Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала тудыру йортында яңа туган сабыйны бетон идәнгә төшереп җибәргәннәр

news_top_970_100
Бала тудыру йортында яңа туган сабыйны бетон идәнгә төшереп җибәргәннәр
https://pixabay.com/

Новосибирск шәһәрендә бала тудыру йортында яңа туган сабыйны бетон идәнгә төшереп җибәргәннәр. Хәзер Росздравнадзор тикшерү башлаган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ведомствоның Telegram каналында хәбәр ителгәнчә, «Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кушуы буенча, Новосибирск өлкәсе буенча территориаль орган шәһәр бала тудыру йортындагы фаҗигане тикшерә. Биредә яңа туган сабый бетон идәнгә төшкән».

Моңа кадәр «КП-Новосибирск» хәбәр иткәнчә, фаҗига 16 июльдә була. 23 яшьлек әни кеше, яңа туган сабыем башы белән бетон идәнгә төште, дип сөйли. Әни кеше сүзләренчә, бала тапкан чакта аны кушеткага салмаганнар, ярдәм итмәгәннәр, аның «баланың башы чыгып килә» дигән сүзләренә игътибар итмәгәннәр.

Шулай итеп, яңа туган сабый реанимациягә эләгә. Хастаханәдән бирелгән белешмәләрдә, хатын баласын өйдә тапты, дип язганнар, баланың туган көнен дөрес күрсәтмәгәннәр, диелә бу хәбәрдә.

«Бала тудыра торган табиб кызымны кушеткага салганда, бала вертикаль рәвештә, өлешчә акушерка кулына бик тиз туды, дип яза. «Өлешчә акушерка кулына» – ни дигән сүз ул, бала башы белән төшкән бит, без шуны әле дә аңламыйбыз», – дип яза баланың әбисе.

Туганнары сүзләренчә, хәзерге вакытта яшь әни дә, сабый да өйдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100