news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«15 шакмактан торган магнит баганасы»: Әлмәттә 2 яшьлек сабый магнитлы шакмаклар йоткан

news_top
«15 шакмактан торган магнит баганасы»: Әлмәттә 2 яшьлек сабый магнитлы шакмаклар йоткан
Фото: © Альмир Абашевның МАХ каналы

Әлмәт балалар хастаханәсендә хирурглар магнитлы шакмакчыклар йоткан 2 яшьлек баланың гомерен саклап калган. Бу хакта үзенең МАКС каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итә.

Әнисе сүзләренчә, бала конструктордагы зурлыгы 2×2 мм булган берничә магнитлы шакмакны йоткан.

Рентген тикшерүе ашказаны-эчәклек юлында 15 шакмактан торган «магнит баганасы» барлыгын күрсәткән. Аларның сигезе – ашказанында, җидесе нечкә эчәклектә кысылып калган. Ике магнит чылбыры органнар стеналары аша бер-берсенә тартылган. Бу тукымаларның кысылуы һәм перитонит барлыкка килү куркынычы тудырган.

Заманча эндоскопик җиһаз ярдәмендә табиблар операцияне кисем ясамыйча гына үткәрә алган. Әмма магнитларны чыгару җиңел булмаган: соңгы магнит ашказанының лайлалы тышчасы җыерчыгына «яшеренгән», һәм табибларга аны күрмичә эшләргә туры килгән.

Хастаханә эндоскописты Айнур Камалов операцияне ювелир төгәллек белән башкарган. Магнитлар тукымаларга зыян китермичә чыгарылган.

Контроль рентген-снимок ашказаны һәм эчәклек стеналарына зыян килмәвен раслаган. Берничә магнит икенче тәүлектә табигый юл белән чыккан. Хәзер баланың хәле яхшы, ул өйгә кайтаруга әзерләнә.

«Хөрмәтле әти-әниләр! Җитештерүчеләр уенчыкларның тышлыгында күрсәткән яшь чикләүләрен үтәргә киңәш итәбез. Магнитлы конструкторларның аеруча куркыныч булуын ассызыклыйбыз. Йотылган магнитлар эчәклек стеналары аша бер-берсенә тартыла һәм тукымалар некрозына, перитонитка һәм башка тормыш өчен куркыныч өзлегүләргә китерергә мөмкин. Әгәр бала магнит йотса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип кисәтә Альмир Абашев хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар