Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Зөләйха күзләрен ача”: Мортаза ролен башкарачак актер белән Мортаза образы арасында уртаклык бар

“Зөләйха күзләрен ача” сериалында Мортаза нинди булачак? Татар ир-аты Мортаза Мәскәү күзлегеннән нинди булып тасвирланачак? Әлегә бу билгесез. Хәбәрчебез Мортаза ролен башкарачак актер Рамил Сабитов белән аралашып, Мортаза образын күзалларга тырышты.

news_top_970_100
“Зөләйха күзләрен ача”: Мортаза ролен башкарачак актер белән Мортаза образы арасында уртаклык бар

Татарстанда һәм Пермь якларында “Русское” кинокомпаниясе “Россия 1” телеканалы өчен Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы аша сериал төшерә. Сериалда татар образларына татар милләтле артистлар билгеләнгән. Зөләйха образында – Чулпан Хаматова. Бу – авторның теләге иде. Автор “Убырлы” дип биргән каенана ролендә – Роза Хәйруллина: Норильскида туып, Казан театр училищесын тәмамлаган, бер чорда Казан Яшь тамашачы театрында эшләп алган танылган актриса. Мортаза ролендә – Рамил Сабитов. Татарстан өчен бик үк таныш булмаган, әмма биографиясе Татарстаннан башланган актер.

  • Рамил Сабитов – Россия актеры, продюсеры һәм режиссеры. 1960 елның 17 августында Ульяновск өлкәсенең Саплык авылында туган. Балачагы Ульяновскида һәм Чаллыда узган. Ярославль театр училищесын һәм ГИТИСта режиссерлык курслары тәмамлаган. Википедия Рамил Сабитовның күбрәк тискәре рольләрдә уйнавын билгеләп үтә. 2016 елда “Екатерина” картинасы режиссеры буларак, “Иң яхшы телевизион сериал” номинациясендә “Золотой орел” премиясен ала. Соңгы рольләренең берсе – “Золотая Орда” сериалында Берке хан роле.

“Мортаза – ул язмыш. Аның сере - туу тарихында һәм исән калуында. Ул шулар аша үткән трагик язмышлы кеше”, - диде Рамил Сабитов.

Роль турында ул башка берни дә әйтмәде.

“Роль ул китап укудан башланып, кастинглар аша үтелгән, режиссер һәм партнерлар белән эшләп, тавыш яздыруга кадәр үткән юл. Шул юлларны үткәч кенә Мортазаның кем икәнлеген аңлый башларбыз. Хәзергә без Гүзәл Яхинаның әдәби героен гына беләбез. Ә фильм персонажы юк әле. Ул эзләнүләр аша табылачак. Эш барышында”, - диде, уйланып кына...

Үзенең роле турында сөйләмәүне Рамил Сабитов контрактка бәйләми. “Безгә ниндидер тыюлар булмады. Әмма рольгә әзерләнгәндә аның турында сөйләргә ярамый. Бу мин үткән актерлык мәктәбенә бәйле – дөрес аңлагыз”, - ди ул.

Рамил Сабитов, кинога төшүче күпчелек артистлардан аермалы буларак, Гүзәл Яхина китабын кастингка кадәр үк укыган булган. Китапта бик зур һәм көчле булып сурәтләнгән Мортаза роленең үзенә тәкъдим ителүенә бераз аптырап та калган. “Ни өчен мине сайлавын режиссердан сорагыз. Шуны гына әйтә алам: мин бик тә кастингтан үтәргә теләдем һәм миңа уңыш елмайды”.

Шулай да мин, Рамил Сабитов белән сөйләшә торгач, Мортаза язмышы белән Рамилнең биографиясендә булган уртак бер эпизодны күрдем. Хәләл көче белән табылган икмәкне сакларга тырышуы Мортазаның гомерен киссә, Сабитовлар гаиләсен җирдән аерган.

Гүзәл Яхина романында Мортазаның үлеме аның үз малын саклауга бәйле. Ул, гадиләштереп әйткәндә, үстергән ашлыгын саклап җан бирә. Нәкъ менә әтисенең игенне саклап калырга тырышуы Рамилнең биографиясенә дә үзгәреш керткән деталь булып тора.

Рамил Сабитов карт бабасының хис-тойгыларын аңларга тырышачак...

“Мин Чүпрәледә тудым. Әтием Габделәхәт колхоз рәисе, Әнием Рауза авыл врачы иде. 1962 елның җәе һәм көзе бик яңгырлы килеп, иген кырда черегән. Минем әтием колхозчыларга кырда калган игенне яшеренеп кенә җыеп кайтырга кушкан. Барыбер дымнан череп бетәсе булган бит инде. Әмма моны белеп алып әтине партиядән чыгарганнар, эшеннән дә куганнар. Авылдагы йортны сатып, без Ульяновскига күченеп киттек. Без дүрт бала идек – Флюра, Ринат, мин һәм Фрида. Ул вакыт миңа 2 яшь иде”, - дип сөйли Рамил Сабитов.

“Әти ягыннан аның бабасы кулак дип саналган. Аның улы – минем бабай Австриядә ике ел әсирлектә булып, Конармиядә хезмәт иткән. Ә оныгы, минем әти була инде – колхоз рәисе иде. Бөтенесе буталып беткән”, - ди ул.

Димәк, аларның нәсел дәвамчысы Рамил Сабитов хәзер шушы карт бабасының хис-тойгыларын аңларга тырышып, аны кинода җанландырачак.

Сабитовлар Иске Чүпрәле янындагы Татар Саплыгы авылында яшәгәннәр. Шунлыктан Рамил Сабитовның биографиясе аның татар авылында тууы белән башланып китә. “Минем белән авырлы әнине, бала табу өчен, ат җигеп 7 чакрымдагы Чүпрәлегә алып килгәннәр. Әмма Саплыкта мин нибары 2 яшемә кадәр генә яшәп калганмын. Шуңа да татар телем белән мактана алмыйм, бу бик начар, ата-баба телендә иркен сөйләшә алмавым бик кызганыч, - ди Рамил. – Чөнки шәһәрдә башка тормыш башланды. Балалар бакчасы, мәктәп – барысы да русча. Өйдә татарча сөйләшә идек сөйләшүен. Авылга да кайта идек. Балачакта айлар буе авылда яши идем”.

Рамил Сабитов өчен Казан бер хыял булып торса да, ул хәтта Казан турында фильм төшерү идеясе белән йөрсә дә, Казан өчен – Рамил, Рамил өчен Казан әле ачылмаган. Аның хәтта 11 ел рәттән үткәрелеп килүче Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дә чакырылганы булмаган.

“Беренче тапкыр Казанга әни карынында килгәнмен. Ринат абыема ашыгыч операция кирәк булган – улының аңкау бизен кистерү өчен, тугыз айлык авыры булган әни Казанга очкан. Икенче тапкыр Казанга тагын абыем аркасында – аның янына килдем. Ул КАИда укый иде. Сиксәненче еллар Казанын яхшы хәтерлим. Яз иде, студентлар, музыка... Казан – бик музыкаль шәһәр. Өченче тапкыр “Җан белән сөйләшү” проекты кысаларында күрсәтелгән спектакльгә катнашучы актер буларак килгән идем”, - ди ул.

Мин Рамилгә Башкортстанда “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча куелган спектакльдә Мортазаның шактый уңай герой булуы турында искәрттем. “Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла”, дигәндәй... “Башкортстанда спектакль чыгуын ишетеп беләм. Бик яраталар дип ишеттем”, - диде ул.

Әйе, татар халкы “Зөләйха күзләрен ача” романын каршылыклы кабул итте. Заманында бик илһамланып театраль эскизларын ясаган режиссер Искәндәр Сакаев та аны Татарстан сәхнәсендә спектакль итеп чыграудан баш тартты. “Бәласеннән баш-аяк”, дигәндер инде.

Татарстанның Лаеш районында төшерелеп яткан “Зөләйха күзләрен ача” сериалында катнашкан татар артистлары да бу проектта катнашулары белән артык горурланып йөрмиләр. “Акча өчен генә катнашабыз”, - дигән фикер дә ишеттем. Әмма боз кузгалган – кинопроект тулы көченә эшли. Татарларның анда нинди булып дөньяга чыгачагы әлегә безгә караңгы. Мин “Убырлы каенана” образыннан ниндидер яктылык табыласына ышанып бетмим. Әмма Мортазаның уңай герой итеп күрәсе килә. Рамил Сабитов белән аралашу яхшы Мортаза булыр дигән өметне азрак ныгытып куйды әле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100