Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

14 ел инвалид коляскасында йөргән Чаллы кызы аякка баскан: «Әни буласым килә»

Чаллы кызы, коляскалы биюләр буенча дөнья чемпионы Гөлназ Акбашева үзенең бу тормыштагы иң зур җиңүен яулаган – 14 ел вакытын инвалид коляскасында үткәргәннән соң, ниһаять, аякка баскан. Максатына ирешү өчен күпме көч түгүе, ни өчен аякка басачагына өметен өзмәве, йөри башлагач үзгәргән тормышы турында Гөлназ «Интертат» хәбәрчесенә дә сөйләде.

news_top_970_100
14 ел инвалид коляскасында йөргән Чаллы кызы аякка баскан: «Әни буласым килә»
Гөлназ Акбашеваның шәхси архивыннан

Инвалид арбасында хәрәкәтләнергә мәҗбүр булып та, рухы сынмаган Гөлназ Акбашеваның коляскалы биюләр буенча төрле илләрдә уздырылучы чемпионатларда җиңү арты җиңү яулавын сокланып күзәтә идек. Гөлназның репетицияләренә эләккәнем, аның кайбер сәламәт биючеләрнекенә караганда да сыгылмалырак гәүдәсенә, искиткеч җиңел хәрәкәтләренә күз тия күрмәсен дип карап торганым да бар. Үзе дә тормышка рәнҗүле түгел, эчкерсез, йөзеннән һәрвакыт нур бөркелә. Гөлназның йөреп киткәнен ишеткәч тә бик шатландым. Хәер, моның шулай булачагына аны күреп белгән берәр кеше булса да шикләндеме икән? Үҗәт, бик үҗәт кыз ул Гөлназ.

Коляскалы вакытта да бер минутын да бушка уздырмаган тынгысыз Гөлназның хәзерге тормышы кайнап тора. Спортзалга йөреп күнекмәләр ясавын дәвам итә, бассейнда йөзә, керфек ясау мастеры булып эшли. Сөйгәне белән гаилә кору, әни булу турында хыяллана.

«Хирург әтигә: «Бу кыз беркайчан да йөрмәячәк» дигән»

18 яшендә Гөлназ авариягә очрый. Рульдәге дусты, идарәне югалтып, машина баганага килеп бәрелә. Салон эчендәге берничә кешедән бары тик Гөлназга гына зыян килә. Умырткалыгына ясалган катлаулы операция көтелгән нәтиҗәләрне бирми – кызның аяклары хәрәкәтләнми башлый.

Диагнозымның ни дәрәҗәдә җитди булуын мин башта аңлап та бетермәдем. Чөнки авариядән соң миңа операция ясаган хирург: «Яңа елга аякка басачаксың», - дип тынычландырды. Аның сүзләре көч өстәгәндер күрәсең, өметсезлеккә бирелеп, өйдә бикләнмәдем. Тернәкләндерү үзәкләре белән генә чикләнмичә, махсус тренер белән дә шөгыльләнә башладым. Баштарак минем өчен утырып тору да коточкыч газаплы булса, әкрен-әкрен генә ниндидер хәрәкәтләр ясау сәләтем кире кайтты. Алга китеш күренә башлагач, әти кыяр-кыймас кына миңа дөресен сөйләп бирде. Хирург әтигә: «Бу кыз башка йөри алмаячак», – дип әйткән булган икән.

Ләкин ул вакытта бу сүзләр минем өчен мөһим түгел иде инде. Чөнки минем уңышларым күзгә күренеп арта башлады.

Син коляскалы биюләр буенча дөнья чемпионы, бик күп титуллар, кубоклар иясе. Төшенкелеккә бирелмәс өчен бу шөгыль зур этәргеч булгандыр.

Мин бию белән кечкенәдән шөгыльләндем. Тормышым һәрвакыт бию белән бәйле булды. Авариядән соң берсендә шулай интернет аша сәламәт кешеләрнең биегәнен карап утырам. Әле ул вакытта коляскада биеп булганы турында ишетеп тә белми идем. Сау-сәламәт парларның матур итеп биегәненә и кызыгып утырам инде. Мин шулхәтле бирелеп киттем, арбада килеш үзем дә төрле хәрәкәтләр ясый, хәрәкәтләнә башладым. «Иртәгә үк газета алам да, бию студияләренә шалтыратып чыгам, бәлки гәүдәмнең өске өлеше белән булса да биергә мөмкин булыр, брейк-данска булса да язылырмын», – дип уйлап йокларга яттым.

