Зифа Кадыйрова – Чаллы театрының алтын приискасы

22 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов, видео: Илгиз Шәкүров
Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов Зифа Кадыйрованы китапларын театрның туендыручысы дип атый. “Татар-информ” хәбәрчеләре театрның 2016 елда куелган “Язмыш сынавы” мелодрамасын карап кайтты.

Чаллы татар дәүләт театры рекорд куйган – ике ел эчендә бер спектакльне 70 тапкыр күрсәтә алган һәм аны 20 меңнән артык тамашачы караган. Сүз Зифа Кадыйрова повесте буенча эшләнгән “Язмыш сынавы” мелодрамасы турында бара.

“Бу - чиста коммерция проекты. “Язмыш сынавы” театрның үзе эшләгән акчага чыгарылды, - ди театр директоры Рашат Фәйзрахманов. - Театрга тамашачылар “Нигә Зифа Кадыйрованы куймыйсыз?” дип халык мөрәҗәгать итә башладылар. Халык өч ел рәттән сорап йөрде. Минем мәрхүм хатыным Нина да Зифа белән дус иде. Ул да Зифа китапларын укып карарга киңәш итте”.

Театр башта режиссер тапкан. Ул – Камал театры артисты Илдар Хәйруллин. Аннары берничә авторга инсценировка ясау тәкъдиме белән чыккан. Өч вариант инсценировка ясалган, әмма алар театрның сәнгать советын үтмәгән. Ркаил Зәйдулланың вариантын сәнгать советы яхшы дип тапкан һәм репетицияләр башланган.

“Язмыш сынавы” мелодрамасының премьера көне - 2016 елның 4 марты. “Без аны 8 мартта хатын-кызларыбызга бүләк итеп күрсәттек. Чөнки әсәрдә хатын- кыз темасы ята. Спектакльнең репетицияләре башланып, премьера көне билгеләнүгә, билетлар сатылып бетте. Спектакль әле чыкмаган, ә кассада билетлар юк, бездән билет сорап шалтыраталар, “Үз кешеләрегезгә генә биреп бетергәнсез”, дип гаепләүчеләр дә булды. Премьера белән Балык Бистәсенә гастрольләргә киттек. Билетлар афишасыз-рекламасыз да сатылып бетте”, - дип искә ала Рашат Фәйзрахманов моннан ике ел ярым элек булган вакыйгаларны.

2016-17 елда театр әлеге спектакльне бик актив күрсәткән. 2 ел эчендә 72нче спектакль – ул, чыннан да, рекорд. Башка бер татар театры да кыска срокларда шул кадәр күрсәтүе белән мактана алмый. Татар театры тарихында 500 тапкыр һәм аннан да күбрәк уйналган спектакльләр бар. Ләкин бит ул дистәләрчә еллар дәвамында. Төп геройлар картаеп беткәнче...

“Язмыш сынавы”ның героинясы - Чаллы театры ставка ясаган Индира Маликова әле яшь, тик икенче проблема – актриса хәзер декрет ялында. Шунлыктан әлегә спектакль айга бер генә уйнала. Индираның ире 2,5 сәгать бала күтәреп театр фойесында йөри ди. Индира бала имезә иде дә тагын уйный торган була.

“Куймый тора алмыйбыз – халык сорый, - ди Рашат Фәйзрахманов. - Зифаны яратмаучыларга бу җавап - аның әсәрләрен күпмеңлек укучылары сорый. Китапханәләрдәге китаплары күп укылудан тетелеп беткән. Авыл китапханәләрендә аны бер төнгә дип бирәләр ди бит. Юрган астына яшеренеп ирләр дә елый-елый укыйлар, ди. Без авылларга да йөрибез ул спектакль белән – боларны китапханәчеләр килеп сөйлиләр иде”.

“Язмыш сынавы”ннан соң театр Зифа белән тәнәфес ясарга уйлаган, әмма барып чыкмаган. Халык бик сорый башлагач, хәтта таләп итә башлагач, коллектив “Сагынырсың, мин булмам” әсәренә тукталган. Монысы инде “Челнинские известия” газетасында повестьнең “Сөмбел” исеме белән рус телендә басылып чыгуына бәйле. Редакция повестьне тәрҗемә иткән һәм, килешү буенча, шуның хисабына бастырып чыгару хокукы алган. Шул тәрҗемәләр нигезендә “Татарстан китап нәшрияты” китапны рус телендә бастырып чыгарган. Шуннан соң Чаллы театры спектакльләренә килүче 200 кешенең 30-40ы рус теллеләр була башлаган. Монысына үзем шаһит – залда минем татарча соравымны аңламаучылар байтак иде.

Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен Хәбир Ибраһим инсценировкасы буенча Кариев театры артисты Илфат Камалиев сәхнәләштергән.

“Зифа Кадыйрованың ике спектакле безнең туендыручыбыз булып китте. Беренчесе хисабына без дүрт спектакль чыгара алдык. Безнең стационарда һәм районнарда 70 тапкыр күрсәтелгән спектаклебез 3 млн. сумнан артык керем китерде. Залыбыз зуррак булса, 6 млн. акча эшли алыр идек аның белән. Без Зифа Кадыйрова спектакленә 350-500 сумнан нибары 200 билет сатабыз”, - ди директор.

“Язмыш сынавы” спектакленең музыкасы да хитка әверелгән. Риф Әхмәтов музыкасын ишеткән тамашачы, артистлардан аудиоязманы сорап аптыратып бетерәләр, ди. Кыскасы, мелодраманың музыкасы да хитка әверелгән.

Билгеле булганча, Зифа Кадыйрованың биш повесте бар. Аның икесе – Чаллыда, берсе Әлмәт театрында куелган. Хәзер халык Чаллы театрыннан “Нигә икәү генә?” дип сорый икән. Директор “Без бер язучы театры түгел бит”, дип җавап бирә икән. “2020 елга кадәр репертуар планлаштырылган. Анда әле Зифа юк”, - ди директор. Әмма, игътибар, бу 2020 елга кадәр Чаллы театрында Зифа Кадыйрова куелмаячак дигән сүз түгел. Зифа Кадыйрова әсәрләре – коммерция проекты. Театр аңа теләсә кайсы вакыт өстәмә эш буларак алына ала. “Аны ничек кенә кимсетергә тырышмасыннар, халык укый икән, димәк ул кирәк”, - ди Рашат Фәесханович.

  • Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” романын сәхнә теленә Ркаил Зәйдулла күчергән – инсценировка авторы ул. Әмма Зифа сюжетына хөрмәт белән эшләсә дә, әсәрдә Ркаиллык калган.
Зифа Кадыйрова исән калдырган геройны Ркаил Зәйдулла күкләргә аштырган

Әсәрнең төп герое – Әлфия. Спектакль 16 яше дә тулмаган кыз баланың Таһирны армиягә озатып калуыннан башланып китә. Ул аны каршы ала һәм шул ук көнне яшьләр туй мәшәкатьләрен башлыйлар. Туй итәләр дә, Таһир белән авылда матур гына яши дә башлыйлар. Таһир – Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскаров, Әлфия – Индира Маликова.

Вакыйгалар Әлфиянең апасы, Таһирның классташы булган Алсу исеменнән сөйләнә. Алсу (Татарстанның атказанган артисты Энье Шиһапова) Мәскәүдә укыганда остазы профессор Ефим Семеновичка кияүгә чыккан.

Әгәр әсәрне Ркаил үзе язса, мөгаен, шушы линияне үстерер иде. Авылдан чыккан чибәр татар кызының карт урыс-яһүд профессоры белән матур тормышын ул мелодрамаламыйча гына башка драматик-комедияле жанрларда сурәтли алган булыр иде. Ләкин автор – Зифа Кадыйрова, залда – аның аудиториясе. Ә Ркаилга Зифа ханым аудиториясен күздә тотып, гонорар хисабына инсценировка ясау вазыйфаларын башкарырга калган. Шулай да үз сүзен кыстырып куймаса Ркаил ул Ркаил буламыни! “Татар хәзер элеккеге татар түгел, сабантуйлар да элеккеге сабантуйлар түгел”, дип әйтә Ефим Семенович, ди Алсу. 11 класс белем белән калган Әлфия андый фәлсәфи югарылыкта фикер йөртми, милләтнең үткәне белән киләчәге турында уйланмый, әлбәттә. Фәлсәфи фикерләр ирдән уңмаган хатынга гына киләдер ул. Карт профессор белән яшәгән, авылына да берүзе генә кайтып йөрергә мәҗбүр булган табибә ханым уйлансын татар милләте турында. Ә Әлфия – бәхетле хатын һәм бәхетле килен. Аның дөньясы түгәрәк. Ходай аңа дөньядагы иң яхшы ирне биргән. Бер кимчелеге булмаган, хатынын үлеп яраткан кешене. Җирдәге фәрештәгә тиң инде менә. Тик андый камил затны Ходай ничек биргән – шулай тиз ала да шул.

Ун ел гына бергә яшәп кала Таһир белән Әлфия. Ирне ток сугып үтерә, Әлфия ике бала белән тол кала. Тормыш авырлыкларын күреп өйрәнмәгән, иренең киң җилкәсе артында көн иткән бәхетле хатын ялгызлыкны күтәрә алмый – акылдан шаша. Аны бер елга җүләрләр йортына ябып куялар. Табип ханым да, аның профессор кияве дә бу вакыйгадан ничектер читтә калалар булып чыга. Алсу авылга бер елдан соң гына кайтып төшә. Ришвәт биреп сеңлесен клиникадан алып чыга һәм имчегә алып барып өшкертә. 

Шулай итеп, Зифа Кадыйрова белән Ркаил Зәйдулла табипларны ришвәт ала дип шикләнәләр. Ай-һай-һай.

Әлфиянең авыруы Мөнирәнең бусагага куйган бозыгыннан булып чыга – монысын имче карчык әйтә. Имче карчыкны театрның иң статуслы актрисаларының берсе – Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова уйный.

Мөнирә дигәннән, спектакльдә бәхетле парларга капма-каршы булган бәхетсез парлар да бар.Ул спектакль ахырында үсәчәк Илдус линиясенә бәйле. Илдус - Таһирның дусты. Аны театр артисты Фәнис Сәхабетдинов уйный. Яшьлегендә ул Әлфиягә дә кызыгып йөргән. Әмма Таһирдан колак каккан Мөнирә (Миләүшә Гыйльметдинова) алдаштырып, аны үзенә өйләндертә. Алар шәһәргә чыгып китәләр, тулай торакта хәерче тормыш алып баралар, эчәләр, азалар-тузалар. Шулай итеп спектакльдә параллель ике тормыш күрсәтелә.

Финалга якынлашканда шушы ике линия кушыла. Тол калган Әлфия бомжлыкка чыккан Илдусны Чаллы урамында очратып, үзенә ир итә.

Финалда балалар үсеп, авылдан китеп үз ояларын коралар. Мөнирә үз бозыгыннан үзе үлә. Илдус намазга баса. Дөньялыкта бар эшләрен бетергән Әлфия ире янына күкләргә аша.

Зифа Кадыйрованың романын укучылар популяр язучының Әлфияне үтермәвен әйтәләр. Ә Ркаил мондый мәхәббәт ияләре күкләрдә булса да кабаттан кавышырга тиешләр дип санаган һәм ханымны ире янына оҗмахка озаткан.

"Безнең халык үзен-үзе жәлләп, еларга ярата"

Шунысы кызык, мин “Язмыш сынавы” мелодрамасын карап утырганда, бу залда әсәрнең сюжетын белмәгән бердәнбер кеше идем. Тамашачы спектакльгә килгәндә әсәрнең эчтәлеген белү генә түгел, кайбер күренешләрне төшереп калдырганнары өчен театрны тәнкыйтьлиләр дә ди әле.

“Безнең халык шулай үзен үзе жәлләп елап утырырга ярата – спектакльнең уңыш сере шундадыр”, - ди дөньяның иң идеаль ирен уйнаган Илфат Әскаров. “Спектакльнең уңышы аның тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнгән булуында. Барлык геройлар да тормыштан алынган”, - ди спектакльнең бердәнбер тискәре героен – Мөнирәне уйнаучы актриса.

Театр җитәкчелеге Зифа Кадыйрова спектакльләре белән Татарстанның һәр районын урап чыгарга ниятли. Чөнки аларны һәр районда көтәләр, чакырып торалар.

Әлбәттә, үзләрен нечкә театрал дип санаучылар борын җыерган булып кыланыр. Ни өчен үзләрен авыз тутырып драматург дип атаган кешеләрнең бер әсәре дә бер дәүләт театрында бармый? Ни өчен кайбер зур өметләр баглап куелган әсәрләр дә репертуардан тиз генә төшеп кала? Күрәсең, хәзер Зифа вакытыдыр.

Моңа борын җыерырга кирәкми. “Язмыш сынавын” карарга килгән тамашачы – ул татар театрына килгән. Ул татар телендә уйналган татар тормышыннан куелган татар спектакле карый. Яшәсен Зифа Кадыйрова дияргә генә кала – татар театрының “алтын приискасы”.

Фикерләр








Мәдәният

Кариев театрында премьера: кәҗүл читек тарихы яки Ренат Әюпов ни өчен авылның нәни мажоригын яклап калды?

Кариев театры Гаяз Исхакыйның авыл мажоригы турындагы хикәясенә нигезләнеп, балаларга дини белем бирү өчен кулланма булырлык спектакль тәкъдим итте. Сүз классик язучының 1912 елда язылган “Кәҗүл читек” хикәясе турында бара.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла