Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урнага «зеленка» агызучыларны, бюллетеньга ут төртүчеләрне 8 елга утыртырга мөмкиннәр

news_top_970_100
Урнага «зеленка» агызучыларны, бюллетеньга ут төртүчеләрне 8 елга утыртырга мөмкиннәр

Депутатлар «Сайлауларны өзү омтылышы» өчен җәзаны кырысландару турында закон проекты әзерли. Аны киләсе сайлауга кадәр кабул итәргә җыеналар. Бу хакта «Справедливая Россия – Патриоты – За правду» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова сөйләде, дип яза РИА Новости.

Сайлау участогына ут төртеп яки башка юл белән сайлауларны өзү омтылышы өчен 5 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралачак. Бу – Җинаять кодексының 141нче маддәсенә төзәтмә булыр дип көтелә.

Тавыш бирү көннәрендә берьюлы Россиянең берничә төбәгендә сайлау участокларында бюллетеньнәрне, кабинкаларны, урналарны яндыру, «зеленка» агызу кебек очраклар күзәтелде.

  • Сайлау участокларында милекне бозган өчен 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Бу – минималь җәза.
  • Җинаять җаваплылыгы кузгатылса, 100-300 мең штраф, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре, 2 елга кадәр төзәтү эшләре, 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү булырга мөмкин.
  • Әгәр бу гамәлләр «чит ил гражданнары мәнфәгатьләрен кайгыртып» эшләнгәне ачыкланса, хокук бозучыны «Дәүләткә хыянәт» өчен җинаять җаваплылыгына тартырга һәм 20 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Ул очракларның кайберләре:

Мәскәүдә бер кыз үзенең бюллетенен урнага сала һәм сыеклык агыза, ә соңыннан фотога төшмәкче булган. Аны шунда ук тоткарлаганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Волгоград өлкәсендә бер хатын яндыргыч тутырылган шешә аткан. Ул моны Украинадагы кешеләр күрсәтмәсе буенча эшләвен әйтә.

Монысы – Екатеринбургта. Бу иргә кемнәрдер шалтыратып, булмаган кредитын каплыйбыз дип вәгъдә итә. 47 яшьлек Алексей зеленканы суга болгатып, әзерләнеп килә. Кабинкада озак торгач, аның янына кереп карыйлар. Телефоннан зеленка турында сөйләшкәнен ишеткәч, полиция аны тоткарлый.

Когалымда (ХМАО) бер хатын урнага ут төртмәкче була. Әмма бюллетеньнәрне яндыра алмый.

Петербургта 22 яшьлек студентка Александра сайлау участогы урнашкан мәктәпнең ишегенә яндыргыч сыеклык тутырылган шешә ата. Әмма ул яндыра алмый, кызны кулга алалар.

Мәскәүдә элек хастаханәдә эшләгән 70 яшьлек кеше сайлау участогындагы будкага ут төртә. Аннары ул аны видеога төшереп ала. Аны кулган алганнар.

Екатеринбургта зеленка алып керергә теләгән хатын Урал федераль университетыннан фәннәр докторы булган.

Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова бу кешеләрне «Россиягә каршы көрәшүче хыянәтчеләр» дип атады. Аның фикеренчә, бу – Россиядә сайлау уңышлы барганны күргән, зыян салырга теләгән «подоноклар» эше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100