news_header_bot
Язманы тыңлагыз

101 яшьлек Әминә апада кунакта: «Тормышның кадерен белеп, куанып, гөрләтеп яшәргә кирәк»

Өлкәннәр декадасы уңаеннан журналистларыбыз Милена Новикова һәм Юлай Низаев Казанның Залесный поселогында яшәүче 101 яшьлек Әминә апа Әхмәдиева янына бардылар. Бөек Ватан сугышы ветераны бүген дә берүзе яши, әле алай гына да түгел, бакчасын да үстерә ул.

news_top
101 яшьлек Әминә апада кунакта: «Тормышның кадерен белеп, куанып, гөрләтеп яшәргә кирәк»
Фото: «Татар-информ», Милена Новикова, Юлай Низаев

Алтын көзнең бу матур көннәрендә күпне күргән, төрле дәверләрне кичергән әби-бабайлар белән күрешүләр дә, истәлекләрне барлау да рәхәт. Әминә апаның йорты урман буенда урнашкан, бакчасында татлы борыч та, кәбестәләр дә күренә. Өйгә илтә торган сукмак буенда розалар, яраннар тезелгән. Әминә апа барысын да үзе карап тора, аңа 101 яшьне биреп тә булмый.

«17 яшьтә фронтка киттем»

Әминә апа – тумышы белән Саба районының Эзмә авылыннан. Казанда чып-чын авылча агач йортта үзе генә яшәп ята. Өстәвенә, өйгә су да кермәгән, үзе чиләк белән алып керә. Юк, ул зарлана торган, моң-зар тулы затлардан түгел! Киресенчә, һәр көннең ямен-тәмен табып көн күрә. Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, аңа дәүләтебез Казанда фатир да биргән, әмма Әминә апаның анда бер дә күченәсе килми икән. Үз йорты, ихатасында рәхәт аңа. Ул безне үз оныклары шикелле җылы каршы алды.

Сезнең балачак, үсмер чак елларыгыз да, яшьлек чорыгыз да бик катлаулы чакларга туры килгән бит, Әминә апа.

Әйе, бик дөрес әйтәсез. Мин 1924 елның 15 июлендә туганмын. Бервакыт безнең авылда берьюлы берничә өй янып көлгә калды. Шул исәптән безнең йорт та. Истә: без туганнарда яшәдек. Мич башына менеп йоклый идек, туганнарның да 3 баласы бар. 1934 елда Шәмәрдән станциясенә күчендек. Әле ул Шәмәрдәннең яңа гына «кыймылдый» башлаган чаклары. 5 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Шекше авылына 12 чакрым йөреп укырга туры килде. Көн дә алай йөрисе булмады, чөнки әти безне танышларына илтеп урнаштырды.

Шуннан, 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, 8-9 нчы сыйныфларны укырга Сабага киттек. Инде мин бүтән йөреп укымыйм, дигән идем. Әти кырыс итеп карады да: «Әйттемме – барасың!» - диде. Сабада да иң башта белгән кешеләренә яшәргә керткән иде. Иң авыр дәверләр, дефицит икәнен дә аңлыйбыз. әти почтальон аша продукцияне җибәреп тора, ә хуҗаларның 2 баласы ашап бетереп тора. Тормыш бик катлаулы булды. Шуннан тулай торакка күчтем, анда бераз җиңелрәк яшәлде.

Бик тә тиктормас идем. Тимераякта да җилдердем. 1941 елда Сабада укуны тәмамлап кайттым. Уку ошый иде.

Бөек Ватан сугышы башланган мизгелне хәтерлисезме?

Безнең гаиләбез бик зур иде: әти-әни 8 бала тәрбияләп үстерде, мин икенче бала идем. Әтиебез Гаяз 1895 елгы. Ул Гражданнар сугышында да, Бөек Ватан сугышында да булган. Әти барыбызны да уятты. 22 июньдә, нәкъ 4.00 сәгатьтә безгә сугыш башланды, дип игълан иттеләр. Ул вакытта авыл Советы мунча шикелле кечкенә бинада урнашкан иде. Сугышның беренче көнендә үк әтиебезгә повестка бирделәр.

Әтинең һәр эшкә кулы ята иде. Колхозга чит җирләрдән техникаларны да кайтара иде. Кирәк-яраклар сатыла торган кибет тә ачты. Үз вакытында Кытайга да китеп торды. Әти киткәч, ягарга күмер дә булмады. Әтием Калуга юнәлешендәге сугышларда катнашты, яу кырыннан 1946 елда гына кайтты.

Үзегез фронтка кайчан киттегез?

Әтиемнән соң энемне фронтка алдылар. Ул танкист иде, сугышта яраланды. Үзем сугышка 1942 елда киттем – повестка килде. Миңа 17 яшь иде. Безне Казандагы җыю пунктында тупладылар. Хәрби әзерлек үтәргә Түбән Новгород өлкәсендәге Балахна шәһәренә җибәрделәр, зенитчы булырга өйрәттеләр. Өч кыз землянкада тордык, әмма бер мине генә фронтка юлладылар. Новгородтан кузгалгач, 2 тәүлек чамасымы бер урында туктап тордык. Ачлыкны да күрдек. Воронежга барып җиткәч, һәркайсыбызга икмәк телемнәре бирделәр, – дип сөйләде Әминә апа.

Әминә апа курку белмәс, кыю кыз була. Ул зенит ротасы командиры дәрәҗәсенә җитә.

Фронтта күргәннәре: «Коточкыч күренешкә тап булдым. Хәтта суның өстендә үлгән кешеләр ята»

Әминә апа, адым саен куркыныч күренешләр булгандыр...

Берсендә машина йөртүчебез бик яшь егет иде, ә машина урыннан да кузгала алмый тора… Карасам, радиаторында бер тамчы су да юк, ничек әле янмаганбыз?! Ике чиләк тотып, Дон елгасына суга киттем. Коточкыч күренешкә тап булдым: су өстендә үлгән кешеләрнең гәүдәләре йөзә. Воронежда бит инде, белүебезчә, сугышлар булган, кая инде халыкны күмеп өлгерсеннәр. Елгага ташлаганнар… Мин су алып кайттым һәм радиаторга салдык, шуннан машина кабынды. Ә күңелдә әллә нинди уйлар… Курскига шулай барып җиттек.

«Касторный» станциясенә тауга менәсе булды, менү бик куркыныч, дигән иделәр дә, ул кадәр үк булмады. Курск Дугасындагы сугышка җибәрделәр. Безне самолетның никадәр еракта, нинди биеклектә икәнен үлчәргә өйрәттеләр. Мондый үлчәмнәр ясауда 3 кеше идек: 2 ир-ат та һәм мин. Иң соңгы булып мәгълүматларны мин бирәм. Менә мәгълүматны тапшырып кына бетердем, бомбардировка.... Һушымны югалтып, контузия алганмын, – дип муенында, җилкә янындагы яра эзен күрсәтә Әминә апа.

Госпитальдә дәваладылармы сезне? Ничәнче елда фронттан өйгә кайттыгыз?

Госпитальдә дәваландым, әйе. Менә муен тирәсендәгесен күреп алдым, ә аяктагы җәрәхәтне аннары гына сиздем. Мин, гомумән, бервакытта да борчылып тормадым. Фронт шартларында да әтием белән хат алышып тордык, гадәттә, айга 1 хат сала идем. Госпитальдән соң мине фронтка җибәрмәсә карар кылдылар. Кулыма тоттырган документны укыгач, шок хәлендә калдым. «Эпилепсия» дип язылган… Шуннан нишлим инде?.. Юк, мин кайтмыйм, димен. Сез мине иң башта үтерегез алай булса, аннары кайтарырсыз, дидем. 20 яшьтәмен, ничек тормыш көтәргә, эшләргә тиешмен, дим. Соңыннан мине Калининградка, Мәскәүгә җибәрделәр. Дәвалый алмадылар. Өйгә 1944 елда кайттым.

«Сугыштан соң үзе минем арттан йөреде, өйләнешик, диде»

Сугыштан соң тормыш юлыгыз ничек дәвам итте? Кайда эшләдегез, кияүгә чыктыгыз?

Мин сугышка киткәнче үк заготзернода эшли идем. Ашлык киптерүдә дә хезмәт куйдым, склад мөдире дә булдым. Һәр эшкә икеләнмичә, курыкмыйча алындым. Шәмәрдәндә машинист булып эшләүче Мәсгуткә чыктым. Мин сугышка киткәндә үк ул Пермьдә яралы ята иде. Хәер, без аның белән яшьтән үк бергә укыдык. Мәктәпкә энем һәм Мәсгутем белән йөрдем. Энекәшем белән бик дуслар иделәр. Сугыштан соң үзе минем арттан йөреде, өйләнешик, диде. Тормыш иптәшемнең гаиләсе Тәкәнеш ягыннан килгән иде. Атлары бар иде менә! Бу да хәлиткеч роль уйнады (көлә). Әнигә юк әле кияүгә чыкмыйм, дим. Ул: «Әминә, ялгышма! Әгәр ул булмаса, сыерларыбызның печән күрәсе юк», – дип әйтте. Ул җигүле атта печәнне беренче булып әниләремә кайтарып бирә икән.

«Бал кортлары бөтен вокзалга тузды»

Шәмәрдәннән бирегә кайчан күчендегез?

Шәмәрдәндә 8 ел яшәдек. Менә әлеге йортымның бер өлеше – шуннан алып килгән бурадан салынган. Ирем Юдинода эшләгән чор. Берсендә эштән кайтты да, тимер юл станциясе каршында 5 бүлмәле фатир бирүләрен хәбәр итте. Минем фикеремне сорады, шунда барып яши башлыйбызмы яисә өебезне алып китәбезме, ди. Мин кирерәк булганмындыр, күрәсең. Беркая да китәргә теләмим, дидем.

Берзаман Мәсгут әти-әниемне безгә алып кайтты. Әтием миңа эндәшми дә, иремнең сүзен тыңламаганмын бит! Бер мәлне ирем әтигә: «Ну, бабай, кайдан сүтә башлыйбыз? Кайсы почмактан?» – ди, алга таба күченү мәшәкатьләрендә ярдәмләшергә күршеләр дә җыелды.

Күченү – үзе бер мәшәкать тә бит ул...

Күченергә ике товар ташый торган вагон бирделәр. Бу шул 1959 ел иде, Шәмәрдәндә йортыбызны 12 сентябрьдә сүтә башладык. Бермәл Юдино вокзалына барып җитү белән генә, бал кортлары умарта ояларыннан очып чыгып бөтен вокзалны тутырдылар… Шаккаткыч хәл, аларны җыеп алып та булмый! Барысы17 умарта! Әле уйлыйм, нәрсәгә ул умарталарны күпме интегеп төяп күчерергә азапланырга иде соң… Берәрсенә сатсаң да булгандыр бит, мөгаен.

Килеп җиткәч, йорт бүрәнәләрен күмер складына илтеп бушатканнар, күрсәгез, чем-кара иде ул бүрәнәләр! Күченгәч үк яшәр җиребез юк иде әле. Күршеләр үзләрендә яшәп торырга чакырса дә, ничек инде кешеләр янына кереп яшисең?! Бәләкәй балаларыбыз Шәмәрдәндә калды, башта үзебез белән 2 улыбызны гына алдык. Бөтен булган постельләрне җыеп, кырыйларын шифердан ясап, шалаш ише җирдә яшәп тордык. Өйне төзүчеләр – эчкечеләр эләкте шул… 1-2 көн эшлиләр дә, аннан исереп яталар. Күңелгә үттеләр инде.

Бигрәк авырлыклар да булып торган. Шифер дигәннән, «с милым и в шалаше рай» дигән әйтем искә төште.

Көч-хәл белән өй яшәрлек хәлгә китергәч, ирем «болай да була икән» дип, түр баштагы караватка кереп ятты. Баштан барысы да узды инде.

Күчкәч, хезмәт юлыгызны кайда, кем булып дәвам иттегез?

Монда күчкәч, мин заводта да эшләдем, аннары төзелештә хезмәт куйдым. Казан Кремлендәге төзелешләрдә ташчы да булдым.

«Үз балаңны җирләргә беркемгә дә язмасын»

Әминә апа тормыш иптәше белән 5 бала үстергән. Үзе сөйләвенчә, берсе дә йөзләренә кызыллык китермәгәннәр. Уллары Рәфис һәм Хәмит абыйлар фаҗигале рәвештә вафат булганнар. Кызлары Мәдинә апа – Волгоградта яши, 74 яшьтә, ә Рәсимә апа Казанда гомер итә. Кызлары Рәсилә апа да гүр иясе.

Рәфисем белән Хәмитем бергә эшлиләр иде. Берсендә Хәмит үзе генә кайтып керде. Кайда соң Рәфис, ник кайтмады, дим. Кече улым, кайтачак, дип ышандырды. Шуннан иртүк аны Яшел Үзәндә травматологиягә салганнарын әйтте. Барсам, улымны мотоцикл белән бәрдерткәннәр. Малаемның аягын кисәбез, ди табиблар… Аяклары кап-кара, т«болай калдырсак, гәүдәсенә китә» диләр. «Юк», – дидем… 1 ай буена, барып, улымның аякларын удым, аннан аякка басты, яшәде, ләкин 9 айдан соң үлде шул. Ә икенче улым иптәшләре янына киткән җирдә вафат булды. Мин барганда үлмәгән иде әле, аңын гына югалткан иде. Чана белән алып кайтканымны хәтерлим. 3 ай эчендә икесен дә җир куенына салдым. Беркемгә дә үз баласын җирләргә язмасын.

Ачы кайгылы үткән көннәрне барлау кыен булса да, Рәсилә апа турында сорыйм инде.

Тормыш иптәшем теповлозга эшкә күчкәндә, 1 ел Ташкентта укыды. Аннан ул ситсалар, күлмәккә материаллар һәм тагын да күчтәнәчләр алып кайтты. 4 балабыз бар, хәзер бишенчесенә барсак та ярый, дим. Кече кызым Рәсилә тимер юл тармагында эшләде. Ул 7 бала тапты. Башта ире, аннан үзе үлде. Уллары – бер оныгым да фаҗигале төстә үлде, – дип сөйләде Әминә апа.

Мәсгут абый белән Әминә апа бергә 48 ел тормыш иткәннәр. Мәсгут абый 1992 елда, 67 яшендә вафат булган.

«Язмышны үзгәртә алмыйбыз»

Менә сез бер гасырдан күбрәк булган тормыш юлы үткәнсез… Ә кайчан иң авыр вакытлар булды, Әминә апа?

Беркайчан да бер кисәк ипигә тилмереп яшәмәдек. Иң мөһиме – һәрвакыт авырлыкларны җиңеп чыгу өчен тырыштык. Ирем машинист булып эшләгәч, хезмәте болай да авыр булгач – бөтен хуҗалык, бакча эшләрен ул кайтуга бетереп куярга тырыша идем: җирен дә казыдым, малны да карадым. Сыерын да, кәҗәсен дә, атын да асрадык. Монда күченгәч, сыер, кәҗә, күркә, каз һәм тавыклар тоттык. Иремнән инде мин шул йорт тирәсендәге ир-атлар эшен генә эшләтергә тырыштым. Шулай да, ул берәр эшкә тотынуы белән үзем дә чыгып баса идем янына. Дөньяны бергәләп көтүгә ни җитә!

Менә сезнең тегү машинасына да игътибар иттек.

Акча җитмәгән чакларда тектем, кешеләргә күлмәкләр дә тегеп саттым. Төннәрен дә тегү машинасы артына утыра идем. Балаларымның кием, чалбарларын кыскартасы, тегеп куясы булса – «ә» дигәнче эшләп бирдем.

Күпләр сездән озын гомер, 100 яшькә җитү серен сораганнары бардыр. Ә ничек соң менә шушы матур яшькә җиткәндә дә позитив күңелле булып калырга, авырлыкларга бирешмичә яшәргә?

Балаларымны беркайчан да бер-берсе алдында тиргәмәдем. Берәрсенә әйтер сүзем булса, аның белән икебез генә калган чакта әйттем. Хәзер дә башыма теләсә нинди уй килсә, тукта Әминә, һәр ай пенсияң килеп тора, эчәргә суың бар, ашарга азык-төлегең өелеп тора, дим. Әле дә яшелчәләр үстерәм, су сибәм. Чүп үләннәрен дә утыйм. Помидорын, кыярын һәр ел утыртам. Тәрәзә төпләрендә яран гөлләре үстерергә яратам, аеруча кызыл төстәгеләрен яратам.

Яшьләргә, киләсе буыннарга теләкләрегез?

Тормышның кадерен белеп, куанып, гөрләтеп яшәргә кирәк! Кешеләрне гаепләп яшәү ярамый. Тормышта күп кенә әйберне, язмышны да үзгәртә алмыйбыз. Бәхет телим! Дөньяда сугышлар булмасын, имин итеп, иген уңышлары мул булып, һава торышлары әйбәт торып, тынычлыкта һәм сәламәтлектә яшәргә язсын!

Әминә апаның кара костюмында берничә дистә медаль һәм орденнар балкый, ә ул бүген дә бик актив. Бакчасында бер чүп үләне дә күренми, телевизор да карый, барысын да белеп тора.


Әминә апага сокландым, 101 яшендә дә ул якты зиһенле, үзен үзе карарлык сәламәтлектә. Әминә апа безне тәмле чәйләре белән дә сыйлады. Ә кайтырга җыенгач:

– Аллаһым башларыбыздан зиһеннәрне, йөрәктән миһербанлылыкны алмасын,. Исән-сау йөрегез, – дип, мәчесе белән озатып калды ул безне.

Киләсе язларда тагын бакчаларын тутырып чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерергә, ныклы сәламәтлектә булып, сөенеп яшәргә язсын Әминә апага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар