news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самараның элеккеге мэрын һәм аның хатынын атып үтергәннәр

news_top

Самараның элеккеге мэры Виктор Тарховны хатыны белән бергә атып үтергәннәр. Бу турыда РИА Новости яза.

«Хокук саклау органнары белешмәсе буенча, җинаятьтә аларның кыз оныгы шикләнелә, ул тоткарланган», – диелә хәбәрдә.

Виктор Тархов 2006-2010 елларда Самара мэры була, диелә.

Соңрак «РИА Новости» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, мәрхүмнәрнең гәүдәләре әле табылмаган. Аларның югалуы турында Тарховның партнеры сөйләгән. Җинаятьтә шикләнелүче хатын-кыз тоткарланган, ул күрсәтмә бирүдән баш тарткан. «Үтерү» турында җинаять эшне ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар