XXI гасырда татар балалар әдәбияты: Кәҗә белән Сарыктан китәргә кирәк инде!

12 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Татар балалар әдәбиятының бүгенге хәле - татар дөньясында көнүзәк темаларның берсе. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, бу өлкәдәге проблемаларны барлап, үсеш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итү максатыннан, балалар язучыларын җыеп сөйләшү уздырды. Фикерләшү рәвешендә узган бу очрашуда халык язучысы Равил Фәйзуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Шәрапова, Ленар Шәех, Зиннур Хөснияр, китаплар мөхәррире Айсылу Галиева, балалар китаплары дизайнеры Илдар Әюпов катнашты.

Татар балалар әдәбияты ул – Шәүкәт Галиевның Шәвәлие, Роза Хафизованың Кирлемәне, Ләбибә Ихсанованың “Җир астында җиде көн”е, Адлер Тимергалин фантастикасы, Роберт Миңнуллинның “Шигъри тәлгәшләр”е, Батулланың “Кичке әкиятләр”е... Бу әдәбиятта тәрбияләнгән балалар үзләре әниләр һәм әбиләр. Ә XXI гасырның татар балалар әдәбияты ни хәлдә? Бүгенге Шәвәли һәм Кирлемәннәр бармы? 

1 сәгать тә 50 минутка сузылган очрашуда язучылар әдәби процесслардан балалар әдәбиятын таба алмады. 

Данил Салиховтан төп фикер: балаларны чит ил әсәрләреннән тартып ала торган каһарманнар кирәк

Әлеге теманы күтәрү инициаторы булган Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сүзне балалар әдәбиятының артта калуын танудан башлады. Ул балалар әдәбиятының артта калуын илнең 70 ел бикләнеп ятуыннан күрә.

Данил Салихов: Җитмеш елдан артык бикләнеп яткан илдә кинәт кенә чикләр ачылып киткәч, технологияләргә ияреп китүе бик тә авыр. Ул татар халкына гына кагылмый, ул бөтен Россиягә кагыла. Голливуд төшергәннәр өйләребезгә тәгәрәп килеп керде. Без, дөресен генә әйткәндә, бик каты артта калган идек. Безгә хәзер балаларны алар карый торган чит ил әсәрләреннән үзебезгә авыштыра торган геройлар эзләү мөһим. Минем үземнең язучыларның берсе дә кул кушырып утырмый. Барысы да эшлиләр. Минем кебек һәм миннән дә катырак уйланалар дип уйлыйм.

  • Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Айсылу Галиевадан статистика: Татар балалар китаплары әйбәт сатыла. Мәсәлән, 2016 елда чыккан дүрт төр китап кына сатуда калган: Илүсә Нәбиуллинаның “Батыр керпе”се 39 данәдә, Факил Сафинның “Керпенең шәһәргә сәяхәте” 342 данәдә, “Былбыл оясы” – 27 данәдә, Ләбиб Леронның “Әкиятче малай” китабы 27 данәдә калган. 2017 елгылар арасында утыз төр китаптан сигез төр китап калган. Сабый балалар өчен чыккан “Көнгерәләр йөгерәләр” китабы – ул уенчык китап - ике атнага 250 китап сатылган. Балалар китапларыннан 0+, 2+, 3+ әйбәт сатыла. 

Айсылу Галиева үсмерләр өчен бөтен исемлектән нибары бер китап - “Былбыл оясы” гына калганын әйтте. Ул сатуга 300 данә тирәсе чыккан, 27 данә калган.

Данил Салихов: Без хәзер татар халкының үсеш стратегиясе белән шөгыльләнәбез. Аңа акка кызыл белән “Мин - татар” дип язылган. “Без” “мин”гә күчмичә, безнең китаплар да сатылмый, безнең татар балалары да булмый. “Мин” дип йокыдан уянып, балаңа һәм оныгыңа ике куллап тотынасың икән, күрше малаеннан татарча: “Улым, ни хәлләрең бар? Бу машинаң белән ком ташыйсыңмы?” дип сорыйсың икән, шушындый тәрбия алып барасың икән – китап сораучысы да була.

