1 июньдә заманча шоу: «Малайлар кул чаба, кызлар кул чаба… җенессезләр кул чаба»
Мәдәният министрлыгы «Uen fest» һәм «Укучының мәдәни көндәлеге» проектларына йомгак ясады. Ирада Әюповадан гаджетсыз бала проектларын тәкъдим итте: «Дөнья матур, виртуаль дөнья шәүлә генә». Беренче проект бик уңышлы тоелса, икенчесе күңелне кырды.
Мәдәният министры Ирада Әюпова Халыкара балаларны яклау көнендә министрлыкның балалар белән бәйле ике проектын ТР Президентына тәкъдим итте. Берсе — «Uen fest», икенчесе — «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты.
«Uen fest» җиңүчеләре әлегә Мәскәүгә бара, киләчәктә Диснейга ук җибәрергә вәгъдә итәләр
«Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестивале Казан Кремлендә — аның Туп сарае мәйданчыгында оештырылды. Бирегә Татарстан районнарыннан 500ләп катнашучы бәйрәмгә килгән. Балалар белән бергә театр артистлары да уйнады. Алар арасында Камал, Кариев, «Әкият» курчак театры, ТЮЗ артистларын очраттым.
ТР Традицион мәдәниятне үстерү ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова: «Үткән елдан башлап балалар командалары уеннарының видеоязмасын махсус хэштэг белән социаль челтәрләргә урнаштырып барганнар иде. 100 меңнән артык видео барлыкка килде. Башта бу видеолар флешмоб буларак барса, май аенда катнашучылар гран-при өчен көч сынашты. Финалга 101 катнашучы чыкты».
Уеннар белән гөрләп торган мәйданчыкка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Үзен урап алган балалар белән мәйданчыкны урап чыкты. Профессиональ һәм үзешчән артистлар белән исәнләште, балалар һәм ата-аналар белән фотога төште. Кызганыч, андый җирдә әрсез ата-аналар фотоларын президент белән фотога төшерергә ашыга башлый, баланың илбашы белән аралашуы кадерлерәк түгелмени соң?
Гөрләп торган мәйданга фатихасын биргән президентны озатканнан соң, фестивальнең рәсми өлеше башланды.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова: «Без үзебез өчен дә эксперименталь булган «Uen fest» фестиваленең беренче циклын тәмамлыйбыз. Социаль челтәрләрдә традицион халык уеннары сурәтләнгән 100 000нән артык язма урын алды. Ишегалларында меңәрләп уен оештырылды. Финалга 101 команда гариза бирде. Без балаларны гаджетлардан аерып, реаль тормыштагы традицион уеннар белән кызыктыра алсак, биредә көчлеләрнең, җитезләрнең җиңгәнен аңлата алсак иде. Бу проект аша балалар виртуаль тормышның тулы канды реаль тормышыбызның чагылышы гына булуын аңладылар.
Без бүген җиңүчеләрне бүләклибез. Безнең шартларыбыз буенча гран-при иясе генә тематик паркка юллама алырга тиеш иде. Без барлык призерларны да Мәскәүнең тематик паркларына җибәрергә карар иттек. Алла бирсә, киләсе елга пандемия бетсә, кешеләрне Диснейга җибәрербез».
Җиңүчеләр — Әлмәттән «Әпипә», Ютазыдан «Ивушки», Чүпрәледән «Мишәрләр» һәм Саба районыннан «Зәлидә» командасы.
Соңыннан министр проектның миссяисе турында журналистлар белән дә аралашты.
Ирада Әюпова: «Бу — халык уеннары фестивале. Профессиональ коллективлар безнең традицион уеннарны роликлар итеп яздырып, балаларга, әби-бабайларыбызның балачакта ничек уйнаганнарын күрсәтте. Чираттагы этапта әлеге коллективлар ишегалларына чыгып балалар белән уйнадылар. Шулай итеп халык уеннары традициясен яңартылар. Аннары ишегалды командалары үз уеннарын яздырып социаль челтәрләргә керттеләр.
Әлеге проектның миссиясе — балаларны гаджетлардан аерып үзләренә ышанычларын арттыру. Алар гаджетларда утырып виртуаль дөньяга ышаналар. Алар гаделлеккә ышансыннар — команданы көчләрен дөрес бүлеп җиңүгә омтылсалар, алар җиңә алачакларына инансыннар. Гаджетлар өелеп тора, ә балалар рәхәтләнеп уйнаган фотоларны күреп сөендек.
Бервакыт кайтышлый сеңлемә кердем. Аларның ишегалдында гел яшьләр җыелып сүгенеп сөйләшүләр ишетелә иде. Ә ул көнне балалар көлгәнне ишеттем. Алар традицион уен уйный иде. Бу дөньяда иң мөһиме — аралашу, җылылыгыңны яныңдагы кешеләргә бирү».
- Мәскәүнең тематик паркларына сәяхәткә Татарстаннан 60 бала барачак. Болар — унбишәр балалы Әлмәт, Ютазы, Чүпрәле һәм Саба районнары командалары.
Мәдәни көндәлек: һәр районнан иң мәдәни дүрт баласына Казанга сәяхәт
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты 2014 елда «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» буларак старт алган иде. Ул уку елында беренче класска барган һәр укучы балага мәктәп китапханәләре аша мәдәни көндәлек таратылды. Икенче елны инде барлык башлангыч класс укучыларына җитәрлек итеп бастырылды һәм таратылды.
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты — үзенчәлекле конкурс. Балалар мәдәни чараларга барган саен шушы көндәлекне тутырып барырга тиешләр. Аларның уку елы дәвамында барган мәдәни сәяхәтләренә районнарның балалар китапханәсе йомгак ясый. Нәтиҗәдә районның дүрт иң актив «мәдәни» баласы конкурс җиңүчесе дип табыла һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театрына кунакка чакырыла. Биредә «Иң яхшы мәдәни көндәлек» һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләнеп, әкият күрсәтелә.
Быел балаларны курчак театрына түгел, ә шул ук бинаның аскы катындагы сәхнәгә — «Әкият» балалар үзәгенә җыйдылар. 200ләп балага бүләкләр таратылды һәм әкият күрсәтелде.
- Белешмә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган республикакүләм проектының максаты — балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учаклары, республиканың тарихи-истәлекле урыннары белән таныштыру, укучыларны рухи яктан баету. Моннан тыш, проект патриотизм хисе тәрбияли һәм төрле мәдәни чараларда катнашырга мөмкинлек бирә.
«Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләрне быел Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Ул аларга үз резиденциясе буйлап экскурсия үткәргән һәм балачак мавыгулары хакында сөйләгән. Балалар арасыннан хәтта Президентның эш өстәле артына утырып караучылар да булган.
«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңүчеләр өчен бәйрәм «Әкият» балалар үзәгендә дәвам итте. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова үзе уйнатты.
Бу мәдәният министрлыгы проекты гына түгел, бу проектның нигезендә дуслык ята — мәгариф һәм мәдәният системалары дуслыгы. Без бер зур гаилә кебек эшләдек. Әйдәгез, без сезнең беән уйныйбыз. Хәзер барыннан да артык театр яратучылар кул чапсын, яки аяк тыпырдатсын. (Көчле алкышлар, тыпырдаулар һәм сызгырулар).
Ә хәзер музей яратучылар! (Көчле алкышлар, тыпырдаулар һәм сызгырулар кабатлана).
Китапханәләр? Кемнәр китап укый? (Көчле алкышлар, тыпырдаулар һәм сызгырулар).
Кемнәр интернет порталларда утыра? (Көчле алкышлар, тыпырдаулар һәм сызгырулар).
Кемнәр яхшы укый? (Көчле алкышлар, тыпырдаулар һәм сызгырулар).
Без күңел касәбезгә су гына түгел, асыл кыйммәтләребезне — традицияләрне, театрларыбызны, китапларыбызны салсак иде. Тормыш алай матуррак булачак. Сезнең тормышны кызыграк итергә тырышкан әти-әниләрегезгә рәхмәт, — дип төгәлләде министр. Калганнар да шундый ук рухта чыгыш ясады.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина:
Кадерле балалар! Мондый проектны башлаган Мәдәният министрлыгына рәхмәт. Ел саен актив балалар арта. Үзләренең акыллы балаларына карап сөенеп торган әти-әниләргә дә рәхмәт! Каникуллар башлануы белән котлыйм! Кадерле өлкәннәр, балаларыбызны һәр мизгелдә яратыйк. Бу залда — безнең киләчәгебез!
«Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев:
Кем уку елы беткәнгә сөенә? Кемнең җәйге каникулларга зур планнары бар? Күңел касәгезне мәхәббәт белән тутыруыгызны телим — үзегезгә, якыннарыгызга, укытучыларызга мәхәббәт. «Мәдәни көндәлек» сезнең өчен мәгълүмат үткәрә торган «иләк» булсын иде.
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында 246 бала һәм 53 ата-ана бүләкләнде. Балаларга китап һәм музыкаль колонка, әниләргә Татарстан мәдәнияте турында затлы китап бүләк ителде.
Тантаналы сүзләр «Изумрудный город» дәүләти булмаган авторлык театрының «Правильное мышление» әкияте белән дәвам итте.
Мөслим Балалар китапханәсеннән Зилә Кашапова:
Башта районда «Мәдәни көндәлек» конкурсын оештырдык. Районнан өч мәктәп катнашты. Шулардан иң яхшы тутырылган мәдәни көндәлекләрне сайлап алып, китапханәдә икенче тур үткәрдек. Биредә иң активларын сайлап алып, Казанга алып килдек. Балалар 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче сыйныфлардан. Алар Мөслимгә килгән концертларга барганнар, язучылар юелән очрашуларда булганнар. Балаларга Казанга да килеп, театрларда булганнар. Билетларын көндәлеккә беркетеп куйганнар, альбом итеп ясаучылар да булды. «Мәдәни» әни сайлаганда аның китапханәгә күп йөрүен дә исәпкә алдык.
Балалар арасында Мөслимнең үзеннән иде. Югыйсә, бөтен районга мәгълүмат биргән идек, авыллардан бай итеп көндәлек тутыручы булмады.
Мондый конкурслар бик кирәк. Элек бит ул алдынгыларга төрле кызыксындыру чаралары бик күп булган. Хәзер хезмәтнең бәясе төшкән вакыт. Мондый әйберләр дә булмаса, кеше кайдан позитив табарга тиеш? Мондый чаралар күңелне күтәреп җибәрә.
Бүген алып килгән балалар театрларда, музейларда булсалар да, «Әкият» сараенда булганнары булмаган икән.
«Десертка» алып баручының балаларны җанландыру алымнарының берсе
Тамашаны алып баручы — «Изумрудный город» театрыннан яшь егет шаккаттырды. Әллә заманча, «аурупача» алып барасы килгән… Әллә аракылы туйлар заманыннан калган мәзәкләрне генә белә:
Мальчики похлопают, девочки похлопают. А теперь похлопают те, кто не определился! — дип балаларның «күңелен күрде».
Ничек сезгә шундый шоу?
Гафу итегез, мин дөрес мәкаләнең бөтен законнарын бозып алып баручының бу сүзләрен татарча ирекле тәрҗемәдә исемгә чыгарырга да җөрьәт иттем. Тагын бер кат кабатлыйм: балалар өчен оештырылган рәсми чараларга сәнгать советларын узган затлы тамашалар һәм профессионал алып баручылар гына чакырылсын иде.
Ике теллелек турында, дөресрәге, аның булмавы турында
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты тамашасы рус телендә барды. Мәдәният министрының өлешчә татарча сәламләвен искә алмаганда, барысы да рус телендә. Тулысынча. Баннер русча. Әкият русча. Татар телле балалар өчен синхрон тәрҗемә тәкъдим итүче булмады.
Кыскасы, беренче елларында шактый гына ике телле буларак башланган проект тулысынча руслашып беткән күрәсең.
Проектның оештыручылары ТР Мәдәният министрлыгы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Ә тормышка ашыручысы — «Татармультфильм». Барысы да алар җаваплылыгында һәм русчалыгы алар намусында, димәк.
Мәдәният министрлыгы инициативасы белән гамәлгә куелган, ике министрлык карамагында булган проект ни өчен ике телле түгел? Ни өчен министрлыклар гамәлгә ашыручыга финанслар бүлгәндә «техник бирем» буларак, ике телле итү шартын куймый? Ни өчен балаларның күңелен ачырга рус телле генә тамаша әзерләнә һәм татар баласына аны татарча тыңлау мөмкинлеге тудырылмый?
Ни өчен балаларга профессиональ синхрон тәрҗемәсе булган татар дәүләт театрларының сәнгать советларын үткән тамашалары күрсәтелми? Бу һич кенә дә «Изумрудный город» театрын алмагыз дигән сүз түгел, бу тамаша ике дәүләт телендә дә булсын дигән сүз. Балага бит проект җиңүчесе буларак, республика бүләге бирелә. Ни өчен ул бүләк ике дәүләт телендә түгел? ТР Мәдәният министрлыгы мондый нюансларны исеннән чыгармасын иде.
Баннерның русчалыгы «Uen fest» фестиваленә дә карый, диварга куелганы да, сәхнәдәгесе дә рус телендә. Ни өчен?
Тел саклау дип зур сүзләр сөйлибез, тел югала дип аһ-ваһ киләбез. Ә биредә бюджет хисабына балалар өчен оештырылган ике проектны ике телле итә алмыйбыз. Моңа күп тә кирәкми бит югыйсә. Бары тик оештыручы оешмага дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк, финансларның ике дәүләт телендә оештырылган бәйрәмгә җибәрелгәнен аңлатырга гына кирәк. Шул гына.
«Uen fest» фестиваленең бүләкләү тантанасында тел мәсьәләсенә бәйле күңел җылыткыч бер мизгел булды: Ирада Әюпова татарча сәламләп, рус телендә тәбрикләсә дә, тантананың иң кызыктыргыч хәбәрен татар телендә генә яңгыратты: «Аллабирса, киләсе елга пандемия бетсә, кешеләрне Диснейга җибәрербез», диде ул. Русча яңгырамас да, бу хәбәрне кемдер аңламый калгандыр дип уйламыйм. Тамашачы хуплап каршы алды.
Проектларның икесенә дә уңышлар телик!