Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче ир-ат элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан

Фаҗига Чулман проспектында көпә-көндез булган.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче ир-ат элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан
https://pixabay.com

Чаллы шәһәрендә бүген көндезге өчләр тирәсендә коточкыч җинаять була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Җинаять көндезге өчләр тирәсендә Чулман проспектындагы «Сити Молл» сәүдә үзәге янында була. Чаллыда яшәүче кеше бер ир-атка этен оскырта. Ул моның белән генә чикләнеп калмый, көндәшен балта белән чабып үтерә.

Соңрак ачыкланганча, җинаятьче ир-ат мәрхүм егетне үзенең элеккеге хатынына көнли. Соңгы вакытта аның хатыны шушы егет белән яшәгән булган.

Урынга Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев та барган.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. «Якынча белешмә буенча, 35 яшьлек ир-ат корбанының машинасы янына килә. Балта белән машина тәрәзәсен вата. Машина эчендәге ир-ат чыгып качмакчы була. Ләкин аны җинаятьченең эте куып тота. Аннары этнең хуҗасы йөгереп килә һәм корбанын балта белән чабып үтерә», дип хәбәр итте «Челнинские известия» сайты.

Әлеге җинаять мизгелен узып баручы машинаның видеорегистраторы төшереп алган. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Видеода бер ир-атның җирдә яткан кешегә балта белән кизәнүе күренә. Шул вакытта эт тә җирдә яткан кешене талый. Фаҗига юл кырыенда, узып баручы машинадагы кешеләр күз алдында була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100