Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәһәргә күченмәкче иде» – Биш бала анасын элеккеге ире буып үтергән

news_top_970_100

Уралда 5 балалы хатын югалган. Аның мәетен урманда тапканнар. Хатынны элеккеге ире буып үтергән, дип хәбәр итте РЕН ТВ.

Любовь исемле хатын балаларын алып, авылдан күченеп китәргә җыенган булган. Александр исемле элеккеге ире исә моңа каршы чыккан.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, хатынның үлеме сәбәбе – механик асфиксия. Ягъни элеккеге ире аны буып үтергән, аннары мәетне урманга илтеп ташлаган.

Любовь элеккеге ире белән бергә Коптелово авылында яши. Хатын 2022 елның декабрендә югала. Ул Реж шәһәренә әтисе янына барырга тиеш була. Шунда ул эш тә эзләргә җыена, аннары балаларын алып күченмәкче була.

Аның мәетен 10 гыйнварда волонтерлар таба, аннары хокук саклаучылар Александрны тоткарлый. Сорау алганда, ул гаебен танып, күрсәтмә бирә. Җинаять сәбәбе – Любовьның балалар белән Режга күченеп китүе өчен талаш.

Мәет табылгач, Александр хатынының үлемендә ниндидер сектантларны гаепли башлый. Ләкин мәрхүмәнең хезмәттәше сүзләренчә, Любовьны ире моңа кадәр дә еш кына җәберләп яшәгән.

«Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 36 яшьлек Любовь шәхси йортта балигъ булмаган 4 баласы һәм элеккеге ире Александр белән бергә яши. Любовьның мәете табылгач, Александрга карата җинаять эше ачылган.

Ачыкланганча, Любовьны 22 декабрьдә үтергәннәр. Фаҗига булган көнне ул Александрга үзен Режга илтергә сорый. Режда фатир арендаламакчы була. Мөгаен, Александр шуны белгәч ярсыгандыр. Юлда алар талаша, машинадан чыгалар, аннары җинаять була. Александр мәетне Реж елгасы аша күпергә кадәр илтә, чыршы агачлары арасында карга күмеп калдыра, дигән ведомствоның матбугат сәркатибе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100