Иртән телефоным шалтырый. Шәһәрнең социаль яклау бүлегеннән бер ханым миңа шәһәрдә коляскада парлы биюләр оештырылуы турында сөйли, миңа да биеп карарга тәкъдим итә. Мин бу мизгелне әлегәчә хәтеремдә тотам. Кичә генә биисем килә дип хыялланып йокларга ятам, ә иртән миңа «әйдә биергә» дип шалтыраталар. Аллаһы Тәгалә мине ишетте, аның иң зур бүләге булды ул минем өчен.

Биегән елларымны ихлас җылылык белән искә алам. Игътибарымны коляскада утырудан биюгә юнәлтү, илләр күрү, аралашуларга искиткеч бай еллар булды алар.

Мине килү белән үк спорт мастерына кандидат Виталий Морозов белән парлап куйдылар. Коляскадагы партнерша белән бию аның өчен дә ниндидер яңалык булды. Хәрәкәтләребез матур булсын, коляска белән партнерның аягына менмәскә өйрәнү өчен (көлә) миңа да күп тырышырга туры килде. Ә кабат безнең йолдызлы сәгатебез башланды. Коляскалы биюләр буенча нинди генә чемпионатларда булмадык: Италия, Германия, Кытай, Япония (нәкъ менә анда без дөнья чемпионатында беренче урынны алдык), Казахстан, Украина, Амстердам, Польша, Сербия….Төрле илләрдә яшәүче үзем кебек бик күп биюче кызлар-егетләр белән дуслаштык.

Мин менә хәзер дә бик еш кына уйлап утырам – элекке тормышым белән яшәсәм, мин бу кадәр илләр күрә алыр идемме икән? Чөнки сәяхәт итәр өчен финанс ягыннан чикле булмау кирәк. Әлбәттә, мин ул элек, 18 яшьлек кыз бу турыда хыяллана да алмый идем. Бу сынаулар миңа дөнья күрергә мөмкинлек бирде, үземне башка яктан ачтым.

Сез Виталий белән бик җылы мөнәсәбәтләрдә идегез. Сезне бию генә бәйләдеме?

Виталий белән без бик якын дуслар идек. Аның йөргән кызы бар иде. Ул миңа сеңлесенә, мин аңа абыйга караган караган кебек карадым, чыннан да бик якын аралаштык.

Ни өчен хәзер бию белән шөгыльләнмисең?

2015 елда безнең пар таркалды һәм мин бию өлкәсеннән киттем. Китүе авыр булды, яшермим. Тренерым: «Биисең килә икән, бие», – дигән иде. Ләкин мин аякка басарга өчен төп басымны биюгә түгел, ә күнегүләргә ясарга кирәк икәнлеген аңлый идем. Өстәвенә без Виталий белән бөтен мөмкин булган кубокларны алдык, призлы урыннар яуладык. Башкаларга да дөнья күрү, үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирергә кирәк дип уйладым.

Нәтиҗәдә, тренерым Казанга күченде, мин дә аннан калмадым һәм үземне тулысынча күнегүләргә багышладым. 

 

Фото: © Гөлназ Абашеваның шәхси архивыннан

«Ходунки ярдәмендә хәрәкәтләнәм»

Беренче тапкыр үз аякларыңда урамга чыккан көнне искә төшерик әле.

Мин инде өйдә әкренләп ходунки белән йөри башлаган идем. Берсендә иптәш кызыма кунакка барырга җыендым да, үземә: «Булды, Гөлназ, бүген син урамга үз аякларыңда чыгарга тиешсең. Бу беренче адым булсын», – дип катгый итеп әйттем. Ул көнне минем кичерешләрне сөйләп аңлата торган түгел. Эмоцияләремнең чиге булмады, чөнки бу минем өчен бик зур уңыш иде. 

Гадәттә, коляскада утырганда такси чакыртуы да бер бәла иде. Комментарийларда һәрвакыт инвалид арбасында булуын күрсәтсәм дә, «арба машинага сыймый» дип борылып киткән таксистлар да еш очрый иде. Миңа исә яңадан машина чакыртырга, аны озаклап көтәргә туры килә. Үз аякларымда урамга чыга алу бу мәсьәләдә дә зур плюс булды. 

Баштарак урамда йөргәндә егылырмын дип курка, кемнедер янәшәмдә булуын сорый идем. Соңгы вакытта үзем генә ышанычлы йөри алам.

Син хәзер коляскага бөтенләй утырмыйсыңмы инде?

Кайвакыт утырам әле. Ходунки ярдәмендә хәрәкәтләнсәм дә, көне буе үз-үземне күтәреп йөртү авырга туры килә. Тынычлап кына урамда йөреп керәсе, кибеткә барып кайтасы килгән вакытлар була. 

«Мин аякка баскач, әйләнә-тирәмдәге кешеләр саны кимеде»

Аякка басуыңны якыннарың, дусларың ничек кабул итте ?

Беләсезме, әгәр дә янәшәмдә якын кешеләрем булмаса, миңа инвалид арбасында утырачагымны белү икеләтә кыен булыр иде. Алар миңа һәрвакыт зур терәк булды. Ә менә ходунки белән үзем йөри башлагач, барысы да: «Ә, Гөлназ аякка басты, димәк барысы да әйбәт», – дип уйлый башладылар бугай. Ничектер аралашу даирәм тарайды, янәшәмдә бик аз кешеләр генә торып калды. Миңа менә шуны кабул итүе кыен булды. Чөнки аякка бассам да, мин ярдәмгә мохтаҗ идем әле. Йөрүе бик авыр, нык тирли идем. Шулай итеп кырыемда туганнарым, иң-иң якын дусларым, сөйгән ярым гына калды.

 

Фото: © Гөлназ Акбашеваның шәхси архивыннан

Егетең белән син аякка баскач кына таныштыгызмы?

Юк, без инде 5 елга якын бергә. Баштарак җылы итеп, дусларча аралаштык, бергәләп урамда йөри идек. Соңрак дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде.

Сине бүген матурлык өлкәсендә эшлисең дип беләм.

Әйе, керфек ясау мастеры булырга укыдым да, хәзер бер студиядә урын арендалыйм. Крестик белән чигәргә бик яратам, бәлки шуңадыр, керфек ясау миңа бик ошый. Икесе дә вак эш бит. Баштарак клиентларым арасында: «Ә сезгә нәрсә булды?» – дип төпченүчеләре бар иде. Хәзер ияләнделәр инде.

Иелеп эшләү кыен түгелме?

Баштарак аркам, кулларым, күзләрем авырта, иелеп эшләүнең авырлыгы бөтен мускулларга төшә иде. Әмма тренерларым миңа эшләр өчен иң кирәкле мускулларга басым ясады, иң беренче чиратта күнекмәләр белән аларны ныгыттык.

 

Фото: © Гөлназ Абашеваның шәхси архивыннан

«Чаллыда инвалид арбасында утырган кеше берничек тә эләгә алмаслык биналар күп әле»

Гөлназ, Чаллыда уңайлы мохит турында сөйләп кит әле. Күп хәрәкәтләнәсең, кайда гына булмыйсың. Шәһәребездә уңайлы мохит булдырылганмы?

Мин Чаллыда уңайлы мохит галочка өчен генә булдырылган дип әйтә алмыйм анысы. Соңгы елларда Чаллыда уңайлы мохит булдырырга тырышалар, яңа йортлар җайлы пандуслар белән төзелә. Ләкин коляскада йөргәндә киртәләрнең шактый булуын аңлый идем. Чөнки инвалид арбасында утырган кеше берничек тә эләгә алмаслык элеккерәк биналар, йортлар да бик күп әле. Мәсәлән, әти-әниләремнең фатиры 9 катта урнашкан. Ә лифт бары тик 8 катка кадәр генә күтәрелә. Инвалид арбасында килеш тулы бер катны узарга кирәк. Алар белән яшәгәндә чит кеше ярдәменнән башка урамга чыгу турында уйлый да алмый идем. Хәзер яши торган фатирым яңа йортта. Соңгы катка кадәр күтәрелә торган иркен, киң лифтлар, уңайлы пандуслар куелган, коляска белән дә, ходунки белән дә йөрүе бик җайлы.

Бу көннәрдә генә менә шәһәр пляжлары турында сөйләшеп тордык. Физик мөмкинлекләре чикле кешегә анда төшү гомумән реаль әйбер түгел. Булган пандуслары да бик текә, куркыныч.

Ә менә шәһәр парклары, скверларында рәхәтләнеп йөрергә җай бар, җәяүле юллары тигез, киң, пандуслары да уңайлы.

Башка илләрдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә мөнәсәбәт ничек? Россиядәгедән аерыламы?

Аерма бик зур. Чит илләрдә мөмкинлекләре чикле кешеләр ничектер гадәти кабул ителә. Бездә урамга чыккач та артыңнан борылып карап калырга мөмкиннәр. Мине бу бик оялта иде. Болай эшләүне әдәпсезлек, тәрбиясезлек дип саныйм. Ә башка илләрдә сиңа шул дәрәҗәдә тиң итеп карыйлар ки, үзеңнең коляскада утырганыңны, башкалардан аерылып торганыңны да онытасың. Кешенең йөрмәве алар өчен чик түгел. Алар синең белән башкалар кебек үк аралаша.

