12 яшьлек «тәмле телле» блогер Арслан Усманов: «Татар теле ничек бетсен инде ул?!»
Бу көннәрдә интернет киңлекләрендә утыручылар тәмле-е-е итеп татарча сөйләшүче Арслан исемле яшь блогерны күзәтә. Арсланның Актанышларча татарча сөйләме, көндәлек тормышын күрсәтеп барган самими видеолары йөрәккә май булып ята. «Интертат» кыска гына вакыт эчендә үзенең мөлаемлеге белән 17 мең кешене җәлеп иткән Арслан Усманов белән таныштыра.
Блогерлар хакында без бик күп язабыз. Арслан исә алар арасында иң яше. Әңгәмәдәшемә әле 12 генә яшь. Ул Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, 7 нче сыйныфта белем ала.
«Татарча сөйләшүем популярлык китерде»
Арслан үзенең блогын берничә ай элек кенә алып бара башлаган. Ул балаларга хас табигыйлеге белән аерылып тора, җырлаган кебек тәмле тел белән сөйли. Язылучыларын да Арслан әнә шул татарча матур сөйләшүе белән җәлеп иткән дә инде. Гәрчә, үсеп килүче буынның татарча сөйләшүе гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә ят, тансык күренеш булуын танысак, һәм бу факттан күңелгә бик моңсу булса да.
Без өйдә дә, мәктәптә дә – бөтен җирдә татарча аралашабыз. Татарча сөйләшү бездә гадәти әйбер. Актанышта татарча белмәгән кешегә хәтта аптырыйлар дип тә әйтер идем әле мин. Шуңа күрә блогымны нинди телдә алып барырга икән дип баш ватмадым – татарча алып бара башладым. Социаль челтәрләрдә видеолар төшерүче балалар күп. Әмма чиста, саф татар телендә сөйләшүчеләре бик аз. Менә шул ягым белән халыкны җәлеп иткәнмендер инде. Татарча сөйләшүем миңа популярлык китерде, – дип елмая Арслан.
Арслан экраннар аша гына түгел, чын тормышта да бик позитив егет икән. Аның белән аралашудан күңелләр күтәрелеп китә. Арсланның блогын да шуңа яратып карыйлардыр, мөгаен. Шунысы да кызык, моңа кадәр Арслан социаль челтәрләр белән артык «дус» булмаган. Җәйге яллар ахырында гына, кызыксынып китеп, үзенә сәхифә ачып җибәргән. Блог алып бару – Арслан өчен яңа тәҗрибә.
Кайчан да булса блогер булырмын дип уйлап та караганым булмады. Социаль челтәрләрдә теркәлгәч кенә башкаларның видеоларын кызыксынып карап бара башладым. «Нигә әле миңа да видеолар төшереп карамаска?» – дигән фикергә килдем. Шулай башланып китте инде. Башта бер видео урнаштырдым, ул кешеләргә бик ошады. Аннан икенчесен төшердем. Хәзерге вакытта язылучыларыма үземнең бөтен көндәлек тормышымны күрсәтеп барырга тырышам, – ди ул.
Арслан популярлашуының тагын бер сәбәбе дип үзенең гадилеген атый. «Мин камера алдында да, тормышта да бер төрле. Контент әзерлим, бүген шундый-шундый видеолар төшерәм, дип уйлаганым юк. Нәрсә белән шөгыльләнәм – шуны гына күрсәтеп торам. Минем блогның үзенчәлеге шунда – биредә барысы да гадәти булырга тиеш», – ди ул.
«Миңа гел әйбәт комментарийлар гына калдыралар»
Арсланны үзенең сәхифәсенә иң беренче итеп террасада чәй эчеп утырганда мәктәп хәлләре белән уртаклашкан видеосын урнаштырган иде. Блогерның «беренче коймагы» һич тә төерле чыкмаган – аңа популярлыкны да нәкъ менә шушы видеосы алып килгән. Тәмле телле егетнең видеосы кинәт кенә таралып киткән, аны башкалар да үзләренә күчереп куя, дусларына җибәрә башлаганнар.
Арсланның инде үз фанатлары да барлыкка килгән. «Афәрин, апаем», «Татарча шундый тәмләп сөйли бит бу егет», «Чын татар малае», «Мәктәптәге укытучылар кебек чип-чиста сөйли», «Бик матур, акыллы, изге күңелле, супер егет», «Бик якты, җылы контент. Уңышлар сиңа», «Балакаем, синең татарчаң өчен әти-әниеңә зур рәхмәт», «Чыдап булмый бу «мур-мур» сөйләшүгә. Язылам!», «Улым, син төннәрен йоклый аласыңмы соң? Күзсенеп ятмыйсыңмы?» дип йөзләгән комментарийлар калдыралар алар аның видеолары янында. Ә менә хейтер ишеләр белән Арслан әлегә «таныш түгел».
«Миңа гел әйбәт комментарийлар гына калдыралар. Алар барысы да минем кәефемне күтәрә, татарча тагын да матуррак итеп сөйләшергә стимул бирә», – ди яңа дустым.
«Мин камера алдында да, тормышта да бер төрле»
Фото: © «Ялкын» журналы, Эльвина Йосыпова
«Актанышта яшәр идем»
Интернетның мөмкинлекләре чиксез. Арсланга да блогын ачып җибәрү белән популярлык дигән әйбер килә. Актанышның үзендә аны инде таныйлар, килеп кочаклап алучылар шактый икән. Ә менә бу популярлык Арсланның үзенә ошыймы соң? Бу уңайдан ул нинди хисләр кичерә?
