Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларның кәгазь эше кимерме?

Укытучылар кәгазь боткасына баткан, аларның укытырга вакыты да калмый дигән сүз еш әйтелә торган фикер. Укытучы укытудан тыш күпме кәгазь тутырырга тиеш? Бу сорауга укытучылар үзләре дә ачыклык кертә ала - федераль порталда укытучылар тутырырга тиешле кәгазьләр исемлеге чыкты.

news_top_970_100
Укытучыларның кәгазь эше кимерме?
  • 8 июль көнне укытучылар тарафыннан әзерләнергә тиешле документлар исемлеге чыкты. Ул җәмәгатьчелек фикерен җыю максатыннан эшләнә. Башта исемлек 11 пункттан тора иде, аннары 9га калды. 15 июльдә норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында яңа проект өстәлде, әлеге яңа исемлектә 5 пункт. Закон проектына карата фикерләрне кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Үз фикереңне норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында калдыру мөмкин. Проектның тулы тексты белән дә шунда ук танышып була.

Укытучылар тутырырга тиешле документлар: 

  1. уку предметының, уку курсының (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлек), уку модуленең эш программасы;
  2. өлгерешне исәпкә алу журналы;
  3. дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлекне башкаручы педагогик хезмәткәрләр өчен);
  4. тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчелеге функцияләрен гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен);
  5. укучының характеристикасы (соратып алган очракта).

Бу – укытучыларның фикерләрен алганнан соң төзелгән исемлек. Чагыштыру өчен – башта чыккан исемлек шушындый иде:

  1. уку предметының, уку курсының (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлек), уку модуленең эш программасы, аның үтәлеше турында хисапларны да кертеп;
  2. өлгерешне исәпкә алу журналы, аның үтәлеше турында хисапны да кертеп;
  3. дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлекне башкаручы педагогик хезмәткәрләр өчен);
  4. индивидуаль уку планы, өйдән һәм медицина оешмаларында укучылар белән эш алып бару журналы (медицина оешмаларында балаларны укыту оештыра торган мәктәпләр өчен);
  5. тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчелеге функцияләрен, мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча педагогик эшчәнлек алып баручы педагогик хезмәткәрләр өчен);
  6. ата-аналар җыелышыннан беркетмә (сыйныф җитәкчелеге функцияләрен гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен);
  7. укучыларның шәхси эшләре (карталары), укучыларның портфолиолары, сыйныфның социаль паспорты (сыйныф җитәкчелеге функцияләрен гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен);
  8. баланың килгән яки килмәгән көннәрен исәпкә алу журналы (мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләре өчен);
  9. 1999 елның 24 июнендәге 120-ФЗ номерлы «Балигъ булмаганнарның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 5 маддәсендә күрсәтелгән затларга карата индивидуаль профилактика эшен үткәрүне исәпкә алу материаллары;
  10. укучының характеристикасы (соратып алган очракта);
  11. төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы һәм әлеге оешмаларның территориясеннән читтә шәхес формалаштыру эшчәнлеген алып бару турындагы документлар (документлар оешманың локаль норматив актларында каралган). Әлеге эшчәнлек оешмаларда укучыларының гомуми культурасын формалаштыруга, аларның физик, интеллектуаль, әхлакый, эстетик һәм шәхси сыйфатларын, индивидуаль сәләтләрен, уку эшчәнлегендә уңай мотивация һәм осталыкларын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны үткәрү максатында була ала.

Фикерләр кабул ителеп бетерелгәч, нәтиҗә ясалып, боерык 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Закон проектының максаты – укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү диелгән.

Халык фикере

11 пунктлы исемлек чыккач, кешеләр үз фикерләрен укытучыларның төрле Вконтакте төркемнәрендә калдырган.

«Профсоюз «Учитель»» төркемендәге комментарийлар:

«Унберенче пунктта тагын 150 төрле отчёт язылачак, чөнки монда төгәл аңлатмалар юк», «Бу документларны киметү дип аталамы инде?», «Сорарга да оялам, ә нәрсә киметтеләр соң?» «ВПР (Бөтенроссия тикшерү эшләре) нәтиҗәләре буенча таблицалар тутыру ничек? Әллә аны укытучылар тутырмаячакмы? Могҗиза...»

«Укытучы хезмәтен җиңеләйтергә телибез дисәләр, бу эшнең тагын да артачагын аңлата. 24 ел мәктәптә эшләп, мин бу системаны аңлап кына калмадым, ә берничә кат моңа инандым», - дип яза «Белгородский институт развития образования» төркемендә бер ханым.

Укытучылар нәрсә ди?

Таныш укытучылардан да аларның һөнәрендәге кәгазь эше турында сораштым. Бөтенесе дә гаиләләре йоклап беткәч, төнлә кәгазь эшләре белән утырганын сөйли.

«Бик күп социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре эшләрен мәктәпләр башкара. Мәсәлән, сыйныф җитәкчеләре елына ике тапкыр, балаларның яшәү урынының төзеклеген тикшереп, акт яза. Һәрбер баланың ничегрәк яшәгәнен язасы. Мәктәп почтасына килгән көндәлек хатны карасаң, анда бөтенесенә хисап кирәк. Һәрберсенә фото беркетеп куясы. Җинаять кодексында гаепсезлек презумпциясе дигән нәрсә бар, ягъни син үзеңнең гаепсез икәнеңне дәлилләмисең, ә синең гаепле икәнеңне дәлиллиләр. Шундый нәрсәне укытучы эшчәнлегенә дә кертәсе иде. Син әйбәт укытуыңны дәлилләр өчен көннәр буе документлар җыеп йөргәнче, синең әйбәт укытмаганыңны бүтәннәр килеп, нәрсә дә булса табып дәлилләсә, яхшырак түгелме икән», - диде бер таныш укытучы.

Тагын бер авыл укытучысы аларга әти-әниләргә шалтыратып, гаилә хәлләрен сорашып, документ тутырырга кирәклеген әйтте. «Без отчёт җибәрер өчен кайсыларының тормышлары җитешсез, кем күп гаиләле икәнен белешеп шалтыратабыз. Ул мәгълүматны авыл советыннан да ала алалар бит инде, юк – укытучыга кушалар. Сезнең тормышыгыз җитешме, акчагыз җитәме, әз алмыйсызмы дип сорап утыруы да читен», – ди ул.

«Яңа закон ярдәм итәр дип ышанмыйм»

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова да укытучыларга бик күп башка өлкәгә караган эшләр кушылуы турында сөйләде һәм бу оптимизацияләштерүнең тискәре йогынтысы икәнен аңлатты.

 

Фото: © Салават Каммалетдинов

Шушы биш документны гына сорасалар, укытучы өчен сөенергә була, ләкин мин моңа ышанмыйм. Чөнки безнең дәүләт укытучылардан статинформация җыярга өйрәнгән. Министрлыкларда бүлекләрне оптимизацияләштерү, эш тәртибен үзгәртү нәтиҗәсендә туган проблема бу. «Бер тәрәзә» аркылы эш итергә дип күпме язсалар да, төрле чиновниклар укытучы өстенә кирәкмәгән эш өеп тора. Мәгариф министрлыгы, укытучыны якламыйча, үзе дә документлар белән «футбол» уйнарга ризалык күрсәтә. Төрле оешмалар грант алып проект эшлиләр, ә балаларны теркәргә укытучыларны җигәләр, әлбәттә, административ ресурс кулланып. Ел буе күпме тестирование, соцопрос – барысы да укытучы өстенә төшә. Ул көне буе төрле оешмалардан төшкән планнар, белешмәләр, отчетлар тутырырга мәҗбүр. Яңа закон ярдәм итәр дип ышанмыйм.

Укытучыларга хөрмәт юк. Быел Казанга ике халыкара олимпиада медале кайтты. 131 лицей укучылары математика һәм химиядән Халыкара олимпиадада җиңде. Бөтен шәһәрне аларның портреты белән тутырырга кирәк. Башта лицей директоры Хәбибуллина Әлфия Блигвардовна Булат Курамшинны әзерләде [Булат Курамшин – 2016 елда Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады], ә ул хәзер мәктәптә укытучы булып эшли, һәм шушы җиңүче малайны әзерләде. Ник без бөтен мәгълүмат каналларын Әлфия Блигвардовна, Булат Курамшин, Никита Перов яки математика укытучысы Руслан Сергеевич Ефремов һәм Галия Шәрәфетдинова портретлары белән тутырмыйбыз? Иң элек укытучыга мөнәсәбәтне үзгәртергә, хөрмәт уятырга кирәк, - диде Миләүшә Хәбетдинова

«Кәгазь алып, син үзеңне кеше икәнеңне дәлилләп утырырга тиеш»

Укытучылар әзерләргә тиешле документлар исемлеге турында Түбән Кама мәктәбендә эшләгән укытучы фикерен сораштым. Укытучы ханым 37 ел мәктәптә эшләгән, бер ел элек эшеннән киткән. Ул исемен язмауны сорады.

Андый документлар күп булды инде, Россиядән шундый-шундый документлар булырга тиеш дип килә, тик ул безгә килеп җиткәнче тугыз булмый, кырык тугызга әйләнә. Регионнар өсти, муниципалитет өсти, шулай итеп укытучы кәгазьгә бата. Балалар белән эшләгәнебез юк, без кәгазь белән шулхәтле күп эшлибез. Әле безне төрле җирләргә кертеп сертификатлар алдырталар, кемгә кирәктер ул кәгазь?! Аңа керергә, теркәлергә кирәк, сорауларына җавап бирергә. Шундый әйберләр бетерә укытучыны, мин шуңа эштән киттем. Туеп киттем, невозможно! Укытучы бит инде укытырга тиеш. Киттем, чөнки ул инде сәламәтлеккә дә бәрә башлады. Шундый авыр мәктәпләрдә эшләве хәзер. Шул кәгазь эше булмаса эшләр идек дип, мәктәптән киткән укытучы күп булды.

Рәсми документлардан тыш, укытучылар гел бәйгеләрдә катнашып, шулар буенча отчетлар язып тора, ди ул. Шулай кушалар.

Бәйгеләргә карап, мәктәпләр рейтингы ясала. Бәйгеләрдә катнашучылар булмаса, башыңа сугалар. Укытучы ел ахырында бөтен үзенең конференцияләрдән килгән рәхмәт хатларының копиясен чыгартып тапшыра. Бездән хисап бирдертәләр. Ул бит дөрес әйбер түгел, шуңа күрә укытучы укытмыйча кәгазь җыеп утыра. Тегендә-монда катнашып, вакытын әрәм итеп

Ул конференциядә ярты елга утызлап бала катнаштырырга кирәк. Укытучы үзе түгел бит, балаларны әзерләргә кирәк. Кәгазь алып, син үзеңне кеше икәнеңне дәлилләп утырырга тиеш.

Мин директор урынбасары булып та эшләдем. Өстән «Эшләмисез», дип килгәч, мин укытучыларга «Әйдәгез, менә монысын эшләп карыйк инде», - дип әйтергә тиеш булам. Ул бәйгеләрнең күбесе әле, җаныкаем, акчалы. Нигә без шул кәгазь өчен 600, 800, 1000 сум акча түләп, әйбәт укытучы икәнне дәлилләргә тиеш?!

Әле кеше китертеп курслар үткәрәләр, алары да акчалы. Килеп утырасың, акчаңны түлисең, тыңлыйсыңмы, тыңламыйсыңмы – синең кулыңда кәгазь. О-о, шәп булды! Җан әрнүе! Мәктәптән киткәч, бу әйбер турында уйлыйсы да килми иде, менә хәзер тагын нервлана башладым, тавышым да күтәрелеп китте, гафу итәрсез, – диде әңгәмәдәшем.

Укытучылар көнендә лицей укытучысына «Укытучылык эшендә иң авыры нәрсә?» дип сораган идем. Ул болай җавап бирде:

– Кәгазь эше. Аның кирәклесе генә булсын иде. Мәсәлән, журнал тутыру, тематик план язу. Бик күп кирәкмәгән отчетлар яздыралар. Гомер буе түрәләргә үзеңнең укыта алганыңны, «дөя» булмавыңны дәлилләргә кирәк. Менә күз алдыңа китер – аш пешергән саен сиңа тозны күпме, ни өчен салганыңны, аның кайсы төшкә файдасы һәм зыяны барлыгын, итне күпме салганыңны, ә аннан артык салсаң нәрсә булачагын язып барырга кушалар, ди. Синең шуннан соң ашарга пешерәсең килер идеме? Һәр кушылган эшне моның балалар белемен арттырудагы роле нинди икән дип уйлыйм. Күп очракта аның ролен ноль процентка тиңлим, – дип җавап бирде ул.

«Июль-августта тиз-тиз нәрсәдер алмаштыра башлаганда начар була»

Казандагы «СОлНЦе» мәктәбенең директоры Павел Шмаков белән дә закон проекты турында сөйләштем.

Фото: © Солтан Исхаков

Павел Шмаков әлеге закон проектының җәй көне кабул ителүен һәм фикер алышуга тапшырылуын начар дип бәяләде – хәзер бөтен укытучы ялда. Ул әлеге исемлек белән кәгазь эшен киметү максатына ирешеп булмаячак дип уйлый.

– Укытучылар эшкә 15-16 августларда чыгачак, алар эшкә килгәч аңларга да өлгермәячәк, ә законнарны инде үтәргә кирәк булачак.

Мин аңлыйм, әгәр дә гадәттән тыш ситуация булса, су басу, янгын, монда аңлашыла, карарны тиз кабул итәсе, ә башка мәсьәләләрдә халык белән киңәшләшергә кирәк. Хәзер педагогикада гадәттән тыш хәлләр, куркыныч нәрсәләр юк, мәгарифтә нормаль ситуация. Гел җәй көне, июль-августта тиз-тиз нәрсәдер алмаштыра башлаганда, начар була, – ди Павел Шмаков.

Мәктәп директорыннан укытучыларның төрле бәйгеләрдә катнашуына, шуның буенча хисап тапшыруга карата фикерен дә сораштым.

Минем фикеремчә, бәйгеләрдә катнашу – яхшы нәрсә, ә менә ниндидер документлар тутырырга мәҗбүр иткәндә, начар. Ул документлар бәйгесеме, әллә укытучыларныкымы? Укытучылар ачык дәресләр күрсәткән очраклар була, бу кызыклы нәрсә. Ә укытучылар үзләре «Менә нинди яхшы мин», - дип документлар әзерләп, аннары ниндидер абзый ул документларны карап чыгып, «Менә бу укытучы яхшы, ә монысы начар», - дип утырса, менә бу дөрес түгел, – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100