news_header_bot
Язманы тыңлагыз

10 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
10 майга һава торышы һәм ай календаре

10 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән явым-төшемнәрсез, урыны белән томан төшә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан төнлә 4-9 метр тизлектә, көндез 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +13..+18˚ градус.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Агач һәм куак ботакларын кисәргә ярамый. Кабак, ташкабак һәм кыяр орлыкларын бүрттереп, парникка һәм теплицага чәчәргә була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар