«Карга боткасы безнең өчен изге бәйрәм»: 1 майда йомырка җыю йоласы Пасха белән бәйлеме?
1 майда социаль челтәрләрне бер типтагы видеолар басып ала: балалар йорттан йортка йөреп йомырка, конфет, башка тәм-том җыя. Берәүләр, яратып, шушы видео-фотоларны урнаштыра, ә кемнәрдер моны «Пасха бит бу!» ди, халыкны диненнән яздыра торган гадәтләрне кертүдә гаепли дә әле. «Интертат» 1 майдагы бу йоланың каян килеп чыкканын ачыклады.
Кайбер якта 1 май бәйрәмен «Карга боткасы» дип атыйлар, төрле ярмалардан ботка пешерәләр, таудан йомырка тәгәрәтәләр. Кукмара, Арча, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарында балалар урамнан урамга, өйдән өйгә йөреп, йомырка, тәм-том җыйган. Авыл халкы балаларны иртә таңнан әзерләнеп көтеп торган.
Блогер Назыйм Галимов үзенең социаль челтәрендә Байлар Сабасында балаларның йомырка җыю күренешен күрсәткән. Балалар йорттан йортка йөреп, йомырка, тәм-том җыя. «Менә шәп бәйрәм! Бездә андый нәрсә юк», «Молодцы, шундый күңелле», «Сөбханалла, сездә балалар бигрәк күп», «Молодец, брат! Яшь вакытка кайтып килгән кебек булдым», «Арча районы Түбән Мәтәскә авылында да бар бу бәйрәм. Балалар көтеп алалар. Бик күңелле була, балалар урам тутырып, шау-гөр килеп йөриләр», «Мамадыш районы Түбән Сөн авылында да бар шундый матур бәйрәм», – дип яза аңа язылучылары.
Арасында: «Татарларда Пасхага күчтәнәч җыю кебек бәйрәм барлыкка килдемени?» – дип язучылар да бар. Назим Галимов моңа җавап итеп: «Ә сез белмәгән идегезмени?» – дип язган.
Кадрия Идрисова: «Карга боткасы» – безнең өчен изге бәйрәм»
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үзенең социаль челтәрендә туган ягы Актаныш районы Чынык авылындагы «Карга боткасы» бәйрәменнән фотолар куйган. Күршедәге Каентүбә авылында йомырка җыю йоласы, алты казан белән ботка пешерү йоласы саклануы турында язган. «Карга боткасы»н Сабантуйдан да ныграк көтеп ала идек», – дип сөйләде Кадрия Идрисова.
Авыл буйлап йомырка, төрле ярмалар, сөт җыя идек. Анда дөге дә ярый, тары да ярый – кешенең нәрсәсе бар, шуны бирә. Аннары җыелып, тау ышыклаган җиргә барабыз. Әбекәйләр зур казан алып төшә. Кемдер утын ала, кемдер тагын берәр нинди кирәк-ярак.
Йомырканы кешедән кешегә йөреп тә җыя идек, аннары өйдә дә пешереп, төрлечә итеп буйый идек. Мин 2нче класста укыганда, безгә посылка белән карандашлар җибәрделәр, шулар белән буядык. Аңа кадәр әниләр суган кабыгы белән буйыйлар иде. Шундый матур була! Әбекәйләр боткаларны пешергәндә, без таудан шул йомырканы тәгәрәтәбез – кемнеке ераккарак китә. Ул йомыркалар белән мәш килә идек, нинди генә уеннар уйлап чыгармый идек.
Йомырка җыю элек-электән булган, чәчү башланыр алдыннан аны басуда тәгәрәткәннәр. «Мул уңыш булсын. Йомырка кебек эре бөртекләр булсын», – дип теләгәннәр. Сабантуйда да йомырка җыю бар бит. Әбиләр, без йомырканы таудан тәгәрәтеп уйганда: «Йомырка кебек түгәрәк, тук, зур бөртекләр булсын, дип әйтегез», – диләр иде. Ул уңыш теләү йоласы булып кереп калган. Пасхада гына булмаган ул йомырка җыю.
Ул вакытта ботка пешә. Без бәләкәй чакта Зөләйха әби пешерә иде. Буыннар алмашынган саен, ботка пешерүчеләр дә алышына барды. Ботка пешү вакытына гына олылар, әниләр, әтиләр төшә. Әбиләр безгә ботканы бүлеп бирәләр. Шундый тәмле була, утырып ашый идек. Үзебез ашап туйганнан соң, ботканы каргаларга бирә идек. «Каргалар, ашагыз, ашагыз! Уңышны безгә күп итеп алып килегез», – дип, каргаларны, кошларны сыйлый идек. Әбиләр, теләк тели-тели, ул ботканы балалардан бирдертәләр иде.
Бу йола безнең Чынык авылында һаман да саклана. Быел авылдашлар «Карга боткасы»ннан фотолар да җибәрделәр. Каентүбә авылында исә зурлап үткәрәләр, «Карга боткасы»на Сабантуйдан да ныграк итеп җыелалар, шәһәрләрдән кайталар. Хәзер дә алтышар, җидешәр казан белән ботка пешерәләр. Актанышта эшләгәндә ел да, зират чистартырга кайткан җирдән, «Карга боткасы»на эләгә идек. Ерак әбекәй исән чакта, аны киендереп, «Карга боткасы»на алып төшә идек. Әбекәй Сабантуйга чыкмый иде, тик «Карга боткасы»н калдырганы булмады. Каентүбәдә йөри алмаган әбиләрне машина йә мотоциклга утыртып та алып төшәләр, килә алмаганнарга илтеп бирәләр. Анда бөтен авыл катнаша.
Киров совхозына күченгәч, 1 майда мәктәп белән урманга чыга идек, ә 2се әти безне гаилә белән урманга алып бара иде. Бер елны көтү чираты эләкте. Шунда да әни ботка һәм буяулы йомыркалар пешереп алып килгән иде. Студент чакта юллар юк иде. Агыйделне, Ыкны көймәләр белән чыга-чыга, «Карга боткасы»на кайта идек.
«Карга боткасы» – безнең өчен изге бәйрәм булды. Безнең Чыныкта ничә генә өй калса да, «Карга боткасы»н һаман да үткәрәләр.
Фәнзилә Җәүһәрова: «Йоланың асылы 1 майга бәйле түгел»
Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова йомырка җыю йоласының Пасха бәйрәме белән бәйле булмавын әйтте.
Мифларга карасак, йомырка – ул дөньяви универсаль күренеш. Җир шәхси милек булган вакытта да һәрбер кеше, беренче орлыкларны салганчы, буразнада йомырка тәгәрәтә торган булган. Аның конкрет вакыты дигән нәрсә юк, чөнки шул ук Татарстан җирлегендә дә бер якта җир иртәрәк җитешә, бер якта – соңрак. Йомырка тәгәрәтүнең мәгънәсе «уңыш китерү» дигәнне аңлата. Ул юктан бар булдыручы кебек кабул ителә. Билгеле бер җылылыкта тотсаң, аннан чебеш барлыкка килә бит. Йомырка белән үрчи торган җан ияләре дә бездә шактый күп. Аннары теләсә нинди орлык та серкәләнергә тиеш. Ә монда аталанган йомырканың орлыгы шул ук йомырканың кабыгына төрелеп чыга. Йомырка белән җиргә салынган орлыкларның көче арттырыла, дип исәпләнгән.
Йомырканы 1 май көнне түгел, ә чәчү алдыннан җыйганнар. Гомумән, 1 Май – безгә 20нче гасыр башында Европадан кергән бәйрәм. Аннары ул Советлар Союзында сәяси бер инструментка әйләнә. Ул – эшчеләрнең, завод-фабрикаларның эшләренә бәйле рәвештә профсоюзлар уйлап чыгарган бәйрәм. Дәүләт бәйрәме буларак ял биргәч, чәчү алдыннан үткәрелә торган йола 1се көненә күчкән, тик йоланың асылы 1 майга бәйле түгел.
Ул Пасхага да бәйле түгел. Пасха – христиан динендәге халыкның борынгы гореф-гадәтләрне дини йолага әверелдерүе генә. Ул безгә һәм христиан динендәгеләргә генә түгел, башка бик күп халыкларга да хас йола.
Гореф-гадәтләр милли бәйрәм Сабантуй кебек бөтен җирдә дә булырга тиеш, дию дә – шартлы, аның булуы мәҗбүри түгел. Ул иген игүгә бәйле. Безнең күчмә тормыш белән яшәгән бик борынгы бабаларыбызда ул йола булмагандыр, дип уйлыйм.
Йомырка җыю бәйрәме күпчелек Казан арты районнарында сакланып калган. Утрак тормышлы, бик күптәннән чәчү белән көн иткән Казан арты авылларында шактый күп.
Йомырканы кызылга ману – кояшның көчен җиргә бирү. Кызыл төс исә – кояш билгесе.
Хәзер йомырка гына түгел, конфет-печенье җыялар, ул балаларның яраткан бәйрәменә әйләнде. Балалар риясыз, күңелләре чиста, алар ихластан ашыйлар, ихластан рәхмәт әйтәләр, бала күңелен күрү дә – савап. Никадәр халык үзенең балаларын зурлый, шулкадәр ул халыкның тормышы көйлерәк, җайлырак була, киләчәге зуррак, дип исәпләнә, – дип аңлатты Фәнзилә Җәүһәрова.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Балаларны ашату – изге гамәл»
Дини яктан урам буйлап йомырка җыю – дөрес гамәлме?
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчетенең баш имам-хатыйбы:
Кайбер авылларда Ураза гаетенә дә конфет, йомырка җыю гадәтләре бар. Безгә Үзбәкстан, Таҗикстаннан килгән кунаклар сөйләвенчә, аларда да Ураза гаетендә йомырка җыю йоласы бар. Сәдакә бирү, балаларны ашату исә ул – изге гамәл.
Пасха йогынтысы булмавын ачыклау өчен, йоланың каян килеп чыкканын аңларга, белергә кирәк. Әгәр дә ул башка диннең ысулы икән, аны ислам динендә кулланырга ярамый.