15 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +21..+26˚ градус.
16 июньдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +20..+25˚ градус.
Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Үсемлекләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, җимеш бирә торган агач-куакларга авыруларга һәм корткычларга каршы препаратлар сиптерергә була.