«Беренче чиратта болар барысы да миндә гаҗәпләнү хисе уяткандыр. Мине бит төрле шәһәрләрдә, алай гына да түгел, хәтта чит илдә яшәүче татарлар да карап бара. Мин моны комментарийлар аша күреп беләм. Алар миңа мактау сүзләре яза, теләктәшлек белдерәләр. Шул ягы бик рәхәт», – ди яшь әңгәмәдәшем.
Соңгы вакытта Арслан, әтисе тәкъдиме белән, блогын кешеләр өчен файдалы итү ягын да уйлый башлаган. Мәсәлән, ул язылучыларын Актанышның төрле матур урыннары белән таныштыра.
Бу урында Арслан туган ягын чиксез яратуын, Актаныштан читкә китәргә теләмәвен дә әйтте.
«Казан кебек зур шәһәрләр дә ошый миңа, әмма кунакка барып кайту өчен генә. Яшәвен мин Актанышта яшәр идем. Бездә яшәргә бик уңайлы, тыныч. Актанышның үзендә һәм тирә-яктагы авыллардагы паркларда йөрергә аеруча яратам. Бездә бөтен урыннар да каралган, чиста, матур. Җәй буе дуслар белән өйгә кайтып кермибез – балык тотабыз, вакытыбызны урамда уздырабыз», – ди ул.
Арсланның матур сөйләшүе һәм үзен камера алдында ышанычлы тотуы – әти-әнисенең дә тырышлыгы. Блог алып баруда якыннары аңа тулысынча теләктәшлек белдерә.
«Минем әтием Руслан исемле. Ул матбугат үзәгендә эшли. Әнием Земфира – хуҗабикә. Казанда белем алучы Әдилә һәм Алинә исемле апаларым да гел булышып торалар, үзләренең идеяләре белән ярдәм итәләр. Тик менә үзләре генә бер дә төшәбез дип тормыйлар, камераны бер дә яратмыйлар, – дип көлә Арслан.
«Әнвәр Нургалиев белән дуэт җырлар идем»
Арслан, блогер булудан тыш, яхшы билгеләргә генә укый, спорт һәм музыка белән кызыксына.
Мин бик яратып вокал белән шөгыльләнәм. Инде җиденче ел сәнгать мәктәбендә белем алам. 5 ел ансамбльгә дә йөргән идем, вакыт җиткереп булмый башлагач, анысын ташларга туры килде. Укытучым Сиринә Муллаяновна белән бергәләп җырларга өйрәнәбез. Бәләкәй вакыттан ук төрле район һәм республика күләмендә уздырыла торган бәйгеләрдә, «Йолдызлык» сыман зур фестивальләрдә чыгышлар ясыйм. Гел алдынгы урыннар алам. Репертуарны без укытучым белән бергәләп сайлыйбыз. Аеруча татар халык җырларын яратып башкарам. Кечкенәдән сәхнәләрдә чыгыш ясау миңа кыюлык өстәде.
Татар эстрадасы җырчыларыннан кумирларым – Айдар Галимов һәм Салават Фәтхетдиновлар. Шулай ук Әнвәр Нургалиев җырлары бик ошый. Мөмкинлек килеп чыкса, бик теләп аның белән дуэт башкарыр идем», – дип уртаклаша Арслан.
Күптән түгел генә Арсланны Яңа ел төнендә ТНВ телеканалында күрсәтеләчәк «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруында төшәргә дә чакырганнар.
«Популяр татар артистлары белән бер сәхнәдә уйнадым, аралаштым, таныштым. Мине күбесе таныды да әле. Инде хәзер тизрәк Яңа елны җиткерәсе килә башлады. Берәр кайчан Яңа ел төнендә күрсәтеләчәк тапшыруда төшәрмен дип башыма да килмәгән иде. Аннан мин андый тапшыруларны алдан төшереп куялар дип белмәгән идем. 31 декабрь көнне туры эфирдан күрсәтәләр дип уйлап килдем», – ди блогер.
Фото: © «Популяр татар артистлары белән бер сәхнәдә уйнадым». Арслан Усманов архивыннан
Барысына да ничек җитешергә соң дигән сорауга Арслан гади генә җавап бирә.
«Иренмәскә, тырышырга! Аннан барысына да теләк кирәк. Шулай ук кеше планнар белән яшәргә, тәртип яратырга тиеш. Мин, мәсәлән, кичтән үк алдагы көнне барасы җирләремне билгеләп, көндәлек планны ясап куям», – ди ул. Арслан киләчәк һөнәрен сайлап өлгермәгән әле. Теләкләре дә гел үзгәреп торуы турында әйтеп үтте ул.
«Бәләкәй чакта табиб буласым килә иде. Хәзер укытучы буласым килә, икенче көнне архитектор һөнәре кызыксындыра башлый. Кем булсам да, блогерлыкны да ташламаячакмын», – дип белдерде әңгәмәдәшем.
«Татар теленең киләчәге бармы, ничек уйлыйсың?» – дип, зурларча соравымны да юлладым Арсланга әңгәмәбез ахырында.
«Татар теле бетә дип әйтүчеләр очрый. Менә ничек бетсен инде ул?! Татарстан олы, күп кеше татарча сөйләшә. Мин дә блогымны татар телендә шул максат белән алып барам. Русча сөйләшүче татар балаларын татар теленә якынайтасым килә. Аларның барысына да: «Туган телегезне онытмагыз, чиста итеп татарча сөйләшергә өйрәнегез, якыннарыгыз белән татарча аралашыгыз», – дип әйтер идем», - диде ул.