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәраповадан тәкъдим: балалар язучылары татар гимназияләрен шефлыкка алсын!

Йолдыз Шәрапова: Язучылар бердәм тотынып, гимназияләргә десантлар төшерергә тиеш. Һәр татар гимназиясенә бер язучыны беркетергә кирәк. Безнең шикелле бушка эшләүче фанатлары бик күп булмас аның. Бәлки, ниндидер акча да табарга кирәктер шушы акча заманында. Һәр язучының барып йөри торган мәктәбе булырга тиеш. Ул анда түгәрәк алып барырга тиеш. Безнең балалар әдәбиятына килә торган талантлы каләмле яшьләребез юк диярлек. Ике сәгать татар теле укытып кына әдәбиятның киләчәге булырмы икән? Без моны үзебез тотынып хәл итәргә тиешбез.

Язучы, Тукай премиясе иясе Ркаил Зәйдулла: Үсмерләр өчен әдәбиятка һәрвакыт кытлык булды. Без яшь чакта да шулай иде. Хәзер бөтенләй аяныч. Без үскәндә кечерәк балалар өчен “Яшь ленинчы” газетасы чыга, “Ялкын” журналы үсмерләр аудиториясен ала иде. Балалар матбугатына Галимҗан Мөхәммәтшин, Роза Хафизова, Габделхәй Сабитов, Адлер Тимергалиннар яза иде. Хәзер балалар иҗатына мәйдан тарайды. Ихтыяҗ булмагач, язучы язмый. 

Роберт Миңнуллин монда булса, балалар өчен язуы кыенрак булырга тиеш дияр иде. Балалар өчен язган язучыда балалар күңеле һәм аксакал акылы булырга тиеш. Бездә әле андыйлар бар.

Татар әдәбияты аксакалы Равил Фәйзуллин: Хәзер редакцияләр язучыларны тартуны кирәксенми

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин: Һәр зур язучы балалар өчен язуны үзенең бурычы дип санарга тиеш. Рус әдәбиятында да шулай – Пушкиннар, Толстойлар язган, без дә шулай. Тукай да, Муса Җәлил дә, Фатих Кәрим дә язган. Мин 50-60 ел шушы әдәбиятның үзәгендә торган кеше буларак, чагыштыра алам. Бездә балалар матбугатыннан “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере”, “Көмеш кыңгырау” бар. Элек редакциядә язучылар мыжгып тора иде. Язучыларсыз бернинди журнал чыга алмады. Хәзер редакцияләр язучыларны тартуны кирәксенмиләр дә. Вазгыять бик үзгәрде. Заман технологияләрен исәпкә алмыйча мөмкин түгел. Элеккегене хәзергә автоматически күчереп булмый. Хәзер язучылар һәм балалар әдәбиятын чыгаручы журналистлар мәктәпләргә беркетелгән булырга тиеш.

Зиннур Хөснияр Татарстанның саллы предприятиеләреннән балалар китаплары чыгару өчен акча сорый

“Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары филиалы директоры, язучы Зиннур Хөснияр: Безгә конкрет тәкъдимнәр белән чыгарга кирәктер. Мин кичә Татарстан китап нәшриятына кереп балалар китапларын карап чыктым. Анда күзләр камаша – китаплар бар безнең. Ләкин интернет дигән әйбернең басымы шулкадәр көчле. Балалар әдәбиятын саклап калу эшендә бер Татарстан китап нәшрияты гына коткарып кала алмый икән дип уйладым. 

Ике фикер әйтәм. Беренчедән, балалар әдәбияты торышы турында. Егетләр, безнең балалар әдәбияты үлем хәлендә. Кызык түгел. Менә татар китапларындагы шигырьләр. “Чыгып барганда бүлмәдән әйтте пышылдап абый: әле ярый диварларда юыла торган обой”. “Менә хәзер без бергә әүмәкләшеп карда рәхәтләнеп уйнарга чыгыгыз әле, әйдә”. “Бакчага да, мәктәпкә дә иртәрәк кил син, соңга калу тәртипсезлек, балалар белсен, диләр”. Төкерде бала синең мораль укуыңа! Бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. “Күлмәген салып ташлый, яисә елый башлый, аннан үрли кочакка, кәефе килгән чакта”. Аңламадым мин моны. 

