Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 сентябрьдә укытучы тутыра торган документлар исемлеге кыскара

news_top_970_100
1 сентябрьдә укытучы тутыра торган документлар исемлеге кыскара
Салават Камалетдинов, архив

Россия Мәгариф министрлыгы укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеген минимумга кадәр киметте. Бу – педагогларга бюрократик йөкләнешне максималь киметергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

Яңа уку елыннан ук укытучылар белем бирү процессы белән турыдан-туры бәйле булган минималь документлар белән эшләячәк: бу – эш программасы һәм сыйныф журналы. Шул ук вакытта укытучы Мәгариф министрлыгының якынча эш программасын ала алачак, бу чакта үз программаңны булдыру мәҗбүри түгел. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Түгәрәк һәм секцияләр укытучылары – дәрестән тыш эшчәнлек журналын, сыйныф җитәкчеләре тәрбия эше планын да тутыралар.

Педагоглар «запрос» буенча укучыларга характеристика яза алалар. Калган документлар өчен административ хезмәткәрләр җавап бирә.

Белем бирү оешмалары үз эшчәнлегендә электрон документ әйләнеше куллана ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100