news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«1 миллион сорамас инде» – Гөлнара Тимерҗанова белән Вилли җырлый

news_top

Гөлнара Тимерҗанова Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) белән «Мәхәббәт ялкыны» җырын башкарган.

Вилли һәм Рузилә Бәдретдинова Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җырын үзгәртеп яздыргач, Гөлнара Тимерҗанова алардан бу җырны социаль челтәрләрдән алуны сораган иде. Соңыннан Вилли аның белән очрашып сөйләште, әмма Рузилә очрашуга килмәгән иде. Бу конфликтның ни белән бетәчәген Гөлнара Тимерҗанова сөйләп бетермәде.

Хәзер барысы да ачык, алар килешкән, һәм бу – көтелмәгән чишелеш булды.

«Гөлнара Тимерҗанованың бу вазгыятьтән лаеклы чыгуы «текә» булган», «Менә бу чишелеш», «Гөлнара апа, көтелмәгән хәл булды», «Текә», «Лаеклы», «Вилли, молодец! Олы яшьтәге ханымны майлап җайлагансың. Сездән 1 миллион сорамас инде», – дип хуплау тапкан яңа дуэт.

Рузилә белән җырлаган вариантны ошатучылар исә канәгатьсезлек белдергән. Алар ике вариантны да чыгаруны сорый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 ноябрь 2025
    Исемсез
    Алтмышны ваклаган хатынга килешә иңде бала чага белән җырларга🤣
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар