Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа татар эпосы – азатлыкка алмашка ни сорыйлар?

Минзәлә театры Казанга "Салкын кын" спектаклен алып килде. Яңа татар эпосын саха егетләре язган.

news_top_970_100
Яңа татар эпосы – азатлыкка алмашка ни сорыйлар?

- Сезгә нәрсә кирәк?

- Азатлык!

- Алмашка ни сорыйсың?

- Аркамны кашы...

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры Татарстанда “Потапов театрының” 2нче сериясен тәкъдим итте. Ягъни, Минзәлә театрында күренекле саха режиссеры, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Сергей Потапов икенче спектакль чыгарды.

“Салкын кын” трагедиясе пъесасын драматург Михаил Башкиров театр өчен махсус язган. Тәрҗемә авторы – Ркаил Зәйдулла.

“Салкын кын” трагедиясе төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивалендә катнашты. Фестиваль кысаларында аны “Нәүрүз” фестиваленең тәнкыйтьчеләр коллегиясе генә түгел, ә “Алтын битлек” экспертлары да карады.

  • Сергей Потапов – саха театры режиссеры. Ул бөтен дөнья буйлап спектакльләр куеп йөрүче актив иҗатчы. Быел аның үз театрында – Ойунский исемендәге саха дәүләт театрында куйган “Минем дустым Гамлет” спектакле дүрт номинациядә “Алтын битлек” театр премиясенә тәкъдим ителде.

Сергей Потаповны Татарстанга Минзәлә театрының баш рәссамы Валерий Яшкулов китергән.

Татарстан театрларының “Кече шәһәр театрлары” проектына катнаша алуы аларның матди хәлен дә яхшыртты – Минзәлә, Әлмәт, Буа театрлары кыйммәтле режиссерларны чакыра башладылар.

“Иблис”не искә төшерик

Сергей Потаповның Минзәлә театрындагы беренче эше – азәрбәйҗан классигы Җәвид Хөсәеннең шигъри әсәренә нигезләнеп куелган “Иблис” трагедиясе иде. Әсәрне татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итте.

Минзәлә театры бу спектакле белән “Тантана” республика театр премиясенең төп номинациясенә ия булды һәм театр директоры Роберт Шәймәрданов “Ел вакыйгасы” статусына ия булган спектакльне уңышлы файдаланды: мөмкин булган театр фестивальләренә алып барды, гастрольләргә йөртте. Дөрес, спектакльне соңыннан караган тамашачылар аның премьерадан нык аерылганын әйтәләр. Режиссерның каты кулы булмагач, әллә артистлар аны үзләренә җайлаштырганнар шунда. Хәтта башта ике булган Иблис тә йөри-йөри бергә генә калган ди. Спектакль “Алтын битлек” экспертларын кызыксындырмады булса кирәк – номинацияләргә дә үтмәде, лонг битләрдә дә күренмәде.

Спектакльнең Россия күләмендәге иң зур уңышы – “Кече шәһәр театрлары” фестивалендә катнашып, Иблис ролен уйнаган Рөстәм Зиннуровның “Дебют” номинациясендә фестиваль лауреаты булуы. Рөстәм Зиннуров, гомумән, “Иблис”нең иң зур уңышыдыр. Татар театрында андый актерның булганы юк иде. 

“Потаповщина»

Татар театрында Сергей Потаповка игътибарны Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев “Потапов дөньяның асылына әйләнде. Потаповщина!” дип бәяләгән иде.

"Потаповщина дигән сүзне мин ачудан чыдый алмыйча кашыну дип кабул иттем. Татарстанда Потаповның бер спектакль куюы моңа җирлек була алмый. Ун ел буе куеп безнең режиссерларны интектергән булса – әйе. Терминологиясе дөрес түгел. Галиев 27 ел эшлим дип мактана – әле Галиевщина дигән терминның булганы юк. Без Потаповның килүе белән горурланабыз. Беренче килүендә үк шундый термин алып киткән икән – куанырга кирәк. Без дә бит аны тик торганнан чакырмыйбыз. Драматургиянең бер тирәдә торышы, режиссураның бер тирәдә торышыннан аптырап чакырабыз. Монда уйларга җирлек бар", - диде моңа җавап итеп Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов.

Килгән режиссерлар гонорарны күбрәк сораса да, Шәймәрданов моның нәтиҗәсе барлыгын әйтә.

Без нәрсә күрдек?

Минзәлә театрының яңа эше - “Салкын кын” спектаклен XXI гасыр татар эпосы дип бәяләргә була. Бу - халык риваятьләре дә түгел, фольклорга нигезләнгән әсәр дә түгел. Бу - “нульдән башлап” “под ключ” өр-яңа татар эпосы тудыру.

Риваятьләргә бәйле сәхнә әсәрләре, аз булса да, туа тора. Әмма алар йә тарихи елъязмаларга, йә халык хәтеренә нигезләнгән була яки нигезләнгәнгә охшатыла. Казанда куелган “Кара пулат”, “Сөембикә” опералары, “Алтын Урда” балеты либреттолары да автор фантазиясеннән тора – без аны тарихка сәнгати караш дип атыйбыз.

Минзәлә театры булган риваятьләрне эзләп тормаган. Бүгенге вазгыятькә бүгенге караштан чыгып өр-яңа притча, ягъни, гыйбрәтле хикәят тудырган.

Ыру яшәгән җирне дошманнар туздыра. Салкын кын белән Куаныч Кендек әбиләре сөйләгән бер күрәзәлеккә ышанып яшиләр – икесенең берсе ыру башы булачак. Менә алар Аждаһа янына азатлык сорап баралар. Аждаһа аларга качар өчен ат бирә. Әмма атка ике генә кеше сыя. Димәк, кендек әбисе Аждаһага калырга тиеш була. Бу Салкын кынның беренче корбаны. Икенче корбан – бер күзен байлыкка алыштыра. Өченче корбаны – ыру башының кызын алу бәрабәренә сеңлесен Аждаһага коллыка бирә.

Әле бит Аждаһа биргән кылыч та бар. Әмма дошманнар белән бергә кылыч якыннарын да кыра башлый. “Кире ал кылычны, Аждаһа!” “Кынына тыгып бир!”. Ярый ла, кынын таба алсаң...

Баксаң, Кендек әби сөйләгән күрәзәлек тә балаларны тормышка ышаныч тудырып саклап калу өчен табылган уйдырма булып чыга.

Әле бит риваятьнең тагын бер катламы бар - Куаныч озак еллар дәвамында көмәнле булып йөри. Төшендә күргән Барстан балага узганмы ул, әллә инде башка гөнаһсыз юллары бармы – билгесез. Татар риваятьләрендә мондый балага узулар турында риваятьләр белмим, әмма христиан мәдәниятендә тәрбияләнгән Башкиров татар риваятенә матур гына бу образны кертеп куйган. Менә Куаныч тулгак авырлыкларын кичереп бала таба. Хәер, бала түгел, ә агач Барс.

Спектакль финалында сәхнәдән “Иттифак” җыры яңгырый.

Шәхсән мин “Салкын кын”да “Иблис” белән бик күп параллельләр күрдем. Бу режиссер стиле, почеркы гына түгел, тематик охшашлыклар да иде. Шул ук геройны котыртулар, шул ук үзебезне күрсәткән көзге, шул ук туганнар хыянәте, тегесендә киселгән баш, монысында чокылган күз...

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: “Бу спектакль миңа “Иблис”тән күбрәк ошады. Ничектер җыелганрак. Михаил Башкировны да шәп язылган пьеса белән котлыйсы килә. Режиссер тарафыннан да әзерлек күренә. Спектакльдә мәңгелек тема күтәрелгән. Саха егете Сергей Потапов аны яхшы аңлый. Чөнки проблемаларыбыз уртак. Миңа әлеге спектакльне караган тамашачы бик ошады. Ниһаять, без “Нәүрүз" фестивалендә үз тамашачыбызны әзерләдек. Ул яхшы спектакльләрне аңлый, башыннан ахырына кадәр карый, торып басып кул чаба”.

Әлмәт театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова: “Башка халык өчен эпос язарга мораль хокук бармы дип уйлыйсың. Монда бит сүз безнең турында гына түгел, бөтен кече халыклар турында. Бу көзге һәм без үзебезне күрәбез. Без һәрвакыт гаепне үзебездән алып, башкаларга сылтыйбыз. Мин Минзәлә артистларын танымадым. Яхшы режиссер белән артист үзгәрә”.

Театрның баш рәссамы, спектакльнең сценография авторы Валерий Яшкулов: Үз традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне югалтсак, безне кара квадрат көтә. Без бушлыкта калачакбыз. Малевич кара квадратны беренче бөтендөнья сугышы алдыннан язган. Ул аны хәсрәтне тоеп язган. Сценография шушы бушлыкны тоемлауга корылган иде. Без реквизитлар гына өстәдек. Финалда без телебезне кискәндә дә сөенәбез, түбәтәйләрне өскә чөябез... Безне ексалар да, без торабыз...”

Фотограф, атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Галиев: “Бер кайда да яктылык юк кебек тоела башлаганда шундый гаҗәеп әсәр барлыкка килә. Театрга күз алдында җан керә, яңа формалар һәм идея барлыкка килә. Фотограф буларак, сәхнәдә идеаль композицияне күрү җан рәхәте. Канлы трагедия хисләр ташкынына әверелде. Зал шашып кул чапты”. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100