Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«10 ел аз». Чаллыда көндәшен балта белән чапкан кешенең эшен кабат судта карыйлар

Мәрхүм ир-ат эт тешләгәндә һәм балта белән сукканда исән булган.

news_top_970_100
«10 ел аз». Чаллыда көндәшен балта белән чапкан кешенең эшен кабат судта карыйлар
https://pixabay.com/

Чаллыда яшәүче Алмаз Маликовка карата ТР Югары судының хөкем карарын Дүртенче апелляция суды юкка чыгарды. Алмаз Маликов 2020 елның көзендә хөкем ителгән иде. Ул элеккеге хатынының яңа ире Егор Бабенкога этен һөҗүм иттергән һәм берничә тапкыр балта белән чабып үтергән. Бу турыда «Вести Камаза» яза.

Хөкем карары 29 мартта кабат каралачак. Түбән Новгород судьялары коллегиясе Татарстан Югары суды карары белән килешми. Алар үтерү ысулы һәм этне һөҗүм иттерү аеруча вәхшилек дип санамаган. Маликовны хатыны һөҗүм итүдә аклау да нигезсез дип табылган.

Экспертиза белешмәсе буенча, мәрхүм ир-ат эт тешләгәндә һәм балта белән сукканда исән булган. Маликов элеккеге хатынын да эзәрлекләгән. Ул фаҗига булган көнне хатынына кабул итүгә язылган, этен һәм балта алып килгән.

Җинаять 2020 елның 18 сентябрендә була. Маликов хатыны эшли торган «Сити Молл» янына килә. Хатынны яңа сөйгәне китерә. Хатын офиска кереп киткәч, Маликов хатынының яңа сөйгәне Егор Бабенкога һөҗүм итә. Ул машина тәрәзәсен вата. Бабенко качмакчы була, аны Маликовның питбуль эте куып тота. Аннары Маликов килә һәм балта белән чаба.

Маликов качып китә, аны тиз арада тоткарлыйлар. Суд аны 10 елга каты режимлы колониягә хөкем иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100