Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа карамаска куштылар, башымны бордылар». Баласы үлгән яшь әни табибларны гаепли

news_top_970_100
«Миңа карамаска куштылар, башымны бордылар». Баласы үлгән яшь әни табибларны гаепли
https://pixabay.com/

Новосибирск шәһәрендә яшь гаилә яңа туган сабыйлары үлемендә табибларны гаепли. 25 яшьлек Татьяна баласын 13 майда таба, 12 сәгатьтән соң, нәни малай реанимациядә үлә. 5 ай буена Татьяна үз-үзенә урын таба алмый, чөнки табиблар бала үлемендә әнисен гаепли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Аннары Татьяна бу хастаханәдә башка хатынның тарихын да ишетеп ала. Анна исемле хатынның кыз баласы үлә.

Татьянаның тулгагы 12 майда башлана, хатын бала таба башлавын аңлагач, аны ире бала тудыру йортына илтә. Кабул итү бүлмәсендә карагач, табиблар аның баласы «әле туа башламый» дип саный, тулгакны «чын түгел» диләр.

«Миңа гел КТГ ясадылар, ул әйбәт иде, тулгагым да көчле булды, ә аннары миңа өйгә кайтырга куштылар! Мин баш тарттым, патология бүлегенә мендем, миңа бик авыр булуын әйттем, ләкин миңа ышанмадылар. Бала тапсаң, басып тора алмас идең, диделәр, басып торасың икән – димәк, тапмыйсың. Шәфкать туташы авыртуны баса торган укол ясады, тик ул булышмады», – ди Татьяна.

Берничә сәгать патология бүлегендә яткач, аны тагын карыйлар, процесс башлануын әйтәләр. Ул еламыйча гына түзә, улы белән очрашуны көтә. Аннары сулары китә башлый, табиблар куыкны тишә, яшел су ага. «Мин борчыла башладым, моның начар билге булуын беләм. Табиблар бер чара да күрмәде, көтәргә кушты, мине кабат КТГга салдылар», – ди Таня.

Бераздан табиблар кесарев кисеме ясарга карар кыла. «Мин уйламыйча да имзалар куеп чыктым, 04.56 сәгатьтә улым Миша туды. Җитлеккән бала, 3 430 грамм, 51 см. Бераз кычкырды, аны реанимацияли башладылар. Мин аффект халәтендә идем, калтырандым. Миңа карамаска куштылар, башымны борып куйдылар», – ди Татьяна.

Аннары неонотолог баланың карындагы суларны йотуын, авыр асфиксия кичерүен әйтә. Балага 100 процент үпкәләрне җилләтү кирәк була. Татьяна, табибларга ышанып, барлык документларга да имза куя.

Аннары табиблар баланың хәле авыр булуын, инвалид калу ихтималы булуын әйтә. Яшь әни, баласын күрү өчен, кабул итү сәгатьләрен көтәргә мәҗбүр була. Аннары кичке алтылар тирәсендә бүлек җитәкчесе килә һәм баланың үлүен хәбәр итә. Яшь әни баласын күрми дә кала.

«Ул барысына да мине гаепләде, имеш, бала минем эчемдә 3 атна тончыгып яткан. Ләкин мин бала табар алдыннан УЗИ, КТГ ясаттым, бар да яхшы иде. Бала актив, мин үземне яхшы хис иттем, бүлек башлыгы сүзләре мине үтерде», – ди Таня.

Бу вакытта табиблар белән Татьянаның ире Андрей элемтәдә тора. «Мин бала үләр алдыннан ни булганын аңламадым. Табиблар баланың баш миендә тукымалар некрозын ачыклаган. Бу – гипотермия нәтиҗәсе булырга, баланы анда артык тоткан булулары ихтимал. Баланы шуннан чыгара башлагач, аның йөрәге чыдамаган булырга мөмкин», – ди әти кеше.

Бала үлеме турында документларда малайда үлекле инфекция, плацентада җитешсезлек турында язалар. Тик әти-әни моның белән риза түгел. Алар йөклелек вакытында анализлар идеаль булуын әйтә. «Бала таптыруны суздылар, реанимациядә коткармадылар», – ди алар.

2022 елның яз-көз айларында бу бала тудыру йортында берничә фаҗига булган. 25 яшьлек Аннаның кызы Диана үлгән, аны да «карын эчендәге инфекция аркасында» дип аңлатканнар. 23 яшьлек Эмилиянең баласын бетон идәнгә төшереп җибәргәннәр, сабый исән калган, тик баш сөяге сынган. Бу өч хатын белән бәхетсезлек очрагы вакытында шул бер үк смена эшләгән.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100