Балалар әдәбияты буенча гадәттән тыш хәлләр департаменты ачмасак, без бетәбез. 

Балага бишектән китап тоттырырга кирәк. Без “Салават күпере” китапханәсе дип, балалар өчен кечкенә китаплар чыгарабыз. Заманында тузган торак программасы игълан ителеп, хәллерәк предприятиеләр 1 процент акчаларын күчерәләр иде. Шуның белән Татарстан гаҗәп зур эш эшләде. Бездә егермеләп дәүләт компаниясе бар. Алар “Үзең чыгар, үзең тарат”, дип, акчаларының 0,001 процентын гына редакцияләргә күчерсәләр, “Салават күпере”, “Сабантуй” редакцияләре үзләре шәп китаплар чыгарырлар иде. Редакцияләрдә авторлар мыжгып торган булыр иде. Чит илләрдә балалар китапларын дәүләт чыгармый – банклар чыгара. Безне банкларга беркетеп куярга гына кирәк. Бу – Татарстан китап нәшриятының ипиенә керү түгел, басымга бергәләшеп каршы тору гына.

Яшь дизайнер Илдар Әюпов: “Бу бизнес булырга тиеш”

Үз көче белән балалар китаплары чыгарган дизайнер Илдар Әюпов: Монда яңгыраган фикерләр белән мин килешмим. Мин сиксәненче елларда үскән кеше, ул вакытта да татар балалар әдәбияты җүнле түгел иде. Истә калган әдәбият булмады.

Данил Салихов: Шәүкәт абый Галиевларны кая куясыз?

Илдар Әюпов: Минем әти-әнием милли җанлы кешеләр. Алар миңа татар китапларын укытты. Бер китап та истә калмады. Башка телдәге китаплар истә калды. 

Бездә гаджетлар проблемасы түгел, бездә – әсәрләр проблемасы. Начар әсәрләр иҗат ителә. Басылган китапларның да сыйфаты түбән – әсәр үзе дә, иллюстрациясе дә... 

Белмим – сез аудиторияне ничек күзаллыйсыздыр, әмма ул китаплар аудиториягә туры килми, бала аларны укымый, истә калдырмый. Иллюстрацияләр аларны җәлеп итми. Минем төрле яшьләрдәге өч балам бар. Тукайны бала бренд буларак кабул итә, ләкин хәзер ул әсәрләр эшләми. Ул “Гарри Поттер”ны укый. Хәзерге балаларның клип фикерләве дибез, ә “Гарри Поттер”ның һәр китабы 700 битлек. Аны бөтен дөнья укый. Миллионлаган тираж. Кыскалык кирәкми, яхшы әсәр кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Сез балагызга Гарри Поттер укыйсызмы?

Илдар Әюпов: Без Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларны, Тукайны укыйбыз, “Татармультфильм” мультикларын күрсәтәбез. Болар аны җәлеп итми. Монда әсәрнең сыйфаты проблемасы гына, башка проблема юк. Җүнле әсәр чыгарырга кирәк, конкуренция булдырырга кирәк. Әсәрләр акча китерергә тиеш, сез әсәр эшләгән акчага яшәргә тиешсез. Чөнки “Татарстан китап нәшрияты планына кердек тә, 3 мең тиражны балалар бакчаларына саттык”, дип кенә булмый. Авторларга китап сатудан акча килмәгәч, ул аның сатылуы өчен борчылмый.

Зиннур Хөснияр. Татар язучыларын беркайчан да кешегә санамадылар, аларга җүнле гонорар түләмәделәр. Нишләп, мәсәлән, Ркаил (Зәйдулла - авт.) 3 тиенлек гонорарга балалар өчен 30 тиенлек китап язып утырсын?! 

Илдар Әюпов. Мин “Татнефть”тән акча алыйк та, тагын бер нәшрият ясыйк дигән фикер белән килешмим. Болай да дәүләт акчасына эшлисез. Фикерләрем кискенрәк булса, гафу итегез. Сезнең тагын компанияләрдән акча аласыгыз килә. Бу ничек була инде? Бу бит бизнес булырга тиеш. Конкуренция сыйфатны булдыра. Сез авторлар белән балалар игътибары өчен көрәшкәндә әсәрләрнең сыйфаты арта.

Зиннур Хөснияр. Без бит аны бизнесменнарның балалары өчен эшлибез, туганым. Бюджетны син күпме дип беләсең. Ул бит колхоз сыерының имчәге түгел – аны күпме суырырга була.

Илдар Әюпов. Иң беренче сыйфатлы әсәрләр язарга кирәк. Яхшы әсәрләр акча китерә ала. Авторларга дөнья әдәбиятын укырга кирәк. Балаларга хәзер кәҗә белән сарык кына кирәкми. Аларга башка планеталар, магия кирәк. Безнең хәтта магиясез маҗаралы әсәрләр дә юк бит.

Ркаил Зәйдулла: Хаклык бар аның сүзләрендә...

Данил Салихов: Сез әйткән әсәрләр кайсы илдә язылган? Технология алга киткән илләрдә язылган. Анда фикерләү дә икенче. Җир шары тәгәрмәчендә татар милләте бер кыйпылчык кына. Аңа ияреп китүе бик авыр. Әлбәттә, технологияләр кызык. Мин аларны ачам да, җир шарын күрәм. Горбачев сотовый телефонга аптыраган заманда япон балалары ул телефоннар белән сөйләшеп йөргән...

Илдар Әюпов: Уйламагыз сез аның турында, сезгә Нью-Йорктагы бала кирәкми. Сезнең клиентыгыз – татар баласы. Языгыз да әсәр, карагыз – аңа ошыймы ул. Нигә сезгә андагы технологияләр?

Данил Салихов: Бүгенге көндәге баланы аңларга кирәк – нәрсә тели ул?

Ркаил Зәйдулла: Сүзеңдә хаклык бар, әлбәттә.

Зиннур Хөснияр: Юк анда хаклык.

Ркаил Зәйдулла: Безнең гомумән балалар өчен бәяннәр юк. Без аяныч хәлдә. Ә ни өчен юк соң?

Илдар Әюпов: Языгыз! Сез язмыйсыз бит... Мин бит автор түгел.

40 минут дәвамында каләмдәшләрен сабыр гына тыңлап утырган балалар язучысы Рафис Корбан фикер әйтә: “Татар язучыларының “Доктор Айболит” кебек әсәрләре юк дип уйлыйсызмы? Бар!”

Рафис Корбан: Монда ике төрле сөйләшү бара. Татар балалар китабы һәм татар балалар әдәбияты...

Зиннур Хөснияр: Алар бер үк нәрсә.

Рафис Корбан: Бер үк түгел шул. Безнең балалар әдәбияты бар. Балалар китабын чыгаручылар шул балалар әдәбиятын күрә белми. Бездә балалар китаплары чыгару технологиясе шул кадәрле түбән. Кытайда басылган китапта рәсемнең күзенә бассаң – җырлый башлый. Ул баланы үзе артыннан текстка ияртеп керә. Безнең татарда андый мөмкинлек бармы? Татар язучыларының “Доктор Айболит” кебек әсәрләре юк дип уйлыйсызмы? Бар! Шул ук Шәүкәт Галиевта да бар. Тукай әкиятләрен дә шулай итеп чыгарып була. Китапны ачасың, рәсеме өйгә әйләнә...

Илдар Әюпов: Бу бит инде югары технологияләр түгел, болар бит инде үткән этап.

Рафис Корбан: Юк бит алар бездә.

Илдар Әюпов: 1-2 мең тираж булса, Кытайга заказ бирәсең.

Рафис Корбан: Сез татар әсәрләрен белмисез. Шуңа шулай дисез. Тукай әсәрләре Гарри Поттерны да уздыра, минемчә. Татар баласын тәрбияләүдә Тукайның иҗаты күпкә уздыра.

Илдар Әюпов: Тукайга тимик – ул бар һәм беркая китмәс...

Шул урында Зиннур Хөснияр утырышны ташлап чыгып китте.

"Әсәрләргә тартып кертү җитми"

Данил Салихов: Безнең әсәрләребез борын-борыннан тәрбиягә корылган. Үз көчең белән эшләп табарга, намус белән яшәргә... Без шуның белән яшәгән һәм яшәргә тиешбез дә. Безнең халкыбыз гомер-гомергә тәрбияле булган, олыны-олы иткән, кечене-кече иткән. Ә менә әсәрләргә тартып кертү, технологияләр – безгә җитми. Сез дөрес әйтәсез – без Су анасы, Шүрәлеләрдән бераз читкә китәргә тиеш, яңа геройларыбыз булырга тиеш. Һәр балалар язучысының әдәби процессында “бу аның герое бит” дип гасырлардан гасырларга бара торган әсәрләр булырга тиеш. Әгәр язучы шундый герой табып, баланы үзенә тартып ала икән, ул әдәбият та балалар күңелендә кала.

Ркаил Зәйдулла: 

Әлегә кадәр иң популяр балалар язучысы – Тукай. Бу нормаль хәл түгел. Ул, әлбәттә, бөек. Шүрәле дә, Су анасы да, Кәҗә белән Сарык та... 

Хәзерге вазгыятьтә бала өчен нәрсә һәм ничек язарга? Әле бит пиар да бар. Шул ук “Гарри Поттер”ны дөньяга таратырга бик күп көчләр салынгандыр дип уйлыйм. Пиар ясый белергә дә кирәк. Бу мәсьәләдә без бөтенләй артта калган. Булганын да күрсәтә белмибез без.

Йолдыз Шәрапова: Язучы белән укучы арасын мөмкин кадәр якынайтырга кирәк. Язучыны күрсә, ул аның китабын укый башлый.

Данил Салихов: Язучылар берлегенең мәктәпләрдән кайтып кергәне юк. Бер ел эчендә - 550 мәктәп. Рафис Корбан белән бик күп очрашуларда йөрдек. Мин чыгыш ясыйм, Рафис ясый. Үзләренеке итеп балалар Рафиска сырылалар.

Ркаил Зәйдулла: Язучылар гел йөреп торганга, балалар әдәбияты шулай артта калмадымы икән ул? Язарга да вакыт калмый бит..

Данил Салихов: Язарга вакыт калмый – дөресен әйтергә кирәк. 

Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех балалар әдәбиятында яшьләр булмавын ачып салды

Ленар Шәех: Безнең 20-30 яшьлекләр арасында балалар өчен язучылар юк. 10 елдан ул безгә китереп сугачак. Ул вакытта инде бу мәсьәләне чишү өчен бернинди юл да булмавы ихтимал. Безгә хәзер конкурслар аша сәләтле яшьләрне табып алырга кирәк. Татар әдәбиятында гомер-гомергә остазлык мәктәпләре булган.

Рафис Корбан: Язучыларыбыз күп. Язучылар берлегендә 330лап әгъза бар. Балалар өчен шуның утызы язамы икән? Бездә балалар өчен язган язучыларны кызыксындыру һәм аларның эшләрен бәяләү юк. Менә, мәсәлән, Тукай премиясе бар. Роберт Миңнуллиннан соң аны алган бер балалар язучысы да юк. Резеда Вәлиева тәкъдим ителеп карады. 30 яше җитеп килгән Мәрзия Фәйзуллина бар. Рәшит Бәшәрне тәкъдим итеп карадылар. Җәүдәт Дәрзаман бар иде. Йөзгә кызыллык китерми торган әсәрләр яза торган Йолдыз Шәрапова бар. Безнең үз арабызда да бердәмлек юк. Балалар язучыларына игътибар булырга тиеш. Хөкүмәт тарафыннан балалар язучыларына игътибар булмаса, киләчәктә тагын шул Тукайга һәм Алишка гына ябышып калачакбыз. 

Сорау туа: Игътибар булса, ул гениаль әсәрләрне кем язар иде? Тукай премиясе бирелсә, гениаль әсәрләр туар идеме? Әйтик, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдуллага балалар өчен әсәр язарга алыну өчен нинди игътибар кирәк?

Ркаил Зәйдулла: Мин фэнтези, фантазик әсәрләрне гомумән яратмыйм. Аның кирәк икәнен беләм, балаларның ихтыяҗы зур. Аңа әзерлек кирәк. Менә Рафис Корбан рәхәтләнеп язар иде. Җәлил турында роман урынына шуны язсын иде!

Данил Салихов: Язучы нинди генә жанрда язса да, гениаль әйбер язам дип утыра. Ул шуңа тырыша. “Бу яза алыр иде” дигән әйберне дөрес дип уйламыйм. Заказлы әйбер авыр языла, көтмәгәндә башка килгәне әйбәт языла. Язучы язарга утырганда “шушыны язам да, дөньяны шаккатырам әле”, дип утыра. Шулай эшлибез бит, егетләр! Ну нишлисең, барып чыкса чыга, чыкмаса чыкмый инде ул. Мин идеаль бала тудырам дип булмый бит инде. Болай да була, тегеләй дә була.

Ркаил Зәйдулла: Мин үзем Равил Фәйзуллин нәрсә әйтер икән дип язарга тотынам.

Шул урында әдәбият аксакалы – халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүз алды. Ул язучыларга йомшак кына итеп иждивенчы булырга ярамавын искәртеп куйды.

Равил Фәйзуллин: Бу сөйләшү миңа бик ошады дип әйтә алмыйм. Бераз әдәплелек кирәк: Илдарга ябырылдылар, әнә. Мин тыңлап тордым. Аның сүзләре белән килешмәгән җирләрем дә бар. Ә ул фикерен әйтә. Бөтенебез гениаль әсәр яза, янәсе, дәүләт карасын. Иждивенчылык дигән әйбер бар бездә. Дөнья бит бөтенләй үзгәрде хәзер. Журналлар дибез. Хөкүмәт биргән шушы мөмкинлекне сыйфатлы әсәрләр белән тутыра алмыйбыз, егетләр!

Тәрҗемә әсәрләре актуальме?

Йолдыз Шәрапова: 2016 елда минем ике телдә чыккан “Аппак белән Шапшак” китабы ел китабы исемен алды.

Айсылу Галиева: Рәшит Бәшәрнең русчага тәрҗемә ителгән хикәяләре “Балалар әдәбияты анталогиясе”нә керде.

Равил Фәйзуллин: Тәрҗемә итеүнең нинди бөек максаты бар соң аның? Мин моны актуаль дип санамыйм.

Ленар Шәех: Ул “Менә, без дә бар әле!” дип дөньяга чыгу өчен кирәк.

Данил Салихов: Ул үз казаныбызда гына кайнамас өчен кирәк инде. Милләтнең язучысын күрсәтергә кирәк.

Ркаил Зәйдулла: "Дәүләт программасы кирәк"

Ркаил Зәйдулла: Укучысы булмаса, аның әдәбияты да, димәк, халык үзе дә юкка чыга. Без аның шуңа таба барганын күреп торабыз. Дәүләттә ниндидер программа булырга тиеш. Татар матбугатына дәүләт акча бирми, дип әйтеп булмый. Дәүләткә үпкәләрлек түгел. Ләкин бит ул акча авторларга барып җитми. Хөкүмәт биргән акча язучыга эләкми, ул катнашы булмаган кешеләрнең учында кала. Аны адреслы итеп оештырырга кирәк. Бәлки, балалар әдәбияты мәсьәләсендә конкурслар игълан итәргәдер. Мәсәлән, нишләп фэнтезига конкурс игълан итмәскә?!

Туктагыз әле, Ркаил Рафаилович, Курчак театры бит Пьесалар конкурсы игълан итте. Анда татарча нибары ике әсәр кергән.

Ркаил Зәйдулла: Анда бит кызыксындыру чарасы юк. Бушлай конкурс булмый инде.

Рафис Корбан: Куелу өчен болай да язарга була.

Данил Салихов: Монда балалар язучылары утыра. Арабызда балалар бакчасына барып балалар белән эшләргә әзерләр дә бар. Анда бит акча алып эшләүче тәрбиячеләр бар. Балалар белән алар эшләргә тиеш. Алар анда мохит тудырырга тиешләр. Алар язучыны чакырырга тиешләр. Алар аның өчен хөкүмәттән акча алып эшлиләр. Ә нишләп, мәсәлән, Йолдыз Шәрапова Шаян ТВда катнашып балалар белән эшләп карамый? Язучы телеэкраннар аша баланы тәрбияләп карасын әле.

Равил Фәйзуллин пиар әһәмияте турында әйтте

Равил Фәйзуллин: Хәзер яхшы әйберне дә этмичә генә таратып булмый. Сез моны барыгыз да яхшы беләсез. Әнә, Гүзәл Яхина әсәре буенча кино төшерелә. Күпме шау-шу анда. Аны бөтенесе караячак бит. Элек, бәлки, яхшы әсәр үзеннән үзе таралгандыр. Хәзер алай гына булмый.

Данил Салихов: "Тукай премиясе алгач, бик күпләрнең иҗаты сүлпәнәйде"

Журналист Рәмис Латыйпов: Алиш премиясен аванс белән яшь язучыга бирергә кирәк. Күңеле үссен.

Рафис Корбан: Аны яшькә карап түгел, әйбәт әсәргә бирәләр.

Данил Салихов: Яшь кеше мин шушы премияне ала алырмынмы икән дип үсәргә тиеш. Мин күп еллар язучылар берлегендә эшлим. “Замнар-помнар” булдым, күп еллар карап торам – Тукай премиясе алгач бик күпләре сүлпәнәйде.

Рафис Корбан: Чөнки Тукай бүләген картаеп беткәч бирәләр. Язарлыгы калмагач...

Равил Фәйзуллин: Мин яшь килеш алдым. Туктамадым.

Рафис Корбан: Сезнең кебекләр берәмтекләп кенә.

Балалар китабын бушлай тарату кирәкме?

Рафис Корбан: Мин балалар әдәбияты дигәндә 2 яшьтән 7 яшькәчә баланы күз алдында тотам. Балалар бакчаларына балалар әдәбияты барып җитәдер дип уйламыйм. Татар балалар бакчаларына татар китапларын бушлай бирергә кирәк. Аның кадәр генә безнең Татарстанның байлыгы җитәрлек.

Ркаил Зәйдулла: Бушлай таратуда мәгънә күрмим. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр “ассимиляция фабрикалары” икән, без бернишли алмыйбыз. Бу стенага борчак бәрү генә. Мәктәпләрдә очрашуларда булабыз бит инде. “Катлаулы язасыз, балалар аңламый, диләр”. “Мәтәлчек атуны” аңламаганнар. Әлбәттә, бала өчен гади язарга кирәк. Балалар бакчаларына фәлсәфи әсәрләр кирәкми. Без үзебез Шәүкәт Галиевның Шәвәлиләреннән башлап шулай үстек. Аннары 10 яшьләрдә “Гарри Поттер”га да барып җитәргә була. Әгәр инде бала “мәтәлчек ату”ны да аңламый икән, мин җилкәне җыерырга гына мәҗбүр. Шушы сәясәт дәвам итсә, балалар әдәбияты да булмый, гомумән, әдәбият булмый. Тәкъдимем – милли мәктәпләр булырга тиеш. Балалар матбугатын тергезергә кирәк.

Йолдыз Шәрапова: Балалар матбугатын торгызырга кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Әгәр безнең балалар әдәбияты булган икән, ул “Яшь ленинчы” белән “Ялкын”ның җимеше. Хәзер ул миссия үтәлми.

Соңгы сүз урынына

Айсылу Галиева: Татар китабының язмышы әйбәт булсын өчен без әле бүген классиклар белән чыга алабыз. Илдар Әюпов та дөрес әйтә – татар китапларының бизәлеше бик начар. Аның өчен безгә рәссамнар, бизәүчеләр кирәк. Менә Йолдыз Шәрапованың шушы китабын чыгару өчен рәссамга 90 шигырьгә “подстрочник” ясап бирергә туры килде. Татарча белә торган рәссамнар юк дәрәҗәсендә. Хәзер Роберт Миңнуллин китабын әзерлибез. Рәссам өчен подстрочник ясап утырабыз.

Ленар Шәех: Балалар әдәбиятын рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итеп бастырырга кирәк. Рус телендә ул Мәскәүдә чыгарга тиеш. Инглизчә икән –Лондонда басылырга тиеш. Шуны максат итеп куеп эшләргә кирәк. Бу балалар язучыларына танылу алып киләчәк. Кеше татарча язып та танылып булганын аңлаячак. Стимул булачак.

Илдар Әюпов. “Балалар әдәбияты тәрбияләргә тиеш”, дигән фикер яңгырады. Минемчә, татар әдипләре ниндидер абстаркт татар балалары өчен - Галиәсгар Камал вакытындагы татар балалары өчен яза. Хәзерге бала ул бөтенләй башка. Ул Төркиягә барып килгән, ул Европага, Америкага барып килгән. Минемчә, аны татар парадигмасына кертү... тыйнак, дини... нишләп без һаман шул парадигмага кертәбез татар баласын? Аудиторияне күзалларга кирәк! Әдип баланы күз алдында ясап куйды да, шул балага яза.

Ркаил Зәйдулла: Яңа юллар эзләргә кирәк. Балалар белән аралашып яшәгән кеше генә аның ихтыяҗын белә. Бәлки, укытучылардан балалар әдәбиятына өлеш керер дип өметләнәм.

Рафис Корбан: Гарри Поттерны да гомер буе китапханәдә эшләгән кеше язган.

Ркаил Зәйдулла: Балаларга язу өчен фидакарь булырга кирәк. Акча эшли алмыйсың. Безнең язучылар китап язган акчага яши алмый. Барысы да фидакарьлектән тора. Шуңа да балалар әдәбиятына яшьләр килми.

Рафис Корбан: Балалар китабы чыгару өчен финансларны арттырырга кирәк.

Данил Салихов: Мин безнең телевидение язучыларга вакыт бирергә тиеш дип уйлыйм. Бу язучылар өчен ринг булыр иде.

Ркаил Зәйдулла: Балалар өчен каһарманнар кирәк. Бүгенге заман персонажлары – Алишның Нечкәбиле, әкиятләрдәге Алпамшалар кебек персонажлар кирәк.

P.S

14 яшьлек татар баласыннан татар әдәбияты турында фикерен сорадым. “Алар яхшы язалар, ә без укымыйбыз икән – димәк, без начардыр”, - диде татар кызы. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Исламия Мәхмүтова Хәлил Мәхмүтовка багышлап шигырь язган: "Картаеп беткәнче, әби белән бабай булып, бергәләп йөрербез дип уйлаган идем"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хәлил Мәхмүтовны искә алды.  Коллегалары Татарстанның халык артистының соңгы көннәрен, аның белән уйнаган ролләрен искә төшерде.

Мәдәният

XXI гасырда татар балалар әдәбияты: Кәҗә белән Сарыктан китәргә кирәк инде!

Татар балалар әдәбиятының бүгенге хәле - татар дөньясында көнүзәк темаларның берсе. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, бу өлкәдәге проблемаларны барлап, үсеш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итү максатыннан, балалар язучыларын җыеп сөйләшү уздырды. Фикерләшү рәвешендә узган бу очрашуда халык язучысы Равил Фәйзуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Шәрапова, Ленар Шәех, Зиннур Хөснияр, китаплар мөхәррире Айсылу Галиева, балалар китаплары дизайнеры Илдар Әюпов катнашты.

Мәдәният

Данил Салихов: “Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел”

"Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов драматургиянең бүгенге хәле, Язучылар берлегенең эшчәнлеге, Интернеттагы активлык, татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү турындагы сорауларга үз фикерен белдерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла