Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«15 ел бергә яшәгәннәр». Көнче ир биш балалы хатынны ничек үтерүен сөйләгән

news_top_970_100

Свердловск өлкәсендә Александр Б. элеккеге хатыны – 5 бала анасы Любовь Б.ны ничек үтергәнен сөйләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

  • «Шәһәргә күченмәкче иде» – Биш бала анасын элеккеге ире буып үтергән, дип язган идек.

37 яшьлек Александр бу турыда полиграфта сорау алганнан соң сөйли.

«Ул гаебен таныды, хатынны көнчелектән буып үтерүен әйтте. Аннары мәетне куйган урынын күрсәтте. Моңа кадәр мәетнең кайда булуын хокук саклаучылар белми иде», – дигән Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Александр Шульга.

Коптелово авылында яшәүче 36 яшьлек Любовь 20 көннән артык югалган булып санала. Ул Александр белән 15 ел никахта яши. Любовь белән Александрның уртак 4 баласы һәм Любовьның беренче никахыннан 1 баласы бар.

2022 елда август азагында ир хатынга каты итеп суга, хатынны хастаханәгә салалар. Александрның апасы Мария сүзләренчә, ир хатынының башка кеше белән хат язышуын белеп ала һәм көнләшә.

«Салган булган, артык көч кулланылган, хатын баскычтан егылып, хастаханәгә эләгә. Миңа 13 мең штраф салдылар. Тагын бер кабатланса, утыртабыз, диделәр. Аннары мин аңа бармак белән дә тимәдем. Кыйнап торган, дип гайбәт сөйлиләр. Люба эштән исереп кайта иде, миңа кычкырды, мин, талашмас өчен, башка бүлмәгә китә идем», – ди Александр.

Туганнары сүзләренчә, Любовь белән Александр гел көнчелек аркасында талашып яши. 2022 елның 11 октябрендә алар аерылыша. Ләкин 4 бала белән бергә уртак йортта яшәүне дәвам итәләр. Любовьның беренче никахта туган улы Максим Екатеринбургта яши.

10 гыйнварда аларның өендә тентү була, балаларны полициягә алып китәләр, полиграфта тикшерәләр. 37 яшьлек Александрны кабат полиграфта тикшерәләр.

«Мәетне ул Реж елгасы аша күпергә кадәр илткән, чыршы агачлары арасына яшергән, кар белән күмеп калдырган. Шунысы да билгеле: җинаять кылган урын хатынның яратып йөри торган җире була, ире аны нәкъ шунда үтерә. Тоткарларга бер көн алдан, хатын аның янына «төнлә килә» башлый. Ул шуңа бик борчыла, шуңа күрә дә гаебен танып күрсәтмә биргәнен әйтә, җанына җиңеллек китерергә теләгән», – ди Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых.

12 гыйнварда Александрны 2 айга сак астына алганнар, тикшерү эше дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Любовьның балигъ булмаган 4 баласын опека органнары алып киткән. Аларны олы абыйлары – 18 яшьлек Максим опекага алырга булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100