Чит илдә халык бик ярдәмчел. Бездә, хәтта, таксига утырганда да теләр-теләмәс кенә ярдәм итүчеләр, бездән ничектер куркып караучылар очрый иде. Барысы да түгел, әлбәттә. Мәсәлән, хатын-кыз таксистлар, ир-атларга караганда да зуррак теләк белән ярдәм итәргә алыналар. 

 

Фото: © Гөлназ Абашеваның шәхси архивыннан

«Мин үземнең инвалид коляскасында утыруымны беркайчан да кабул итмәдем»

Гөлназ, социаль челтәрләрдә коляскадагы бер генә фотоң да юк. Син тормышыңның бу этабын тормышыңнан сызып атарга телисеңме?

Белмим, бәлки үземнең инвалид коляскасында йөрүемне ахырга кадәр кабул итеп бетерә алмаганмындыр. Шуңа күрә һәрвакыт коляскасыз фотолар гына куярга тырыша идем. Әгәр дә мин моны кабул итсәм, язмышым белән килешәчәкмен дип уйладым. Куярга кирәк инде, куярга дип уйлый идем дә, тагын фикеремнән кире кайта идем. Чөнки мин үземне һәрвакыт басып тора, үз аякларымда йөри торган итеп күрдем.

Гөлназ, менә шундый диагнозны ишеткәч төшенкелеккә, эчкечелеккә бирелгән , наркоманга әверелгән кешеләр дә күп. Син үзеңдә дөрес итеп яшәр өчен, үзеңне җиңеп чыгар өчен ничек көч таптың?

Әлбәттә, баштарак минем дә барысын да ташлыйсым килгән вакытларым бик еш булды, яшермим - хәзер дә була. «Мин шундый ардым, башка азапланырга теләмим», - дип уйлыйм… Кабат тынычланам. Буламы, булмыймы, эшләп карарга кирәк дим үземә. 

 Ләкин шунысын әйтергә кирәк - берәр кайчан аякка басачакмын дигән өметне мин беркайчан да югалтмадым. Эчемнән генә бу көннең киләчәген тоя идем. Чөнки мин сәламәт вакытымда да бер урында гына утырып тора белмәдем. Биедем, баскетбол, волейбол белән шөгыльләндем. Тегү, чигү кебек кул эшләренә өйрәндем. Минем өчен бөтен нәрсә кызык иде. Тормышны яраттым һәм хәзер дә үлеп яратам. Менә шул миңа югалып калырга ирек бирмәгәндер дип уйлыйм.

Хыялларың белән дә уртаклаш әле.

Минем биисем килә! Беләсезме, ходунки ярдәмендә хәрәкәтләнә башлагач, минем башымда шундый матур сценарий туды. Менә мин аякка бастым, тагын аз гына шөгыльләнәм дә - таяк белән генә йөри башлыйм. Ә бераздан үз аякларымда йөреп китәм… Әмма бөтен мускулларны да берьюлы эшләтеп җибәрү җиңел эш түгел икән. Моның өчен бик күп эшләргә кирәк. Тәнәфесләр ясамыйча, үзеңне шөгыльләнергә мәҗбүр итәсең, ә нәтиҗәләре бик-бик аз, алар әкрен генә килә. Инде аякка баскач, ярты юлда ташлыйсы да килми. Шулай да, мин хәзер бер нәрсәне яхшы аңлыйм – миңа яшәргә өлгерергә кирәк икән. Яшәргә биредә туры мәгънәсендә. Тормышка реаль карарга һәм бүген яшәргә. Минем биисем килә, ә нигә әле үз аякларымда ныклап йөри башлаганны көтәргә? Бәлки миңа коляскада биергәдер! Нәрсәнедер чигерергә, башка вакытка калдырырга теләмим.

Гаилә корасым, әни буласым килә. Бу мәсьәләдә дә мин «үстем». «Башта үзеңне аякка бастыр әле, Гөлназ, кабат бала турында уйларсың. Баланы аны карарга, тәрбияләргә кирәк, ул бик күп игътибар сорый», - дип, үземә еш кына киртәләр куя идем. Ә хәзер мин баланың алга таба барырга комачау итмәячәген аңлыйм. Бәлки улым яки кызым ныклап йөреп китүем өчен стимул булыр, җитәкләшеп урам буйлап атларбыз.

Барысы да син теләгәнчә булачак, Гөлназ! Уңышлар!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 август 2022
    Исемсез
    Саулык-сәламәтлек сиңа, Гөлназ! Күңелеңдәге матур хыялларың тормышка ашсын🙏 Бәхетле киләчәк сиңа!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100