала, калганнары башка микрорайоннардан. Казаныбызның башка районнарыннан да килеп укырга мөмкин, бары тик Тукай телендә сөйләшергә, Шекспир телен яхшы белергә һәм, әлбәттә, рус телен дә яхшы үзләштерергә теләкләре булсын.

Ә, әйтик, башлангычтан соң 5 сыйныфка сезгә килергә теләүчеләр белән ничегрәк, аларны конкурс нигезендә кабул итәсезме?

– Полилингваль мәктәптә шундый мөмкинлек булачак: без 5 сыйныфка тагын өстәмә ике класс җыябыз. Безнең укыту стандартларын өйрәнеп, ата-аналар әзер тора ала, шуңа күрә ерак яшәүче балалар өчен Бондаренко урамында мәктәп янында кампус та төзеләчәк. Әгәр республикабызның башка районнарыннан теләк белдерсәләр, интернатта яшәп, ялларга әти-әниләре янына кайта алачаклар. Закон буенча, 5 класска кабул иткәндә, без конкурс та ясый алабыз, теләүчеләр бик күп булса, конкурсы да булыр. Ә 1 сыйныфка бала тест яки конкурс белән кабул ителергә тиеш түгел.

"Бер телдә генә сөйләшкән кеше үз-үзен бик мәхрүм иткән бер кешедер"

– Ата-аналар арасында кечкенәдән берничә тел өйрәтү психикага зыян сала, дип уйлаучылар бар. Димәк, бу ялгыш фикер?

– Әйе, бу хаталы фикер. Хәзер бик күп илләрдә полилингвизм, билингвизм бар. Шул ук Финляндиядә ике дәүләт теле – фин һәм швед теле. Шведларның саны илләрендә 5 проценттан ким, ләкин, моңа карамастан, һәр кеше швед телен дә өйрәнә. Өстәвенә, бөтенесе инглиз телендә дә сөйләшә алырлык дәрәҗәдә. Европа кешесе 3-4 телле булырга тиеш. Шул ук Каталония, Швейцария, Италия, Германиядә күп телле ватандашлар. Телне өйрәнгән саен, кешенең һәм баланың сәләте яхшыра бара, миңа калса. Бер инглиз фәлсәфәчесе әйткән: үз телеңне аңлар өчен, ким дигәндә, ике чит тел белү кирәк ди, ул чыннан да шулай. Бер телдә генә сөйләшкән кеше үз-үзен бик мәхрүм иткән бер кешедер, чөнки хәзер Европа портфолиумнарыннан чыгып карасак та, һәркем, ким дигәндә, ике чит тел белергә тиеш. Бер телдә сөйләшүче кешене берничек тә XXI гасыр таләпләренә туры килә дип күз алдына китереп булмый.

– Өч телдә укыгач, имтиханнар да шул телдә тапшырылыр, бәлки...

– Безнең дәүләт имтиханын бары тик рус телендә тапшыру каралган. Әмма ләкин, күп телдә укый алган бала өчен ЕГЭны рус телендә бирүнең бернинди кыенлыгы юк, бу уйлап чыгарылган мәсьәлә. Сөбханалла, татар гимназияләре дә ЕГЭ ларны матур гына итеп бирәләр, рейтингларын карасак, бер дә рус мәктәпләреннән ким түгел, кайчак югарырак та әле.

– Үзегез ничә тел беләсез?

– Мин һөнәрем буенча инглиз һәм гарәп теле укытучысы, татар, рус телләре аралашу теле. Алты ел элек үземдә төрек телен яхшы үзләштерү ихтыяҗы туган иде. Мин аны фәнни принципларга нигезләнеп өйрәндем. Кичен төрек китапларын укымасам, көнем әрәм булган дип саныйм. Төрекчә сөйләшәм һәм укыйм. Мәктәптә заманында француз телен дә өйрәндем, бик яхшы сөйләшмәсәм дә, аралаша алам. Вакытында испан теленә дә игътибар биреп алдым. Мәктәптә Венесуэладан бер укытучы эшли, аның белән аның туган телендә испанча аралашабыз, бик матур тел. Саф итеп бернинди сүзлексез, фразеологизмнарны аңлап, матур итеп яза алырлык дүрт телдер – рус, татар, инглиз һәм төрек телләре. Гарәп теле дигәндә, хәзер менә Рамазан якынлаша, Ураза вакытында Коръәнне уку бурычы бар бит, аны укыганда гарәп телен дә кабатлыйсың, аны да онытмыйсың, димәк. Шулай 5-7 тел җыела бугай инде.

Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә, комплекс 2020 елның 1 гыйнварына ачылырга тиеш. “Минтимер Шәрипович шулай дип әйткәч, шулай булыр дип ышанабыз. Башта билингваль мәктәп ачылыр, аннары башка биналар әзерләнер. Хәзерге бина төзекләндереләчәк. Нормаларга туры китереп, фасады үзгәртеләчәк, кабинетлар башлангыч сыйныфлар өчен үзгәртеп корылачак", - диде ул.

  • “Адымнар – к знаниям и согласию” исеме астында 2022 елга алты полилингваль комплекс пәйда булачак - Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада. Бу - эшнең беренче этабы гына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100